Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләткә хыянәттә гаепләнүче Илья Сачковка изоляторда хат алышуны тыйганнар 


Илья Сачков
Илья Сачков

Шул сәбәпле ул нәрсәләргә ихтыяҗы булуын хәбәр итә алмый. Сачковның җылы киемнәргә, гигиена кирәк-яракларына, бәлки дә даруларга ихтыяҗы бар диелә.

Дәүләткә хыянәт эше нигезендә кулга алынган Group-IB ширкәтенә нигез салучы Илья Сачков "Лефортово" тикшерү изоляторындагы шартлардан зарланган. Өлешчә алганда, аңа хат алышуны тыйганнар. Бу хакта Мәскәү иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Александр Хуруджи хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, бер кешелек камерада калучы Сачковның "тулысынча тышкы дөнья белән элемтәсе киселгән": аңа "газетлар килми, телевидениесе юк, чөнки эшләми, аңа хатлар барып җитми".

Сачков тикшерү изоляторына 25 хат килүен, әмма аларны укырга рөхсәт бирмәүләрен, шулай ук үзенең дә 17 хат җибәрергә тырышуын, әмма аларның адресатларына тапшырылмавын сөйләгән. Мәскәү иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы сүзләренә күрә, Сачковның җылы киемнәргә, гигиена кирәк-яракларына, бәлки дә даруларга ихтыяҗы бар. Моннан тыш, ул авыруы булу сәбәпле диетик ризыклар кирәклеген әйткән. Изоляторда тоту кагыйдәләрендә бу каралган, әмма Сачков үзенә мондый ризыкларны бирмәүләреннән зарланган.

Александр Хуруджи гаепләнүченең хәле турында да сөйләгән. Сачков "шок хәлендә", әле дә үзе белән ниләр һәм нәрсә өчен булуын аңламавы күренә, шулай да кыйналудан соң калган эзләре юк һәм "тышкы яктан тыныч, акыллы күренә", дигән ул. Шул ук вакытта, Сачковка адвокатының кем булуын әйтүне тыйганнар.

29 сентябрьдә Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе Group-IB ширкәтенә нигез салучы Илья Сачковны ике айга сак астына җибәрде. Аңа дәүләткә хыянәт итү турында гаепләү белдерделәр. Сачков гаебен һәм чит дәүләтнең күзләве белән хезмәттәшлек итүен танымый.

Алданрак Дәүләткә хыянәт итү эше нигезендә гаеләнгән һәм бер елдан артык Мәскәүнең "Лефортово" тикшерү изоляторында утырган "Коммерсантъ" һәм "Ведомости"ның элеккеге хәбәрчесе Иван Сафроновка да хат алышу тыелганлыгы хакында хәбәр ителгән иде. Туганнары бер ай буе аннан хат алмаган. 4 октябрьдә булган җәза чарасын озайту турындагы мәхкәмәдә Сафронов үзенә дә хатларның килми башлавын хәбәр иткән. Адвокаты сүзләренчә, Сафроновка хатлар килүе турында хәбәр итсәләр дә, аларны тапшырмыйлар. Журналистның апасы язышуны тыюларын басым ясау төре дип санавын белдергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG