Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Шанинка ректоры Зуевны йорт сагыннан тикшерү изоляторына җибәргән  


Сергей Зуев
Сергей Зуев

Карар прокуратураның мөрәҗәгате нигезендә чыгарылган. 29 октябрьдә Зуев һипертония кризы белән хастаханәгә кергән иде, аның йөрәгенә берничә мәртәбә операция ясалган. 

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе прокуратураның үтенеч мөрәҗәгате нигезендә Мәскәүнең социаль һәм икътисади фәннәр югары мәктәбе (Шанинка) ректоры Сергей Зуевны сак астында тоту карарын үзгәрткән һәм аны йорт сагы урынына тикшерү изоляторына җибәргән.

Зуев 11 октябрьдә һипертония кризисыннан соң хастаханәдә яткан хәлендә тоткарланды һәм йорт сагына җибәрелде. 19 октябрьдә аңа 21 миллион сум күләмендә урлау турында гаеп белдерелде. Тикшерү фаразына күрә, ул җитәкләгән югары уку йорты Мәгариф үсешенең яңа формалары исемле дәүләт фондыннан эшләр башкару өчен акча алган, әмма килешүне үтәмәгән. Зуев гаебен танымый.

Мәскәүнең Тверь районы мәхкәмәсе аны йорт сагына җибәрде, шуннан соң аның йөрәгенә операция ясалды. 29 октябрьдә Зуев кабат һипертония кризисы белән хастаханәгән эләкте.

Алданрак Русиянең 240тан артык фән һәм мәгариф вәкиле баш прокурор Игорь Красновтан Сергей Зуевны йорт сагыннан тикшерү изоляторына күчерү таләбен гамәлдән чыгаруны сораган иде.

Мөрәҗәгать авторлары Зуевның сәламәтлеккә кагылышлы җитди проблемнары булуын искәрткән иде. Ул инде өч операция кичергән, соңгысы кулга алынганнан соң ясалган диелде мөрәҗәгатьтә. Бу хәлдә аны сак астына алу – тикшерү мәнфәгатьләренә җавап бирми, аңа басым чарасы булып тора, дип саный мөрәҗәгатьне язучылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG