Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рус теле институты 2021 ел сүзләре дип "спутник", "Әфганстан" һәм "Төньяк агым"ны атады


Спутник V вакцинасы
Спутник V вакцинасы

2021 елда ешрак кулланыла башлаган сүзләр арасында Пушкин институты "җанисәп", "импичмент", "QR-код", "антиваксер", "сайлаулар", "яллар" һәм "үлем" сүзләрен дә аерып алган.

Русиядә 2021 ел сүзе дип "спутник" танылган. Бу хакта А.С. Пушкин исемендәге рус теле дәүләт институты игълан итте.

"Анализлар нәтиҗәсендә беренче урынга "спутник" сүзе чыкты. 2021 елда аны элеккеге белән чагыштырганда тугыз мәртәбә ешрак куллана башлаганнар. Бу сүз Русия вакцинасы белән ныклы бәйләнештә, аны куллану ешаюы исә вакциналау һәм Русия вакцинасын чит илдә тану темасына киң фикер алышуларга бәйле, дип белдергән институтның матбугат хезмәте. Бу хакта ТАССхәбәр итә.

Икенче урында "Әфганстан" ("Афганистан") сүзе тора. Ил хакимиятенә "Талибан" хәрәкәте (Русиядә эстремист оешма дип танылган һәм тыелган) килү белән бәйле вакыйгалар сәбәпле сүзне 6,5 тапкыр ешрак куллана башлаганнар.

"Әфганстан темасына Русия бик сизгер, чөнки күпләр анда совет гаскәрләрен кертү һәм чыгаруны яхшы хәтерли. Яңалыклар тасмасы Русия (киңрәк алганда рус телле) җәмгыятьнең йоклаган җәрәхәтенә кагылды, шуңа бу бик көчле реакция тудырды" дип сөйләгән "Ел сүзе" ("Слово года") проекты җитәкчесе, филология фәннәре докторы Михаил Осадчий.

Еш кулланылуы ягыннан өченче урында "Төньяк агым" ("Северный поток") сүзтезмәсе тора. Ул Балтыйк диңгезендә "Төньяк агым - 2" газүткәргечен түшәү, шулай ук октябрьнең төп темасы булган газ кризисы аркасында кулланылышка кайтты дип аңлаткан Осадчий.

2021 елда ешрак кулланыла башлаган сүзләр арасында Пушкин институты "җанисәп" ("перепись"), "импичмент", "QR-код", "антиваксер", "сайлаулар" "(выборы"), "яллар" ("нерабочие дни") һәм "үлемнәр саны" ("смертность") сүзләрен дә аерып алган.

2020 елда Пушкин исемендәге рус теле институты ел сүзләре диеп "үзизоляция" һәм "обнуление"не атаган иде.

Оксфорд сүзлеген төзүчеләр белдерүенчә, 2021 елның сүзе булып "vax" сүзе тора. Бу vaccine (вакцина) сүзенең һәм аннан килеп чыккан вакциналау, вакцина ясату кебек сүзләрнең кыска төре.

"Бу елның атмосферасын "vax" сүзеннән дә яхшырак чагылдыра алырдай сүз юк", быел аны узган ел белән чагыштырганда 72 тапкырга ешрак кулланганнар, диелә сүзлек сайтында.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG