Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һарри Поттер феномены нәрсәдә? Өч җанатар фикере


"Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" фильмыннан күренеш
"Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" фильмыннан күренеш

Һарри Поттер турында китаплар һәм фильмнар нигә һаман популяр булып кала? Бу феноменның сере нәрсәдә? Китап һәм фильмнарны татарчага тәрҗемә итү нигә кирәк? Татарча фэнтези жанрының киләчәге бармы? Бу сорауларга Поттер дөньясының өч җанатары җавабын тәкъдим итәбез.

20 ел элек дөньяга "Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" фильмы чыкты. Фильмга нигез булган китап исә 1997 елда дөнья күргән. 20 ел узгач та Һарри Поттерның тылсымлы дөньясы төрле илләрдән миллионнарча җанатарны җәлеп итә, алар фанфиклар (шул әсәр нигезендә хикәяләр) иҗат итә, очрашулар уздыра, төрле чаралар һәм косплейлар оештыра, хәтта үзләре кыска фильмнар төшерә.

Әлеге китап дөньясы белән мавыгу татар яшьләрендә дә бар. Татар теленә әсәрләрнең рәсми тәрҗемәсе булмаса да, "Гыйлем" проекты тырышлыгы белән бер төркем активист китапларны тәрҗемә итү өмәсен оештырды. Бүгенге көндә җиде китапның беренче икесен татарча укып була. Тәрҗемәчеләр аны "фанат тәрҗемәсе" дип атый, ягъни алар автор хокукын бозмыйча, китапны рәсми бастырмыйча, бары тик җанатарлар өчен татарча текст тәкъдим итә.

Шушы "фанат тәрҗемәсе"ннән кайбер өзекләрне, яраклаштырылган текст һәм аудиоларны Азатлыкның Әйдә!Online проекты да тәкъдим итте:

Китап тәрҗемәләреннән тыш активистлар "Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" фильмының татарча субтитрларын да әзерләгән. Гомумән, аларның зур булмаган берләшмәсе дә актив эшләп килә, фанатлар бергәләр җыелып, Поттер дөньясы турында квизлар оештыра, фикер алыша, фильмнар карый.

Яшьләргә яраткан китап сериясенең татарча булуы ни өчен мөһим? Джоан Роулинг китапларының феномены нәрсәдә, нигә алар һаман популяр булып кала? Шушы һәм башка темаларга Һарри Поттер дөньясының өч җанатары фикерен тәкъдим итәбез.

"Татарның үз фэнтези жанрын булдыру милли бурыч була ала"

Төп татар "поттерчы"сы кем дигән сорауга җавапны озак уйлыйсы юк, шунда ук Айдар Шәйхин исеме калкып чыга. 2016 елда ул яңа чыккан "Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" китабын татарчага тәрҗемә итә, шуннан соң төп серияне тәрҗемә итүгә ихтыяриларны җыя, җанатарлар командасын туплый. Шәйхин Татар китабы йорты мөдире булгач, татар поттерчылары очрашулары да анда уза башлый, күпмедер даимилек барлыкка килә.

Айдар Шәйхин
Айдар Шәйхин

— Һарри Поттер турында әсәрләр минем өчен – балачагымның аерылгысыз өлеше, алар минем карашларымны формалаштыруга зур өлеш кертте. Бу китаплар дөньяда матурлыкның барлыгына, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Әсәрләрдә әхлакый эчтәлек бик көчле: дуслык, гаилә, әти-әнигә хөрмәт, әти-әнинең мәхәббәте кебек темаларны яшүсмерләргә ачу минем өчен аеруча мөһим. Һарри Поттер турында әсәрләр дөньяда тылсымга, хыялга урын калдыра.

Кешегә һәрвакыт тылсым, өмет, матур хикәяләр кирәк

Бу китапларның бик популяр булу феномены күп нәрсәгә бәйле. Беренчедән, әлбәттә, аның пиары бик көчле булды. Китаплар, фильмнар, уеннар, лего һәм башкалар – болар галәмәт зур дәрәҗәдә таратылды һәм дөнья мәдәниятенең бер өлешенә әйләнде. Китап һәм фильмнарының эстетик кыйммәте, мәдәнияттәге урыны бәхәссез. Моннан тыш кешегә һәрвакыт тылсым, өмет, матур хикәяләр кирәклеген дә әйтер идем. Буыннар алмашына. Һарри Поттерны укыган һәм караган буын хәзер үз балаларын тәрбияли башлады, алар, әлбәттә, балаларына да бу китапларны, фильмнарны күрсәтергә тырыша, сеңдерә. Шундый табигый рәвештә бу дөньяның яңа фанатлары барлыкка килә.

Һарри Поттер әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү – минем балачак хыялым иде. Татар дөньясында кызыклы контентның, кызыклы әсәрләрнең булуын мөһим дип саныйм. Поттер турында әсәрләрнең татарча булуы – татар балалар, үсмерләр әдәбиятын үстерүгә бер кертем.

Кеше нинди әсәр укырга тели – ул татар телендә булырга тиеш

Татар теленә дөньякүләм фэнтези әсәрләрен тәрҗемә итү мөһим. Безнең телдә һәртөрле әдәбият булырга тиеш, кеше нинди әсәр укырга тели, аның нинди әсәрләргә ихтыяҗы бар – ул татар телендә булырга тиеш, бу телнең функциональ куәтен арттырыр иде. Һәм, иң мөһиме, бу татарның үз фэнтези әсәрләрен барлыкка китерүгә адым булыр иде. Татарның үз фэнтези жанрын булдыру милли бурыч була ала. Төрки-татар мифологиясен туплау, аның нигезендә маҗаралы, тарихи образларга бай булган фэнтези дөньясын булдыру кирәк. Бу бер аерым автор проекты булырга мөмкин, күмәк эш тә була ала. Бу башлангыч аерым авторларда күренә: Галимҗан Гыйльманов, Рабит Батулла, Марат Кәбиров кебек иҗатчыларда өлешчә ул бар. Моны Толкин һәм Роулинг дәрәҗәсендә эшләп була, безнең моңа көчебез бар.

Һарри Поттер турында китапларны татарча рәсми бастыру өчен бары тик ихтыяр һәм финанс кирәк. Тәрҗемәчеләр бастыру белән шөгыльләнми, бу нәшриятлар һәм наширләр эше. Китапларны татарча бастыруны зур проблем итеп күрмим, ихтыяр булганда безнең нәшриятлар моны эшли ала.

"Замана кешесе битарафлык өстенлек иткән чынбарлыктан качарга тели"

Азат Якупов – Һарри Поттер турында китапларны татарчага тәрҗемә итүчеләр арасында иң актив кешеләрнең берсе. Беренче фильмга субтитрларны әзерләүдә дә аның өлеше зур. Моннан тыш Азат интернетта татар поттерчылары төркемен дә алып бара.

Азат Якупов
Азат Якупов

— Башлангыч сыйныфларда укыганда ук Һарри Поттер фильмнарын игезәк апам белән карап чыктык. Апам хастаханәдә дәваланганда, әнием баланың күңеле булсын дип, шул могҗиза тулы дөнья турында китапны бүләк итте, шул дөньяга чумдым. Китапларны барысын да үсмер чакта укып чыктым, шуңа аларны балалар әкияте дип кенә әйтү дөреслеккә туры килмәс, "young adult" (яшь олылар) әсәрләре дию дөресрәк булырдыр.

Фантастика һәм фэнтези – хыялларга этәрә торган, бөтенләй башка, үзгә дөньяларга ирештерә ала торган жанрлар. Бу феноменның тамырларын да хәзерге замана кешесенең бөртөрлелек, битарафлык өстенлек иткән чынбарлыктан качу, хыялый манзараларны, тормышка ашмас вакыйгаларны тамаша кылу теләгенә, эскапизмга бәйләр идем. Гадәттә, яшүсмерләрнең чынбарлыкны камилләштерү, үзгәртү мөмкинлекләре чикле була, шуңа без ул яшьтә ничек тә булса үзгә дөньяларга чуму юлларын эзлибез. Роулинг әсәрләре китап битләрендә генә калмыйча, оста режиссерлар төшергән фильмнар булып экраннарга да чыкты. Уңышлы экранизация әсәрнең шулкадәр таралуына да бер сәбәп булгандыр. Җентекле язылган хыялый дөнья, беренче заттан тасвирланган сюжет, барлык авырлыкларны җиңеп баручы төп герой һәм бераз гына тылсым – күп кенә яшь укучыларны җәләп итә алырлык әсәрнең сере шундадыр ул.

Ә нигә татарлар, күпчелекне тәшкил иткән шәһәрдә яшәп тә, кибеттә яки китапханәдә укырга теләгән китапның татарчасын таба алмый?

Шунысы ап-ачык билгеле: Һарри Поттер глобальләшә барган мәдәнияттә билгеле бер вакытта уртак символга әверелә алды. Татар теленең функциональ өлкәләрен арттырырга телибез икән, без шуның кебек символларны да татарчалаштырырга, укучыларга массалы мәдәният әсәрләре белән туган телендә танышу мөмкинлеген булдырырга тиеш. Әлбәттә, иң яхшысы – оригиналда уку, әмма төрле сәбәпләр аркасында күпләребез моны булдыра алмый. Мәсәлән, миндә бу китапларны урысча уку күп сораулар тудырды: ә нигә татарлар, күпчелекне тәшкил иткән шәһәрдә яшәп тә, кибеттә яки китапханәдә укырга теләгән китапның татарчасын таба алмый? Замана шәхесенә халык әкиятләре генә җитәмени?

Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы (Гарри Поттер и философский камень) – отрывок на татарском
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:41 0:00
йөкләү

Шул гаделсез, әмма мантыйкка сыйган каршылыкларны азмы-күпме киметү максаты белән Поттерны татарчалаштыру проектында катнашам. Булдыра алганыбызны эшләргә тырышабыз: ике китап тәрҗемә ителде, фильмга субтитрлар ясалды, буш вакыт күбрәк булган чакта төркемгә кызыклы язмалар да урнаштырыла барды.

Фольклорыбыз никадәр бай булса да, фэнтезиның тәрҗемәләре дә, үз әсәрләребез дә аз

Фэнтези, һәм аерым алганда шәһәр фэнтези жанры, чагыштырмача яңа жанр, әмма аны борынгы чорлардан ук килгән фольклорсыз күз алдына китереп булмый. Татар әдәбиятында фэнтези жанрлы яисә шуңа якын торган әсәрләр бар. Шәһәр фэнтези жанры исә юк дәрәҗәсендә: фольклорыбыз никадәр бай булса да, фэнтезиның тәрҗемәләре дә, үз әсәрләребез дә аз. Табыш китерү күзлегеннән карасак, бу төр әсәрләрнең беллетристика киштәләренә эләгү ихтималы зур, ә әдәбиятта эз калдырулары инде автор һәм тәрҗемәчеләрнең үзләреннән тора. Иҗат итәргә теләгән һәр кешене каләм тибрәтергә өндәмичә, әдәбиятта яңа җәүһәрләр барлыкка килүе шикле. Яхшы әсәрләр генә укып, начарларын язудан курыкмаска, күңелебезгә килгән төрле-төрле идеяләрне җөмләләргә, образларга салырга кирәк. Моның өчен мәдайнчыклар да булырга тиеш: җитди бәйгеләрдән тыш, әйтик күңел ачар өчен текстлы роль уеннары – тәнкыйть бирә торган һәртөрле ысул яраклы.

"Татар телендә кызыклы контент күбрәк булган саен, балаларга, яшьләргә тел шулкадәр кызыграк була"

Поттер турында китапларны татарчага тәрҗемә итүче тагын бер активист – Ирек Хәйрулла. Татарга да үзенең фэнтези әсәрләрен булдырырга, моның өчен дәүләт грантларын булдырырга кирәк дип саный ул.

Татарча Һарри Поттер кичәсе, Ирек Хәйрулла уртада
Татарча Һарри Поттер кичәсе, Ирек Хәйрулла уртада

— Һарри Поттер турында әсәрләрне балачакта урысча "Росмэн" тәрҗемәсендә укыдым. Миңа аларны мәктәпкәчә яшьтә мөстәкыйль укырга бик ошаганын хәтерлим – ул бик ансат телдә язылган, балага да укырга һәм аңларга җиңел. Поттер әсәрләре минем өчен ныклап фильмнарга бәйле. Балачактан бирле мин аларны чагыштырырга ярата идем. Кайбер фильмнарны кулыма китап тотып сюжетны күзәтеп баруым һаман да хәтердә.

Укучыларны мавыктыру өчен әсәрләр дә матур әкияттән җитди романга әйләнеп бара

Бу әкияти дөнья популярлыгының сере бик гади дип уйлыйм: бу китаплар һәр кешенең әкияткә, могҗизага ышану ихтыяҗын канәгатьләндерә. Кеше шул әсәрләрне укып, Һарри һәм аның иптәшләре белән бергә үсә бит. Шуңа күрә укучыларны мавыктыру өчен әсәрләр дә матур әкияттән җитди романга әйләнеп бара. Беренче китаплар, фильмнар балалар әкияте булса, соңгы китап-фильмнарда үлем, җитди проблемнар, дилеммалар бар. Моннан тыш буыннар алмашынып торуы да роль уйный дип уйлыйм, Һарри Поттер әсәрләрен һәм фильмнарын яңа үсеп килгән балалар, яшүсмерләр дә бик теләп укый һәм карый.

Поттер әсәрләрен башка сыйфатлы әсәрләрне кебек үк татарчага тәрҗемә итү әһәмияте зур, бу саф туган телебездә файдалы контент арттыру күренеше. Татар телендә кызыклы контент, китаплар, фильм-уеннар күбрәк булган саен, тел балалар, яшьләр өчен шулкадәр кызыграк була. Бар дөнья буйлап миллионнарча кеше бу әсәрләрне кызык дип таба һәм укый икән, нигә татар укучылары аны үз телендә уку мөмкинлегеннән мәхрүм булырга тиеш?

Үзебезнең фэнтези әсәрләрен дә булдырырга кирәк

Татарга, әлбәттә, башка танылган фэнтези әсәрләрен тәрҗемә итү дә кирәк, тик тәрҗемә белән генә чикләнергә ярамый, бу беренче адым гына булырга тиеш. Безгә үзебезнекен дә булдырырга кирәк дип саныйм. Менә моның өчен дәүләт грантларын, бәйгеләрен оештыру кирәк. Милли җанлы меценатлар да барлыкка килсә, мондый башлангычларны хупласа, бу тел үсешенә уңай йогынты ясар иде дигән фикердә торам.

Тест: Һарри Поттер

Тест: Һарри Поттер

Сынау

2022 елның 1 гыйнварында WarnerMedia "Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" фильмының 20 еллыгы уңаеннан махсус тамаша оештырачак. Махсус эпизодта фильмның төп актерлары Дэниел Рэдклифф, Руперт Гринт һәм Эмма Уотсон, режиссер Крис Коламбус катнашачак. Аларга Һелена Бонем Картер, Райф Файнс, Том Фелтон һәм башка актерлар да кушылачак дип көтелә. Чыгарылышта артистлар белән әңгәмәләр һәм кызыклы скетчлар булачак дип хәбәр ителә. Һарри Поттер турында китаплар авторы Джоан Роулинг бу махсус чыгарылышта катнашмаячак диелә.

Һарри Поттер турында беренче китап 1997 елның 26 июнендә дөнья күрә. Аны 500 данә тиражы белән Bloomsbury нәшрияты бастыра. Ун ел соңрак, 2007 елның 21 июлендә беренче сату көнендә Поттер турында җиденче китапның 11 миллион данәсе сатыла. Бүгенге көндә төрле телләрдә барлык китапларның тиражы ярты миллиардтан арткан дип санала.

"Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" фильмы 2001 елның 16 ноябрендә АКШ һәм Британиядә дөнья күрә. Ул бар дөнья буйлап 1 миллиард доллар җыеп, 2001 елның иң кассалы фильмы дәрәҗәсенә ирешә. Башка фильмнарны да үз эченә алган серия иң кассалы фильмнар сериясе исемлегендә 3нче урында тора, алар 9,2 миллиард доллар җыйган.

Китаплар Британиядә яшәүче яшь тылсымчы Һарри Поттер һәм Һогвартс тылсым мәктәбендә укыган аның дусларының маҗараларын тасвирлый. Төп сюжет Һарриның бар дөнья белән идарә итәргә омтылган Волдеморт исемле явыз сихерчегә каршы торуына бәйле.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG