Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли драма: яңа формалар эзләү һәм яңа герой тудыру


"Зәңгәр шәл" тамашасыннан күренеш

23-24 ноябрь Мәскәүдә Русия халыклары милли әдәбияты фестивале кысаларында Русия халыкларының заманча драматургиясенә багышланган чаралар үтте. "Кагәзь фабрикасы" арт-резиденциясендә татар, башкорт, удмурт драматурглары белән очрашулар, пьесалар уку, түгәрәк өстәлләр һәм лекцияләр узды.

Фестивальнең беренче көн чараларына йомгак ясаучы түгәрәк өстәлгә кадәр Казан драматургы Илгиз Зәйниевнең "Борһан йорты" һәм башкорт драматургы Мөнир Кунафинның "Изи пизи лимон сквизи" пьесалары укылды. Фикер алышуга тәнкыйтьче Нияз Игъламов һәм авторлар – удмурт драматургы Дарали Лели белән Казан режиссеры Салават Юзеев кушылды.

Азатлык татар театры вәкилләренең милли драматургия турындагы иң кызыклы фикерләрен тәкъдим итә.

Түгәрәк өстәлнең модераторы Нияз Игъламов милли пьесаның үсеш юлы белән таныштырудан башлады.

Нияз Игъламов
Нияз Игъламов

— Русиядәге милли театрларның иң борынгысы дип саналучы татар театры һәрвакыт аудитория ихтыяҗына бәйле булган. Инкыйлабка кадәрге беренче чорда күчмә "Сәйяр" театрында теләсә кайсы мәйданчыкта чыгыш ясарлык бер драматургия булса, ул чорда языла башлаган җитди әсәрләр театр 1911 елда хәзерге Камал театры каршындагы Шәрык клубы бинасына урнашкач кына уйнала башлый. Репертуар шундук кискен үзгәрә, чөнки беренче чорда очраклы тамашачы булса, икенче чор тамашачысы инде татар зыялысы була.

Әлеге процессның югары ноктасы дип 1918 елда Станиславский мезансценалары белән куелган "Чия бакчасы" ("Вишневый сад") тамашасын атарга була. Бу инде алдынгы рус провинциаль театр дәрәҗәсе, ягъни унике ел эчендә театр бик алга киткән дигән сүз. Шул ук елларда Горькийның "Мещаннар" пьесасы, көчләп чукындыру турында "Зөләйха" беренче татар трагедиясе, Кәрим Тинчурин, Галиәсгар Камал, Фәтхи Бурнаш, Фатих Әмирхан һәм Гафур Коләхмәтовның күп санлы әсәрләре куела.

Ә егерменче елларда калага авыл тамашачысы килә, ул театрның ни икәнен дә белми, аның карашлары бөтенләй башка. Драматурглар Мирхәйдәр Фәйзи, Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш яңа жанрлар системын тудыра – музыкаль драма жанрындагы яңа әсәрләр иҗат итә башлый. Хәзер генә без бу текстларны башкача кабул итәбез – Камал театрының визит карточкасы, 1926 елдан бирле драматург репрессиядә вакытта гына куелмый торган, театрның сезоннарын ача һәм яба торган классик "Зәңгәр шәл" спектакленең характерын карасаң, аның тулы характерлар түгел, битлекләр икәнен аңлыйсың.

"Зәңгәр шәл" спектакленең тарихи афишасы
"Зәңгәр шәл" спектакленең тарихи афишасы

Заманча театрга битлекләр белән эшләү кызык түгел. Битлектән бигрәк бу социаль амплуа категориясе: лирик герой, усал персонаж һәм башкалар. Безнең театр тәнкыйтьчеләр өчен генә яки югары интеллектуаль ценз ияләре өчен генә эшләми, без һәрвакыт гади тамашачы өчен эшлибез. Гади тамашачы һаман да гади тарихларны ярата, ул сюжет өчен килә. Туры структуралы сюжет: башы, дәвамы, финалы – happy end булса бигрәк тә яхшы, булмаса, бу инде чын мелодрама.

Буыннар алмашына, драматургия дә үзгәрә

Соңгы елларда бу традицияләр үзгәрә. Мин искә алган процесслар барлык милли театрларга да хас. Тел саклануның табигый резервуары – авыл һәм кече шәһәрләр. Әлбәттә, аларның зәвыгы да, кабул итү традициясе дә үзенчә. Хәзер исә минем күз алдымда татар кешесе шәһәр кешесенә әверелә башлады. Мин гомер буе шәһәрдә яшәдем, әле 15-25 ел элек урамда очраган кешенең авылданмы икәнен анык белеп була иде. Инде ун елдан артык бернинди аерма сизелми.

Милләтне ислам белән генә тамгалау хәзер актуаль түгел

Уфаның да, Ижауның да күпмәдәниятле икәнен күздә тотып, Казанның мультимәдәнилегенең бер сурәтен китерәм: мин утырган Шәрык клубы каршыннан университет студентлары узып йөри, мәсәлән, дүрт кызның берсе кыска итәктән, икесе хиҗаплы, тагын берсе джинс чалбардан. Хиҗаплылары русча сөйләшә, кыска итәклесе аларга татар телендә мөрәҗәгать итә, ягъни милләтне ислам белән генә тамгалау хәзер актуаль түгел, туксанынчы еллардагы "ислам – милли код" кебек маркерлар эшләми башлый. Минем татар танышларым татар телен дә, Тукай белән Җәлилнең дә кем икәнен белмәскә, ә дин буларак исламны сайларга мөмкин.

Сулдан: Салават Юзеев, Дарали Лели, Нияз Игъламов, Мөнир Кунафин, Илгиз Зәйниев
Сулдан: Салават Юзеев, Дарали Лели, Нияз Игъламов, Мөнир Кунафин, Илгиз Зәйниев

Без авылдан чыгучылар татар телен яхшырак белә дидек, әмма хәзерге заман яшь буынның, аның белән сөйләшә башламыйча, авылданмы-шәһәрдәме икәнен кыяфәтеннән генә аңлый алмыйсың. Камал театрын яраткан мәрхүм Борис Поюровский һәм башка Мәскәү тәнкыйтьчеләре һәрвакыт залдагы беренче рәтләрдә ак яулыклы әбиләрне күреп "аһ" итәләр иде. Кайсыдыр бер моментта ул әбиләр югалды. Миңа калса, буыннар алмашынды, алар урынына килгән әбиләр башкача киенә. Болар барысы да драматургияне дә үзгәртә.

Русиянең гомуми драматургия катламына кереп барабыз

Хәзер без Русиянең гомуми драматургия катламына кереп барабыз, ягъни безнең милли авторлар пьесаларын Русия күләмендәге бәйгеләргә җибәрәләр, тәрҗемә итәләр яки ике телле авторлар бу бәйгеләр өчен махсус рус телендә язалар. Бу интеграция безнең әсәрләргә реаль бәя бирү өчен дә кирәк. Кызганыч, татар драматургларының күбесе бу процесста берничек тә катнашмый. Алар укый да пьеса яза.

Бу интеграция безнең әсәрләргә реаль бәя бирү өчен дә кирәк

Без быел Тинчурин театрында яңа тәҗрибә башлап җибәрдек: атна саен теләсә кайсы авторның пьесаларын укыдык. Театр мине куймый дисең икән, кил дә укы. Нәтиҗәдә күп санлы пьесалар арасыннан дүртесе генә сайлап алынды, соңыннан театраль лабораториядә алар нигезендә эскизлар куелды. Безне беркайда да куймыйлар дип зарланучы авторларның әсәрләрен иң демократик тамашачылы театрның артистлары үзләре үк тар-мар итә – хәзерге вакытта тектоник күчешләрнең бер өлеше милли театрга, милли драматургиягә дә кагыла. Безнең чорда "яхшы-начар" категорияләренең билгеләре җуела бара, катгый идеологиягә урын калмый.

Театрдагы яңа форматлар темасын драматург Илгиз Зәйниев дәвам итте:

Илгиз Зәйниев
Илгиз Зәйниев

— Минем өчен яхшы яки начар кеше бар, аннан соң гына алар яхшы татар яки яхшы рус кешесе. Бар яхшы язылган пьеса, бар начар язылганы. Проблем аның татар яки башкорт, яки башка милләт пьесасы булуында түгел. Проблем тулаем һөнәрдә. Миңа, мәсәлән, сәхнәдә куела башлар өчен ун пьеса язарга туры килде, минем унынчы әсәремне генә куйдылар. Аннан унбишенчесен генә сәхнәләштерделәр. Анннары инде ешрак куела башладым. Әмма "мине куймыйлар" дип кемгәдер үпкәләргә җыенганым булмады, бәлки, бик яшь булгангамы, бу минем өчен нормаль әйбер иде, "әлбәттә, куймыйлар, мин бит әле яза белмим", дип уйлый идем.

Начар жанрлар юк, әлбәттә. Син йә төзи беләсең пьесаны, йә төзи белмисең. Төзи белмисең икән, өйрәнергә кирәк. Хет авыл темасы булсын, авыл темасының да бернинди начарлыгы юк. Хәтта мантыйклы сюжет булдыру да проблем. Ниндидер тарих башланды, бер сәхнәдә ул бер әйбер сөйли, бер аягына аксый, ә өченче сәхнәдә инде ул аяксыз чыга – менә шундый дәрәҗәдәге хаталар җибәрелә.

Игътибарны язу осталыгына юнәлтергә кирәк

Драматургия ягыннан килгәндә, бу милли театрлар проблемы гына түгел, Русия һәм дөнья театрлары проблемы. Хәзер игътибарны язарга өйрәнүгә, язу осталыгына юнәлтергә кирәк. Төзи өйрәнергә кирәк – мәсәлән, сәхнәдә ут кабына, анда кемдер басып тора. Кем ул, каян чыккан ул? Мин бер жанрга да каршы түгел, теләсә кайсы жанрда шәп спектакльләр, шәп текстлар булырга мөмкин. Бу текстларны традицион пьеса структурасын төзи белүчеләр язса, бик яхшы. Бу минем караш.

Драматургия бүгенге көн турында язуны таләп итә, иртәгәге турында булса – тагын да яхшырак

Герой яки темаларга килгәндә, берничә ай элек ишеткән Быков фикерен кабатлыйм: ник бүген прозада заманча темага яхшы романнар юк? Бөтен романнар тарихи темага, һичьюгы совет чоры азагына багышланган. 2019 елны тасвирлаган даһи роман бармы? Мин шәхсән белмим. Даматургиядә дә шул ук хәл. Геройны табу бик авыр, вакыйга табу авыр. Хәзер пьесалар бәйгесе игълан итсәң, андагы эшләрнең 20-30 проценты ковид темасына булачак. Юкса, без әле проблемны аңлап бетермәдек. Каршыңда торган проблемны аңлау кыен, аны аңлау өчен икенче яктан да карый алу мөмкинлеге кирәк. Шул ук вакытта драматургия бүгенге көн турында язуны таләп итә, иртәгәге турында булса – тагын да яхшырак. Бу музей түгел, кичәге турында була алмый. Шуңа күрә ниндидер заманча темаларны табу бик авыр. Шунлыктан театрлар тышкы эффектларга китә башлый, мин, мәсәлән, спектакльдә рэп яратмыйм. Спектакльдә шәһәрдән килгән яшьләр булса, аларның берсе һичшиксез рэп укый башлый.

"Телне саклау – милли театрның төп йөге"

Милли театрларның үзенчәлеге – тел. Рус театрының җилкәсендә рус телен сакларга кирәк дигән йөк юк, рус телендә күп кеше сөйләшә һәм рус теленә юкка чыгу куркынычы янамый. Телне саклау – милли театрның төп йөге, син яхшы спектакль куярга тиеш, сине тамашачы да, Мәскәүдән килгән театр белгече дә яратырга тиеш, чөнки һәркемнең дә һөнәри баскычлар яулыйсы, таныласы килә. Татар, башкорт, якут алдында шул бурыч тора.

Сәхнәдә катнаш телдә сөйләшә башласак, без телне үтерәчәкбез

Без дә кайчандыр "Тимерчыбык" маҗараларындагы кебек русча-татарча катнаш сөйләм белән мавыга идек, әмма мин моның белән мавыгырга ярамый дигән нәтиҗәгә килдем. Әгәр без сәхнәдә дә шундый катнаш телдә сөйләшә башласак, без телне үтерәчәкбез. Без барыбыз да бер-беребезгә тәэсир итәбез. Аллаһ Тәгалә безне никтер төрле милләтләр итеп яраткан, без ул үзенчәлекләрне мөмкин кадәр сакларга тиеш. Татар театры һәрвакыт шуның белән шөгыльләнгән. Трамвайда татарча сөйләшергә ярамаган чорда да театр татар телендә генә спектакльләр куйган. Бу ниндидер милләтчелек яки шовинизм түгел, бу милләтнең сакланып калу мәсьәләсе. Мин татар булып туганмын икән, гафу итегез, бу минем казанышым да, гаебем дә түгел, минем моны саклыйсым, балаларымны башка милләтләргә ихтирам белән үстерәсем килә. Милли драматургияне саклар өчен "Мине куймыйлар" дип зарланып йөрисе түгел, өстәл янына утырып, яза өйрәнә башларга кирәк. Герой яки тема мөһим түгел, структураны төзи белү мөһим. Драматургия кануннары Африкада да драматургия кануннары.

Драматург Салават Юзеев милли тәрбиянең милли драматургиягә йогынты ясавына игътибар итте:

Салават Юзеев
Салават Юзеев

— Бүген искә алынган җеназа темасына әйтер сүзем бар: рус драматургиясендә вакыт узган саен ата җеназасына кайтыргамы дигән сорауга мөнәсәбәт үсеп-үзгәреп торган вакытта, бүген без тыңлаган "Борһан йорты" пьесасында Борһанның бөтен балалары да җыелып кайтканын күрәбез. Һәм кайтачаклар да. Кеше никадәр генә кабәхәт булса да, атасын күмәргә кайтачак. Бу безнең милли традиция, без аның аша атлап чыга алмыйбыз. Мин монда бернинди начарлык та күрмим.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG