Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсмиләр Чаллыда булган шартлауда зыян күрүчеләрнең хәлен аңлатты


Бер кешенең гомере өзелгән. Ике кешенең язмышын федераль үзәк табиблары хәл итә.

Чаллыда торак йортта булган шартлаудан зыян күрүчеләрнең хәле билгеле булды. Бу хакта, бүген, 26 октябрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистларга сөйләде. Аның сүзләренчә, бер хатын-кыз үлгән. Өч кеше зур зыян күргән.

"Кызганыч, без бер кешене коткарып кала алмадык. Ул хастаханәгә клиник үлем хәлендә китерелде. Мин рәсми төстә әйтәм: табиблар кулыннан килгәннең барысын да эшләде, ләкин без Ходай түгел. Ул хатын-кыз үлде. 2010 елгы баланың гомеренә куркыныч янамый, ул Чаллы балалар хастаханәсенә күчерелде", диде ул.

Хәзер 17 яшьлек яшүсмер белән 70 яшьлек ир-ат Казанга күчерелгән. Алга таба дәвалауны федераль үзәк белгечләре билгеләячәк.

"2004 елгы бала балалар республика клиник хастаханәсенә күчерелде. Хәзер алга таба дәвалау турында федераль үзәк белән киңәшләшү бара. 1951 елгы зыян күрүче республика клиник хастаханәсенә күчерелде. Казанга күчерү тотрыклы булды. Хәзер Русия сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре белән киңәшләшү бара.

Фараз ясый алмыйм. Без аларның гомерен саклап калу һәм инвалид калдырмау өчен барысын да эшлибез. Дәвалану озакка барачак, чөнки баланың умыртка сөягенә һәм оча сөягенә зур зыян килгән. Өлкән кеше 85 процентка пешкән", диде Марат Садыйков.

Газ шартлау 25 октябрь көнне Чаллының Татарстан урамында урнашкан биш катлы йортның дүртенче катында булды. Дүртенче һәм бишенче катларда алты фатир җимерелгән, аларда 14 кеше яшәгән. Шартлау булган фатирның 70 яшьлек хуҗасы газ торбасына үзлегеннән тоташкан булган, түләмәгән өчен аның газын 11 ел элек үк өзгәннәр, дип яздылар тикшерүгә сылтанып.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG