Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чын сайлау нинди булырга тиеш?


Сайлауны нәрсә чын сайлау итә?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:47 0:00

17-19 сентябрь Русия думасына сайлау үтә. Быел да ул оппозицияне һәм бәйсез медианы рәхимсез бастыру шартларында уза. Азатлык чын сайлау нинди булырга тиеш дигән сорауга видео аңлатма әзерләде.

Соңгы елларда актив эшчәнлек алып барган һәм сәясәткә хәтта яшьләрне җәлеп итә алган Навальный штабларын Русия хакимияте "экстремист" һәм "ят агент" дип атады. Аларга теләсә нинди теләктәшлек күрсәткән сәясәтчеләргә төрле киртәләр тудырыла, алар сайлауга уза алмый.

"Медуза", "Дождь", Азатлык кебек бәйсез медиа чаралары "ят агент" дип тамгаланды, бу аларның эшен нык катлауландыра.

Дмитрий Гудков, Андрей Пивоваров кебек сәясәтчеләргә каршы җинаять эшләре ачылды, күбесе Русиядән китәргә мәҗбүр ителде.

Бу хәлләр күпләрдә сайлауга ышанычны киметә, аның легитим булуына шикләр тудыра.

Сайлауны нәрсә ышанычлы итә? Азатлык аның төп билгеләрен барлады.

1. Тигез конкуренция. Сайлауда теләгән һәр кеше катнаша һәм сайлана алырга тиеш.

Әйтелгәнчә, быелгы сайлауда катнашырга теләгән бәйсез оппозициягә күпсанлы киртәләр куелды, оешмалары тыелды, вәкилләре нигездә сайлауга уздырылмады.

2. Бар намзәтләргә дә үз карашларын киң халыкка җиткерү өчен бертигез мөмкинлекләр булдырылырга тиеш.

Русиядә андый мөмкинлекләр нигездә курчак федераль партияләргә, бигрәк тә хакимияттәге партиягә генә бирелә.

3. Сайлау процессы бәйсез күзәтүчеләр, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре өчен дә ачык булырга тиеш.

Элекке елларда Русия сайлауларына күзәтүчеләрне күпләп әзерләгән "Голос" оешмасы да быел "ят агент" дип тамгаланды. Быелгы сайлауда Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) күзәтүчеләре дә булмаячак, оешма Русия хакимияте керткән квоталар җитәрлек түгел дип саный.

4. Тавышны санау гадел, үтә күренмәле булу шарт. Моның өчен видеокүзәтү кебек ысуллар да киң кулланыла ала.

2020 елдан Русия хакимияте өч көнлек тавыш бирү тәртибен кертте. Белгечләр бу практика тавыш бирүдә һәм аны санауда хәрәмләшүләргә юл ача дип саный, төнлә, мәсәлән, "кирәкле" тавышлар өстәлә ала. Видеокүзәтү дә быел бөтен кулланучыларга ачык түгел, аларны фирка вәкилләре генә карый алачак.

Дума сайлаулары Русиядә авторитаризм шартларында уза. Ә демократик таләпләр үтәлмәгән очракта сайлау гомумән кануни була алмый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG