Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең тикшерү изоляторында утырган журналист Иван Сафроновка хат алышуны тыйганнар 


Иван Сафронов
Иван Сафронов

Ул дәүләткә хыянәт итү эшендә гаепләнеп узган елның җәендә кулга алынган иде. Тикшерү изоляторы идарәсенә журналист җибәргән һәм аңа килгән бөтен хатларны тартып алырга кушылган.

Дәүләткә хыянәт итү эше нигезендә гаеләнгән һәм бер елдан артык Мәскәүнең "Лефортово" тикшерү изоляторында утырган "Коммерсантъ" һәм "Ведомости"ның элеккеге хәбәрчесе Иван Сафроновка хат алышу тыелган. Бу хакта BBC-ның рус хезмәте хәбәр итә.

Басма мәгълүматына күрә, тикшерү "Лефортово" хакимиятеннән Сафроновка хатлар тапшырмауларын таләп иткән.

Узган елның җәендә тоткарланган вакытта "Роскосмос" башлыгы киңәшчесе вазифасында булган журналист Иван Сафроновның туганнары бер ай буе аннан хат алмаган. 4 октябрьдә булган җәза чарасын озайту турындагы мәхкәмәдә Сафронов үзенә дә хатларның килми башлавын хәбәр иткән.
Алданрак Сафронов "Новая газета"га тикшерү изоляторында утырган вакытта 2000нән артык хат алуын һәм 1600дән артык хат җибәрүен хәбәр иткән иде.

Сафроновның адвокаты сүзләренә күрә, август аенда аның эшен тикшерүче Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) полковнигы Александр Чабан "Лефортово" хакимиятенә журналист җибәргән һәм аңа килгән бөтен хатларны тартып алырга кирәклеген әйтеп хат юллаган булган.

Сафроновка хатлар килүе турында хәбәр итсәләр дә, аларны тапшырмыйлар. Журналистның апасы язышуны тыюларын басым ясау төре дип санавын белдергән. Сафронов шулай ук берничә мәртәбә туганнарына шалтыратырга һәм алар белән күрешергә теләгән, ләкин тикшерүче рөхсәт бирмәгән.

Иван Сафронов Русия саклану-сәнәгать комплексы һәм хәрби каршылыклар турында яза иде. Аны Чехиянең махсус хезмәтләренә сер булган белешмәләрне тапшыруда гаеплиләр. Шул ук вакытта нинди белешмәләр турында сүз баруы билгесез – эш яшерен алып барыла. Гаепләүләрнең нечкәлекләре турында хәтта Сафронов үзе дә белми. Ул гаебен танымый һәм җинаять эзәрлекләве журналист эшчәнлегенә бәйле, дип саный.

Иван Сафроновны сак астында тотуның мөддәте 7 гыйнварга кадәр озайтылган, ул чакта аның кулга алынуына ел ярым тулган була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG