Accessibility links

Кайнар хәбәр

Глобальләшү чорында милли телләрне ничек саклап калырга?


Төрле илләрдә сан белән икенче урында торган телләр харитасы

11-13 ноябрь Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институты тел сәясәте һәм телләрне саклауга багышланган халыкара конференция оештырды. Азатлык чарада яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итә.

Онлайн конференция 2019 елдан бирле ел саен уздырылып килә торган лингвистик форумнар сериясе кысаларында узды. 2019 елдагы форум асаба халыклар телләренә, 2020 елдагысы милли телләрдә ясалма интеллект куллануга багышланган иде. Быелгы форумның темасын оештыручылар җәмгыять һәм дәүләтнең тел сәясәте проблемнарына, аеруча телләр төрлелеген саклау проблемнарына игътибары артуы белән аңлатты.

Өч көн дәвамында лингвистлар һәм тел активистлары Русиядәге телләрнең торышы, тел сәясәте турында фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты. Чыгышларда глобальләшү күренешләренең азчылык телләргә йогынтысы, тел экологиясе, Русиядәге телләр исемлеген төзү әһәмияте темалары күтәрелде. Шулай ук "За языки РФ", "Страна языков" кебек иҗтимагый оешмаларның да эшчәнлеге искә алынды.

Азатлык конференциядә яңгыраган чыгышларның татар теленә, Татарстандагы тел сәясәтенә кагылышлыларын барлады.

Тел активистлары, җәмгыять һәм рәсми сәясәт – параллель дөньялар

Спикерларның берсе – НИУ-ВШЭ фәнни хезмәткәре Влада Баранова әйтүенчә, соңгы елларда Русиянең миноритар телләренә ярдәмгә юнәлтелгән иҗтимагый башлангычларның актив үсеше аерата сизелә. Бу инициативалар тел үсешенең төрле стадияләрендәге телләргә һәм төрле юнәлешләргә карый: яңа язмача текстлар, документлар булдыру, белем бирү, миноритар телләрнең күз уңына эләгүен ешайту, аларны тел ландшафтында (Alòs i Font 2019) чагылдыру, телне музыка яки видеопроектлар аша популярлаштыру.

Влада Баранова
Влада Баранова

Мондый проектларда катнашучылар, кагыйдә буларак, яшьләр яки урта яшьтәге кешеләр, онлайн сүзлекләр булдыру өчен җитәрлек дәрәҗәдә цифрлы белемгә ия булган яки мәдәниятнең популяр формалары – рэп, стендап, комикслар белән кызыксынучылар. Кайбер активистлар телне гаиләдән читтә үзләштергән "яңача сөйләүчеләр" исәбенә керә, мәсәлән, белем бирү системы яки мөстәкыйль рәвештә телне үзләштерүчеләр. Аларның танышуы һәм телне яңадан торгызу буенча уртак эшчәнлеге аларга миноритар телдә аралашырга мөмкинлек бирә, ләкин шул ук вакытта аерым мохит тудыра.

Телне саклау проектларының уңышлы булуы, беренчедән, аларның җәмгыять тарафыннан тулаем кабул ителүенә, икенчедән, тел сәясәтенең рәсми чараларын гамәлгә ашыручы институтлар ярдәменә бәйле. "Яңача сөйләүчеләр"гә тәнкыйть белән караган җәмгыять икегә бүленә һәм бу телне саклау бурычын катлауландыра. Һәм, киресенчә, бу ике якның бергәләп эш итүе, үзара бәйләнеше яшь активистларның телен баетырга һәм миноритар телләрне төрле өлкәләрдә куллануда ярдәм итүче яңа проектлар өчен мохит тудырырга мөмкинлек бирә. Төбәк дәрәҗәсендә рәсми тел сәясәте һәм тел активистларының эшчәнлеген килештерү мәсьәләсе шулай ук төрлечә хәл ителә.

Тел канунының хәзерге халәте

Хокукчы Иляна Вәлиуллина хәзерге Русиядә тел кануннары үсеше тенденцияләрен, шул исәптән милли телләренең төрле өлкәләрдәге – мәхкәмә, идарә, мәгариф һәм башка тармаклардагы кулланышын өйрәнә. Галимә тел хокукларын камилләштерүдә дәүләт хакимияте органнары кабул иткән чараларның йогынтысын анализлый. Бу яктан спикерның игътибарын күбрәк Дагыстан, Калмыкстан, Карелия, Татарстан, Тыва һәм Чечня республикалары җәлеп иткән. Хәзерге тел хокукында яшәп килгән кимчелекләр исәбенә Вәлиуллина федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә кабул ителгән тел кануннарының тәңгәл килмәвен атады. Региональ хокукый актларның күбесе федераль кануннарга нигезләнсә дә, "Русия Федерациясе халыклары телләре турында" федераль канунга үзгәрешләр кертү кирәк дип саный юрист.

Бу урында ирексездән хәтергә Тел белеме институтының башка бер чарасында шулай ук хокук фәннәре кандидаты, федераль мәгариф кануннары үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Дмитрий Бондаренконың республикаларның дәүләт телләрен бетереп, андагы милли телләргә "региональ тел" статусы гына калдыру тәкъдиме искә төшә.

Шәһәрнең тел ландшафты

КФУ филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының "Мультилингваль шәһәрләр ландшафты түгәрәге" такымы (Елена Варламова, Алина Әбсәләмова, Антон Грязных) Казанның лингвистик ландшафты мисалында телләр төрлелегенең шәһәрдәге сәүдә нокталарында, белдерүләрдә, юл күрсәткечләрендә, реклам такталарында, эргонимнарда чагылышын күрсәтте.

КФУ филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының "Мультилингваль шәһәрләр ландшафты түгәрәге" такымы
КФУ филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының "Мультилингваль шәһәрләр ландшафты түгәрәге" такымы

Түгәрәк әгъзалары республика телләренең Казан ландшафтындагы кулланышын Google харитасына билгеләп бара. Тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, рәсми дәүләт теленнән тыш, үзәктәге урамнарда инглиз теле дә кулланыла. Эргонимнарда (даруханә, кибет кебек язмаларда) һәм рекламда татар теленең кулланылышы өченче урында, шулай да туристлар күп йөри торган урыннарда татар тарихына һәм мәдәниятенә кагылышлы атамалар еш очрый: "Ногай" кунакханәсе, "Токмач", "Башкала" кафелары (бу урында спикер Әбсәләмова бизнес атамаларында рус мәдәниятенә дә татар теле белән тигез күләмдә игътибар ителсен иде дип теләк белдерде).

Шулай ук икетеллелек канунын стихияле рәвештә кулланучы тармакларда рус теленең өстенлек итүен Елена Варламова эшмәкәрләрнең бу канунга мөнәсәбәте белән аңлатты: ике телнең дә кирилл имласын куллануы аркасында татар телендәге текстны аңлаган кешенең рус телен дә аңлавын күздә тотып, эшмәкәрләр бер үк әйберне ике тапкыр язарга теләми.

Татарстан телләренең менталь харитасы

Тагын бер төркем – Айгөл Йосыпова, Павел Михайлов, Елизавета Крюкова, Кристина Зубарева (НИУ ВШЭ, 2 курс) Татарстанның телләр һәм диалектлар харитасын тәкьдим итте.

Харита булдырудан тыш, әлеге төркем республика халкы белән Татарстандагы тел сәясәтенә һәм тел төрлелегенә мөнәсәбәт темасына сораштыру уздырган. Сораштыруда Татарстан шәһәрләре генә түгел, татарлар яшәгән башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә катнашкан: Мәскәү, Уфа, Пенза, Шымкент һәм башкалар. Күпчелек респондентлар татар телен өлкән буын белән аралашу өчен, икенче бер төркем дуслар белән аралашуда гына яки даими рәвештә, тагын бер төркем шаяру өчен куллана. Сораштырудан билгеле булганча, авыл җирлегендә татар телен кулланучылар шәһәр җирлегеннән күбрәк. Җавап бирүчеләр шулай ук татар телен саклау инициативалары җитми дип саный. Татар теленең урта мәктәпләрдә укытылуы турындагы сорауга җаваплар да игьтибарга лаек: 90 проценттан артык респондентлар татар теле мәктәптә укытылырга тиеш дип саный, шуларның 69 проценты моның ихтыяри булуы яклы. Студентлар бу тикшеренүне алга таба да дәвам итәргә тели.

Телләр харитасын булдыруда 2010 елгы җанисәп мәгълүматы да кулланылган. Студентлар хаританы даими рәвештә яңа чыганаклар белән тулыландырырга планлаштыра. Татарстан территориясендә кулланылучы телләрдә кызыклы проектларны харитага һәркем өсти ала.

Медицинада татар теле кулланыламы?

Конференциядә, гомуми кулланылыштан тыш, телнең аерым тармакларда кулланылышы да искә алынды. Мәсәлән, медицина өлкәсендә телнең кулланышы ни дәрәҗәдә? Әлеге сорауга җавапны НИУ-ВШЭ вәкилләре Айгөл Йосыпова, Влада Баранова, Павел Михайлов эзләгән. Алар татар теленең медицина өлкәсендә никадәр актив кулланылуын ике юнәлештә: массакүләм мәгълүмат чаралары аша һәм респондентлар белән телдән интервью үткәрү юлы белән өйрәнгән. Галимнәр, аерым алганда, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә татар телендә COVID-19 турында мәгълүмат бирүгә игътибар иткән. Авторлар фикеренчә, COVID-19га охшаш кризислар җәмгыятьтә булган бүленешне тагын да көчәйтә. Кризис шартларында тел мәгълүмат тарату чарасы гына түгел, ышанычлы мөнәсәбәтләр төзү һәм кайгыртучанлык күрсәтү ысулы да булып тора. Медицина өлкәсендә актуаль тел вазгыятен һәм туган телдә аралашуда татар телен белүчеләргә ихтыяҗны билгеләр өчен республиканың ике шәһәрендә - Казан һәм Чаллыда төрле яшьтәге кешеләр белән 40ка якын кыска вакытлы интервьюлар уздырылган һәм аларның нәтиҗәләре чагыштырылган.

  1. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәтүенчә, сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә татар теленең кулланылышы өстенлек алып тормый. Төп аралашу теле булып урыс теле тора.
  2. Медицина персоналы белән аралашу телен сайлау үзара мөнәсәбәтләрнең иерархиясеннән тора. Нәтиҗәдә аралашу телен медперсонал сайлый булып чыга, чөнки табиб-авыру мөнәсәбәтләрендә табиблар югарырак позициядә тора.
  3. Ситуатив контекстта медицина хезмәткәрләренең татар теленә өстенлек бирүе пациент белән ышанычлы мөнәсәбәтләр төзергә мөмкинлек бирә.
  4. Респондентларның күпчелеге COVID-19 профилактикасы һәм вакцинация чаралары турында татар телендәге мәгълүматның булмавын раслаган.

Медицина темасына, шул исәптән пандемия белән бәйле лексиканы да кертеп, мәкаләләрдә сүзләрнең төп ике төре ачыкланган: алынмалар (вакцинация, коронавирус) һәм калькалар (антитәнчекләр). Медицина дискурсы һәм халыкка сәламәтлек мәсьәләләре турында җирле телләрдә мәгълүмат бирү кризис чорында бигрәк тә игътибар таләп итә, чөнки нәтиҗәле аралашу халыкның сәламәтлеге һәм иминлеге белән турыдан-туры бәйләнгән, ди авторлар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG