Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" Маҗарстанга газны Украина аша җибәрүне туктатты


Европада газның биржа бәясе сентябрь ахырында беренче тапкыр бер куб метры өчен бер мең доллардан артып китте һәм ул артуын дәвам итә.

"Газпром" 1 октябрьдән Маҗарстанга табигый газны Украина аша җибәрүне туктатты. Бу хакта "Оператор ГТС Украины" хәбәр итте.

1 октябрьдән Маҗарстан белән Русия арасында яңа килешү гамәлгә керде. Ул "Төркия агымы" һәм көньяк-көнчыгыш Европа илләре торбалары аша газ җибәрүне күз уңында тота. Украинаны узып газ җибәрү турындагы килешү 15 елга төзелгән.

Украина әлеге килешүне төзүне тәнкыйтьләп чыкты. "Оператор ГТС Украины" башлыгы Сергей Макогон Европада газга бәяләр котырып үскәндә "Газпром" Европага газ маршрутларын монополияләштерә дип белдерде. Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русия килешү йөкләмәләрен үти, берни дә бозмый дип әйтте.

Европада газның биржа бәясе сентябрь ахырында беренче тапкыр бер куб метры өчен бер мең доллардан артып китте һәм ул артуын дәвам итә. Ел башыннан газ бәясе якынча дүрт тапкырга артты.

Бәяләр арту сәбәпләренең берсе дип экспертлар 2020 елда кышның салкын килүен һәм җәй чамадан тыш эссе булуын атый. Европа берлеге һәм Британиядәге газ склау урыннары дүрттән өч өлешкә генә тулы. Бу соңгы 10 ел эчендә иң түбән дәрәҗә.

РБК искәртүенчә, бәяләр артуына Украина аша транзит өчен сентябрьгә өстәмә куәтләр аерып алу аукционнары нәтиҗәләре дә йогынты ясаган. Европа парламенты "Газпром"ны газ базарына басым ясауда шикләнә. Русия ширкәте газ җибәрүне арттырырга тырышуын белдерә. Мәскәү бәяләр "Төньяк агым - 2" газүткәргече эшләп киткәч көйләнер дип ышандыра. "Төньяк агым - 2" төзелеп беткән, ләкин әлегә кулланылышка тапшырылмаган. Сертификатлаштыру эше 8 сентябрьдән башланып дүрт ай дәвам итәргә мөмкин. Әлеге газүткәргечкә АКШ, Украина һәм Европа берлегенең кайбер илләре каршы булган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG