Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар һәм яшүсмерләргә нинди китаплар кирәк


Балалар өчен татар телендә китаплар

Казанда балалар һәм яшьләр әдәбияты турында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Галимнәр, нәшриятчылар, китапханәчеләр, яшүсмерләр катнашында үткән чарада татар яшьләре өчен нинди китаплар нәшер итү кирәклеге турында сөйләштеләр. Чарада яңгыраган иң кызыклы фикерләрне тәкъдим итәбез.

Казанның Татар китабы йортында оештырылган чарада башта сүз Казан федераль университеты хезмәткәре Ләйлә Минһаҗевага бирелде. Ул балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятындагы бүгенге хәлгә тукталып, бүген балалар өчен чыгарылган газет-журналлардан канәгать булмавын әйтте.

"Балалар югары сәнгать әсәрләрен укып тәрбияләнергә тиеш"

Ләйлә Минһаҗева
Ләйлә Минһаҗева

"Бүген балалар газет-журналларында урынның 90 проценты балаларның үз иҗатына бирелә. Бу дөресме? Балалар үз әсәрләрен укып, балалар әсәрләре нинди булырга тиешлеген аңлыймы? Минемчә, алар үз иҗатларын гына укып түгел, ә югары сәнгать әсәрләрен укып тәрбияләнергә тиеш. Балалар өчен газет-журналлар чыгарыла икән, анда безнең мәгълүм авторларның да әсәрләрен бирә белү кирәк. Юк икән, димәк, балаларда тәрбия дә шул дәрәҗәдә булачак. Эстетик яктан һәм әдәбият кануннарына буйсындырылган әсәрләр булырга тиеш, ә матбугатта мин аларны күрмим", диде галимә.

Балаларга кыска, кызыклы, төгәл әсәрләр кирәк

Минһаҗева сүзләренчә, балаларны татар әдәбияты белән кызыксындарасы килсә, аларга кыска, кызыклы, төгәл әсәрләр кирәк. "Үз традициябез нигезендә яңартылган татар балалар әдәбияты кирәк", диде ул.

"Ялкын журналы баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Галимова галимәнең газет-журналларда күбрәк танылган авторлар иҗатына урын бирергә кирәк дигән фикер белән килешеп бетмәде.

Рәмзия Галимова
Рәмзия Галимова

"Безнең журналның төп максаты — балаларны әдәбият белән таныштыру түгел, татар матбугатына яшь журналистлар әзерләү.

Журналыбызны 80 процентка яшүсмерләр үзләре чыгара. "Ялкын" журналы нәкъ менә татар журналистлары әзерли торган мәйданчык, диде "Ялкын" вәкиле.

"Баланы чын милләт улы итеп үстерү өчен әкият кирәк"

"Түгәрәк өстәл"дә бераз бәхәс уятып алган бу фикерләрдән соң язучы, әдәбият белгече Галимҗан Гыйлманов татар халкына әкият, миф, легенда, риваять, тарихны белүенең әһәмиятенә тукталды.

Галимҗан Гыйлманов
Галимҗан Гыйлманов

"Матбугат халыкны көндәлек тонуста тотып тору өчен кирәк. Ләкин баланы кечкенәдән чын милләт улы итеп үстерү өчен әкият кирәк. 1920, 1930, 1950нче елларда Совет берлегендә "Бүген балага әкият кирәкме?" дигән мәсьәлә куела. Һәм "Әдәбиятны әкият кенә саклап калачак" дигән нәтиҗә ясала. Чөнки әкияттә халык мирасыннан, борынгылыктан, рухиятебездән килүче милли програм бар. Без укучыны бары тик шушы үзебезгә таныш кодлар, символлар, образлар белән генә саклап кала алабыз. Безгә киләчәктә төрле жанрларда милли образларга кайтырга кирәк", дигән фикерен белдерде Галимҗан Гыйлманов.

"Классик авторларның фикерләве күбрәк кызыксындыра"

"Түгәрәк өстәл"гә башкала мәктәпләрендә укучылар да чакырылган иде. Аларның нинди әсәрләр укуы турындагы сорауга Казан IT лицееның 11нче сыйныф укучы Нәфисә Вәлиева җәдитчеләр әдәбияты һәм татарча детективлар укырга яратуын әйтте. Әмма күп кенә тарихи әсәрләрне таба алмыйм, диде ул.

Нәфисә Вәлиева
Нәфисә Вәлиева

"Мин күбрәк антиутопия жанрындагы әсәрләр белән кызыксынам. Татар телендә андый әсәрләр берәү генә дип беләм. Ул Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз" әсәре. Гомумән, татар телендә китапларны таба алмыйм. Әйтик, Гаяз Исхакыйның "Идел-Урал" дигән әсәрен укыйсым килгән иде, әмма мин аны беркайдан да таба алмадым. Ә бүгенге көн авторларын мин укымыйм, чөнки нинди китаплар бар икәнен белмим. Мине классик авторларның фикерләве, ул замандагы тарих күбрәк кызыксындыра", диде ул.

Студент Данис Хисмәтуллин фикеренчә, татар әкиятләрен таныту яхшы булса да, калыпларга кереп, традиция дип кенә яшәргә кирәкми, яңа үзенчәлекләр кертергә кирәк.

Данис Хисмәтуллин
Данис Хисмәтуллин

"Бездә бит яшүсмерләр өчен 50-60 яшьлек абзыйлар яза. Минемчә, безнең өчен язучылар яшьләрнең нинди булуларын һәм нәрсә белән кызыксынганнарын аңларга тиеш. Мин күбрәк шигъриятне укырга яратам. Бүгенге чорда турысын әйтүче Булат Ибраһимны, элеккеләрдән исә Мөдәррис Әгъламов, Зөлфәт әсәрләре күңелемә якын", дип фикерләре белән уртаклашты студент егет.

"Өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен китапның эчтәлеге​ мөһим"

"Юлбасма" нәшрияты җитәкче Гүзәл Хәсәнова, балалар китабы проблемының нәрсәдән гыйбарәт булуын ачыклар өчен бала кем ул дигән сорауга җавап бирмибез, дип саный.

Гүзәл Хәсәнова
Гүзәл Хәсәнова

"Без ниндидер мифик персонаж өчен китаплар, әсәрләр язабыз. Ә бездә татар китабын укымаган бер буын, аннан икенче буын үсеп китә. Ә без һаман бәхәсләшәбез генә. Балалар үзләренә нинди сораулар бирәләр, алар нәрсә турында уйлыйлар? Менә безгә җавап табасы төп сорау шул булса кирәк. Әгәр без шушы сорауларга җавап бирсәк, балаларга нинди китап кирәк дигән сорауга да җавап таба алырбыз. Миңа калса, без китаплар бастырганда чын баланы күз алдында тотмыйбыз. Татар китабы белән чын балалар арасында тирән упкын бар", диде "Юлбасма" нәшрияты җитәкчесе.

Татар китабы белән чын балалар арасында тирән упкын бар

"Түгәрәк өстәл"дә яшүсмерләрне татар китаплары белән таныштыруда ата-аналар һәм китапханәләрнең дә зур роль уйнавы турында әйтелде. Ата-аналар балаларын китапханә белән таныштырса, үзләренең кайсы китапларны укуын әйтеп, баласына да шул китапны тәкъдим итсә, яшүсмер шул китап белән кызыксынып китергә мөмкин, дигән фикерләр яңгырады.

Гүзәл Хәсәнова фикеренчә, балага 10 яшькә кадәр китапның тышкы күренеше мөһим, ә өлкәнрәк яшьтәгеләр өчен китапның эчтәлеге, укучының сорауларына җавап бирү мәсьәләсе әһәмиятле роль уйный.

"Яшүсмерләр үз проблемнары турында укырга тели"

Республика балалар китапханәсендә бүлек җитәкчесе Эльвира Мөхәммәтшина бу сүзләрне җөпләп, яшүсмерләр китапханәдә китап сайлаганда күбрәк эчтәлеккә игътибар бирә диде.

Эльвира Мөхәммәтшина
Эльвира Мөхәммәтшина

"Замана яшүсмерләре үз проблемнары турында язылган китаплар укырга тели. Әйтик, мәктәпләрдәге буллинглар, ата-ана белән бала арасындагы проблемны һәм аның чишелешен беләселәре килә. Әмма китапларыбыз күбесенчә урыс телендә, татарча китаплар бик аз. Бездә белешмә китаплар җитми. Комикслар бик популяр. Алар җитми. Гомумән, яшүсмерләргә татарча укырга әсәрләр җитми. Укучыларыбызны яшь авторларның китаплары белән таныштырасы иде. Бүген яшүсмерләрнең дөньясын белгән язучылар юк", дигән фикерен җиткерде китапханәче.

"Яшүсмерләр өчен татар телендә язучылар бик аз​"

"Түгәрәк өстәл"дә әйтелгән фикерләргә карата нәшрият вәкиле фикерен дә белештек. Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе бүлеге мөдире Айсылу Галиева Азатлыкка әйтүенчә, нәшриятта дәреслекләр белән бергә елына якынча 200ләп китап басыла. Басылган китапларның 75 проценты китапханәләргә таратыла.

Айсылу Галиева
Айсылу Галиева

"Бездә план белән елына 84-86 китап басыла. Кайбер елда 100дән артыграк та була. Балалар һәм яшүсмерләр өчен быел 28 китап чыгарабыз. Яшүсмерләргә дигәне 2-3 кенә", диде нәшрият вәкиле.

Галиева моның сәбәбен яшүсмерләр өчен татар телендә язучыларның аз булуы белән аңлатты.

"Яшүсмерләр өчен әсәрләр иҗат итүче язучыларыбыз берничә генә. Яшүсмерләр өчен менә хәзер Алмаз Гыймадиев, Рөстәм Галиуллин, Алинә Бикмуллина бар. Айгөл Әхмәтгалиева яза иде, хәзер ул зурларга күчте.

Басылган китапларның 75 проценты китапханәләргә таратыла

Хәзер бездә ун яшькә кадәр балалар өчен китапларга ихтыяҗ бар. Шулай ук башлангыч мәктәптә укыган балаларга атап язылган китапларны да күпләп алалар. Ә яшүсмерләр өчен китаплар сирәгрәк алына. Балалар үсә-үсә аларның кызыксынуы башка якка китеп, ихтыяҗ да кими күрәсең", диде ул.

Айсылу сүзләренчә, яшүсмерләрнең нинди китаплар белән кызыксынуын интернеттагы "Әдәби марафон" аша күзәтеп була.

"Бездә яшүсмерләр тарихи әсәрләр, әкиятләр, шигырьләр укыйлар. Ә менә "Әдәби марафон"да катнашкан балалар Мөсәгыйть Хәбибуллин, Нурихан Фәттахны да укыган иде", диде ул.

"Авторның гонорары китап калынлыгына бәйле"

Айсылу Галиева татар китапларына карата булган ихтыяҗны нәшриятның маркетинг бүлеге китап кибетләре аша белешеп билгели диде.

"Бу ике-өч кибеттә генә түгел, әлбәттә. Бездән контрагентлар да ала. Алар, ялгышмасам, 300дән артык кеше. Алар бездән китаплар алып үз шәһәрләрендә яисә төбәкләрендә саталар. Алар да бит укучылар сораган китапларны бездән килеп алып китәләр. Сайтыбыз аша сатылганнары да исәпкә алына", диде нәшрият вәкиле.

Галиева, татарча китап язган авторның кереме, китапның күләменә бәйле, диде.

Автор өч айлык китап хезмәте өчен 90 мең сум да ала алмый

"Әгәр китап калын икән, ул вакытта автор әйбәт гонорар ала. Китап юка икән, гонорары да азрак була. Китапны сатудан әллә ни зур керем алып була дип әйтә алмыйм. Уртача алганда, бер повестьне язарга өч ай вакыт китә дип уйласак, уртача хезмәт хакын 30 мең сумнан гына исәпләсәк тә, автор өч айлык китап хезмәте өчен 90 мең сум да ала алмый."

Татарстан китап нәшрияты авторларны ничек сайлап ала, дигән сорауга Галиева, иң элек авторлар безгә кулъязмаларын китерәләр, планга керәсе әйберләр шул кулъязмалар арасыннан сайлап алына, диде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

"Ихтыяҗдан чыгып карала. Ниндирәк темаларга сораулар күп, бу китап басылса, ничегрәк алыначак, кеше моны укыячакмы-юкмы дигән яклары карала", диде ул.

Айсылу сүзләренчә, Татарстан китап нәшрияты бастырган китаплар беренче чиратта китапханәләргә таратыла. Бу - 75 процент. Тагын 10 проценты Дөнья татар конгрессына бирелә һәм төбәкләрдәге татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә конгресс аша таратыла. Калганы нәшриятның үзенә кала. Һәм без дәүләттән шушы 85 проценты бастырырга акча алабыз. Ә калган 15 процентына нәшрият акчаны үзе табырга тиеш, дип уртаклашты нәшрият вәкиле.

"Татарча язучылар Әтнә һәм Актанышта гына калмасмы?"

Айсылу Галиева яшүсмерләргә атап язылган әсәрләрне язучылар 20нче гасыр башында Пенза, Рязань, Кырым һәм башка күп кенә җирләрдән булса, хәзер территория кысылганнан-кысыла бара, диде.

Язучыларыбыз Әтнә һәм Актаныш белән генә чикләнмәсме дип борчылам

"Хәзер безнең язучыларыбыз күбрәк Татарстан һәм Башкортстанда калды. Әле бу тагын да кысылачак, чөнки мәктәпләрдә укыту урыс теленә күчеп бара, татарча яза белүчеләр кимегәннән-кими. Кеше хатасыз яза белә икән, без инде Аллага шөкер дип әйтәбез. Ләкин язучы булыр өчен хатасыз язу гына җитми. Аның бит образлы фикерләве булырга тиеш. Кеше татарча уйлый белергә тиеш. Һәм болар елдан-ел кими бара. Мин хәзер алга таба язучыларыбыз башта Татарстан, аннан Әтнә, Актаныш белән генә чикләнмәс микән дип борчылам", диде ул Азатлыкка.

15 ноябрь Татарстан китап нәшрияты балалар һәм яшүсмерләр редакциясе бүлеге мөдире Айсылу Галиева "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында "безнең нәниләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен фәнни популяр китаплар, мәктәп балалары өчен язарга атлыгып торучы авторларыбыз юк", дип белдергән иде.

Азатлыкның Әйдә!Online проекты да әдәби әсәрләр шәлкемен тәкъдим итә. Хәзергә анда йөздән артык аудиокитап җыелган, кызыклы тәрҗемә әсәрләр тупланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG