Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә узган тәүлектә коронавирустан 1251 кеше үлгән 


Аларның 33е – Башкортстанда, дүрт очрак исә Татарстанда теркәлгән. Бу — хакимият биргән рәсми саннар. Пандемия аркасында быел Дәүләт Кремль сараенда балалар өчен уздырыла торган традицион Яңа ел тамашасын үткәрмәячәкләр. 

Русиядә икенче көн рәттән COVID-19дан үлүчеләр санының пандемия башыннан иң югары күрсәткечләре теркәлә. Оператив штаб мәгълүматына күрә, 18 ноябрь иртәсенә коронавирустан 1251 кеше үлгән. Кичә 1247 үлүче турында хәбәр ителгән иде. Ноябрь башыннан бирле бу рекордлы күрсәткеч җиденче мәртәбә яңара.

Илдә соңгы тәүлектә коронавирус йоктырганнарның рәсми саны - 37 374. Оператив штаб статистикасына күрә, Русиядә пандемия башыннан 9 млн 200 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган, 260 меңнән артык кеше үлгән.

Бәйсез демографлар бу саннарны өчкә тапкырларга кирәк дип саный. Шул рәвешле COVID-19дан Русиядә 780 меңнән артык кеше үлгән булырга мөмкин. Бу аннексияләнгән Кырымны да исәпкә алып, Русиянең 22 төбәге халкыннан күбрәк дигән сүз.

Рәсми хәбәрләргә күрә Башкортстанда соңгы тәүлектә 681 кешедә коронавирус ачыкланган, 33 кеше үлгән. Татарстанда исә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның рәсмән 271 яңа очрагы ачыкланган, 4дүрт кеше үлгән.

Пандемия аркасында быел Дәүләт Кремль сараенда балалар өчен уздырыла торган традицион Яңа ел тамашасын үткәрмәячәкләр. РИА Новости хәбәренә күрә, "Кремль чыршысы"ның телеверсиясен Яңа ел алдыннан "Карусель" каналында күрсәтәчәкләр. Кремльдәге яңа ел спектакле узган ел да алдан яздырылып күрсәтелгән иде.

Коронавирус таралу белән бәйле вазгыять начараю сәбәпле, ил хакимияте Русия думасына җәмәгать урыннарында һәм транспортта вакцина ясату яки COVID-19 белән авыру турындагы QR-кодларны куллану хакында канун өлгеләре кертте. Бу чаралар җәмгыятьтә төрле фикерләр уятты.

SuperJob сервисы сораштыруларына күрә, Русияләрнең яртысыннан артыгы QR-кодларны вакцина ясаткан яки коронавирус белән рәсми рәвештә авырганнарга гына түгел, анализлар организмында COVID-19га каршы тәнчекләре җитәрлек булуын күрсәткән кешеләргә дә бирергә кирәк дип саный.


Руиянең баш санитар табибы Анна Попова бу мәсьәләнең хөкүмәттә дә каралуы турында хәбәр иткән иде. Әмма соңрак Роспотребнадзорда галимнәрнең әлегә коронавирус йокмасын өчен, аңа каршы тәнчекләрнең никадәр булуы шарт икәнлеген ачыкламавын белдерделәр.

Роспотребнадзорда әйтүләренчә, бер генә илдә дә иммунитет статусы турындагы документларны коронавируска каршы тәнчекләр күләмен үлчәп тапшырмыйлар, бөтен дөньяда иммунитет статусының күрсәткече булып бары тик вакциналану яки инфекцияне йоктыру турындагы расланган диагноз гына тора.

Коронавирус вакцинасы: кемгә ышанырга һәм ничек тәвәккәлләргә
please wait

No media source currently available

0:00 0:55:18 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG