Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция вәкаләтләрен арттыручы кануннан ниләр көтәргә?


Казан, 31 гыйнвар 2021 ел
Казан, 31 гыйнвар 2021 ел

Русиянең "Полиция турында" яңа канунында хезмәткәрләрнең кайбер гамәлләре аларның үз карамагына калдырылган, ә "бурыч" төшенчәсе "вәкаләт" дип үзгәртелгән. ​​​​​​​"Җәзалауларга каршы комитет" юристы Тимур Рәхмәтуллин шушы үзгәрешләрне аңлатты һәм алардан куркырга кирәкме дигән сорауга җавап бирде.

8 декабрьдә Русия думасы полиция вәкаләтләрен арттыра торган канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. 15 декабрьдә аны Федерация шурасы раслады. Хәзер полиция хезмәткәре үзе белән таныштырмыйча, таныклык күрсәтеп тормый гына эш итә ала, машиналарны каерып ачарга, фатирларга рөхсәтсез керергә дә мөмкин. Хокук яклаучылар фикеренчә, канун өлгесендәге тасвирламаларның ачыклап бетерелмәве, моңарчы аңлаешлы булган кануннарда да аңлашылмаучанлыклар тудыра.

"Полиция турындагы" канунга үзгәрешләр 2020 елның маенда Русия думасына кертелгән иде. Алар шул елның декабрендә беренче укылышта кабул ителде. Хәзер шул канун янә үзгәртелде, өстәмәләр кертелде. Полиция хезмәткәрләренең нинди очракта автомобильләрне каерып ача алуы, фатирларга рөхсәтсез керүе, территорияләрне камап алуы һәм башка оператив чараларның узуы тәгаенләштерелде. Бу канун өлгесе өченче укылышта кабул ителде.

"Җәзалауларга каршы комитет" дип аталган төбәкара иҗтимагый оешма юристы Тимур Рәхмәтуллин яңа канунга аңлатма бирде. Аның фикеренчә, бу үзгәрешләр кайбер хокукый кимчелекләрне бетерәчәк, шул исәптән, кайсы очракларда полициянең транспорт чараларын ачу мөмкинлекләрен дә билгели. Тик бу канун өлгесе моңарчы аңлашылган һәм ачык ассызыкланган урыннарга аңлашылмаучанлыклар да өстәгән.

Тимур Рәхмәтуллин
Тимур Рәхмәтуллин
Бурычларның вәкаләткә әйләнүе кеше хокукларын кысу буларак та каралырга мөмкин

— Элек канунда полициянең "бурычлары" турында сүз барса, хәзер ул полициянең "вәкаләтләре" дип атала. Аларның эше дә бурыч буларак каралмый, ә үзе дөрес дип тапканча гамәл кылу килеп чыга. "Бурычлы" дигән сүзнең төшеп калуы беренче карашка гына мөһим түгел кебек. Бүгенге хокук яклау системы эшчәнлеге "полиция хезмәткәренә ышанмау өчен нигезләр юк" шигаре астында башкарылганда, бурычларның вәкаләткә әйләнүе кеше хокукларын кысу буларак та каралырга мөмкин, - ди Рәхмәтуллин.

Ул шулай ук төрле куәт структурларының вәкаләтләре торган саен артуын, ә гражданнарның хокуклары һәм иреге кысылуга таба баруын да билгели.

— Полициянең вәкаләтләре 2011 елдан – милициядән полициягә әйләнгән вакыттан арттырыла башлады. Бер яктан, вазифаи вәкаләтләр арттырылса да, Росгвардия булдырылу белән, кораллану, авыр техника, водометлар куллану һәм башка шуның ише мөмкинлекләре киметелде. Гомумән карасак, полициянең генә түгел, төрле куәт структурларының вәкаләтләре киңәйтелү, шуның аркасында гражданнарның хокукы һәм ирекләре торган саен кысыла баруы – бик аяныч күренеш, - ди Тимур әфәнде.

Кабул ителгән канун полициягә нинди вәкаләтләр бирә?

  1. Хәзер полиция хезмәткәре үз гомеренә куркыныч янаганда яки ниндидер җинаятьне кискен рәвештә кисәтергә кирәк булганда, үзе белән таныштырып тормыйча, таныклыгын күрсәтмичә дә эш итәргә мөмкин. Ул бу эшне соңыннан – кемнедер тоткарлап, үзе һәм тоткарланучының хокуклары белән таныштырырлык уңай шартлар булганда да башкара ала.
  2. Транспорт чарасында сәламәтлегенә куркыныч янаган яки медицина ярдәме кирәк булган кеше утырса, шулай ук җинаятьтә шикләнелүче кеше булса, аны каерып ачарга да ярый.
  3. Әгәр кемдәдер утлы корал, сугыш кирәк-ярагы, шартлаткыч, наркотик, радиоактив маддә яки берәр урланган әйбер барлыгында шик туса, террор гамәле яки башка куркыныч турында хәбәр килсә, гражданны һәм аның әйберләрен тикшерә, транспорт чарасын каерып ача алалар. Массалы хокук бозулар, әйтик митинглар вакытында, иҗтимагый иминлек тәэмин итү максатыннан, машинаны ачарга мөмкиннәр. Хәтта йөртүче исерек кебек тоелса да, алар шушы вәкаләттән файдалана ала.

    Әлбәттә, транспорт чарасын каерып ачканчы, ул үзе белән таныштырырга, машинада утыручылар таләп итсә, таныклыгын күрсәтергә бурычлы. Шулай ук ни өчен машинаны ачарга җыенуын да әйтергә тиеш. Тик монда искәрмә бар: әгәр аңа тиз эш итәргә кирәк булса, гражданнарның яки полиция хезмәткәренең гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаса, ул таныштырып, аңлатып тормаска да мөмкин.

    Әгәр транспортын ачканда машина хуҗасы шунда булмаган икән, алар аны якындагы 24 сәгать эчендә бу хакта кисәтергә тиеш. Өстәвенә, ул хуҗа килеп җиткәнче, машинага чит-ятлар да кереп чыкмасын өчен, иминлекне тәэмин итәргә бурычлы.
  4. "Полиция турындагы" канунның 15нче маддәсендә хокук саклаучыларның фатирларга, торак йортларга, җир биләмәләренә һәм башка шәхси территорияләргә керү тәртибе турында язылган. Яңа үзгәрешләрдән соң, полиция һәркемнең йортына диярлек рөхсәтсез керә алачак. Моның өчен анда берәр җинаять эшләүдә шикләнелүче генә түгел, андый җинаять эшләү ихтималы булган кеше турындагы шик тә җитә. Зыян күрүче яки шаһитләр берәр фатирга яки торакка төртеп күрсәтеп, ул анда булырга мөмкин, дип исәпләсә дә, полиция анда кереп тикшерә ала.
  5. Гомумән, гариза, мөрәҗәгатьләрне тикшерергә кирәк булганда, полиция хезмәткәре вакыйга булган урыннарны, биналарны, торакларны, җир биләмәләрен, транспорт чараларын, предметларны, документларны һәм башка объектларны карарга вәкаләтле.
  6. "Полиция турындагы" канунның 16нчы маддәсендә әйтелгәнчә, хәзер полиция ниндидер вакыйга булган урыннарны яки җирлекнең тулы бер мәйданын күзгә күренүче кул астында булган предметлар белән камап алырга, андагы гражданнарны һәм аларның транспорт чараларын тикшерергә хокуклы. Ягъни, ниндидер бинада җинаять була икән, камап алу һәм тикшерү мәйданы ул бина белән генә чикләнмичә, якын тирәдәге җирләрне дә үзенә кертә ала.

Тимур Рәхмәтуллин фикеренчә, яңа үзгәрешләр полициянең субъектив күзаллавына, фантазиясенә таяна һәм бу киләчәктә аларның үз вазифасыннан явызларча файдалануына нигез булырга мөмкин.

Полиция хезмәткәренең фантазиясе никадәр зуррак булса, ул тикшерүләр уздыру өчен шулкадәр күбрәк нигез дә таба алачак

— Әгәр полиция хезмәткәре элек гражданнарны, аның әйберләрен, транспорт чараларын ниндидер корал, наркотик, шартлаткыч булуы турындагы мәгълүматтан соң гына тикшерә алса, хәзер аны "шулай уйларга нигез булса", дип төзәткәннәр. "Мәгълүмат булса" дигәндә, ниндидер теркәлгән мәгълүмат күздә тотылса, хәзерге канун полиция хезмәткәренең субъектив күзаллавына таяна. Ә алар берни белән дә ныгытылмаган. Ягъни полиция хезмәткәренең фантазиясе никадәр зуррак булса, ул тикшерүләр уздыру өчен шулкадәр күбрәк нигез дә таба алачак дигән сүз.

Транспорт чарасын ачу мәсьәләсендә шул ук хәл. Бер яктан караганда, бу канун бик мөһим кебек, чөнки ниндидер шартларда полициянең дә машинаны ачу хокукы булырга тиеш. Әмма бу канунда ул шартлар исемлеге шулкадәр күп һәм ачыклап бетерелмәгән ки, аны бик киң кулланып була. "Террор гамәле турында хәбәр булса", "транспорт чарасында фәлән предметлар булуы турында шик туса" – канунның бу өлешләре полициянең киләчәктә үз хокукларыннан явызларча файдалануына нигез булачак дип саный Рәхмәтуллин.

Канунга керми калган ике үзгәреш

1. Полициянең вәкаләтләрен арттыру турындагы канун проектының беренче өлгесендә "полициянең эш вакытында кылган гамәлләре берничек тә эзәрлекләнми һәм җавапка тартылмый" дигән өлеше дә бар иде. Бу "Полиция турындагы" канунның 33нче маддәсендәге: "Биләгән вазифасына карамастан, полиция хезмәткәре үз гамәлләре (яки гамәл кылмавы), бирелгән әмерләре һәм карарлары өчен җаваплы", диелгән өлешенә тулаем каршы килүче маддә буласы иде. Депутатлар бәхәсләшкәннән соң шушы өлешен үзгәрешсез калдырырга булды.

Тимур Рәхмәтулин әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре үз хокук бозулары өчен болай да Җинаять кодексында каралган иң түбән җәзаны алалар.

— Мәхкәмә практикасы күрсәтүенчә, полиция хезмәткәрләре болай да Җинаять кодексында каралган иң түбән җәзаны ала. Көч һәм махсус чаралар куллану рәвешендә вәкаләтләрне арттырып үтәү, тоткарланучыларны җәзалау турында эшләрдә 3 елдан 10 елгача ирегеннән мәхрүм итү каралса да, мәхкәмәләр бик сирәк очракта гына 4 елдан күбрәк җәза бирә, - ди Рәхмәтуллин. Ә бу канун кертелгән булса, аларны бөтенләй берничек җәзага тартып булмаячак һәм бу куәт структурларының көч куллану очраклары артуга китерәчәк.

2. Канунның иң беренче өлгесендә авторлар тоткарланучыларга карата корал куллану мөмкинлекләрен арттыруны да тәкъдим иткән иде. Хәзерге "Полиция турындагы" канун табель коралын тартып чыгарган хезмәткәргә ике очракта гына атарга рөхсәт итә: әгәр канун бозучы полициягә якынлашырга омтылса яки аның утлы коралына тотынырга теләсә.

Авторлар исә "тоткарланучының гамәлләренә күрә полициягә һөҗүм итү ихтималы булганда" да ут ачарга рөхсәт итмәкче иде. Анда нинди гамәлләр икәне аермачык күрсәтелмәде. Шуңа хокук яклаучылар бу тасвирламаны полициягә артык киң вәкаләтләр бирәчәк дип тапты һәм депутатлар аны төшереп калдырды.

Корал куллану мөмкинлекләрен киңәйтү мәсьәләсе яңалык түгел. 2015 елда Ирина Яровая җитәкчелегендә Думадагы итинлек комитеты депутатлары шушы тәкъдим белән чыккан иде. Әгәр хатын-кызның авырлы булуы читтән күренмәсә, аңа атарга мөмкин дигән канун тәкъдим итеп маташтылар. Хәзерге канун каршылык күрсәтмәүче хатын-кызларга каршы ут ачуны тыя.

2017 елда Яроваяны алыштырган "Бердәм Русия" вәкиле Василий Пескарев һәм аның урынбасары Эрнест Валеев Думага яңа канун тәкъдим итте: халык төркеме (толпа) эчендә террор гамәлен чикләү, тотыкларны коткару максатыннан ут ачарга ярый, дияргә теләделәр. Тик бу канун хәтта үз фиркаләрендә дә яклау тапмады.

Тимур Рәхмәтуллин фикеренчә, әгәр корал куллану турындагы бу канун шушы формада кабул ителгән булса, кайберәүләр аны үтерергә мөмкин дигән карт-бланш итеп кабул итәчәк иде.

Полиция хезмәткәренең "куркыныч яный" дигән шөбһәсенә таянып кына кешене атып үтерү мөмкинлеге бирелергә тиеш түгел

— Утлы корал һәм махсус чаралар үзеңә яки тирә-яктагы кешеләргә ни дәрәҗәдә куркыныч янавына карап кына кулланыла ала. Полиция хезмәткәренең "куркыныч яный" дигән шөбһәсенә таянып кына кешене атып үтерү мөмкинлеге бирелергә тиеш түгел. Бер гади мисал китерим. Еш кына мәхкәмәләрдә полиция хезмәткәрләре белән очрашабыз һәм алар үзләренә канун тарафыннан "расслабляющий удар" кулланырга яравы турында сөйли. Чынлап та, Русиянең эчке эшләрендә физик әзерлекне оештыру нигезләмәләрендә "расслабляющие удары" төшенчәсе искә алына, әмма аның ни икәне аңлатылмый һәм безгә аны бер генә хезмәткәрнең дә аңлата алганы юк. Шуңа алар "расслабляющий удар"ны да кемнеңдер башына, мөһим эчке органнар тирәсенә сугып куллана. Шул ук вакытта махсус әдәбияттә "расслабляющий удар"ның сәламәтлеккә зыян салмый торган урыннарга суккалау булуы турында әйтелә. Әгәр канун чыгаручы орган полиция хезмәткәренә кемнедер атып үтерергә яравы турындагы канунны хәзер тәкъдим ителгән формада кабул итсә, вазгыять нәкъ шушы очрактагы кебек булыр иде – полициянең җавапсыз хезмәткәрләре аны "карт-бланш" буларак кабул итәчәк, - ди Рәхмәтуллин.

Полиция башбаштаклыгыннан беркем дә якланмаган

Сүз азагында ул полиция хезмәткәрләре белән аралашу өчен үз киңәшләрен бирә һәм аларның башбаштыклыгыннан берәүнең дә якланмаган булуына басым ясый.

— Полиция хезмәткәреннән куркырга кирәкми, әмма алар белән аралашуда сак булу сорала. Кызганычка, хокук саклау органнарында лаеклы кешеләр белән бергә, үз хезмәтен күз буу өчен генә башкаручы, эш күрсәткечләрен арттырып күрсәтү өчен төрле ысуллардан файдаланучылар да бар. Бу оператив хезмәткәрләр дә, ЮХИДИ инспекторы яки патруль-пост хезмәтендә эшләүчеләр дә булырга мөмкин.

Кешене полициягә "сөйләшеп алу өчен" чакыралар, яки "килегез, бер-ике фотосурәт күрсәтәбез дә җибәрәбез" дисәләр дә, анда яклаучы белән барырга кирәк

Сүз уңаеннан, эш вәкаләтләрен арттырып үтәүчеләр арасында оператив хезмәткәрләр ешрак очрый. Җинаять турында мәгълүмат алу яки ниндидер җинаять өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга мәҗбүр итү өчен, тоткарланучыларны җәзалау очраклары булырга мөмкин. Шуңа күрә, кешене полициягә "сөйләшеп алу өчен" чакыралар, яки "килегез, бер-ике фотосурәт күрсәтәбез дә җибәрәбез" дисәләр дә, анда яклаучы белән бергә барырга кирәк. Полициягә бару өчен яклаучы яллау финанс яктан кыен булса, бүлекчәнең ишек төбенә кадәр булса да ниндидер таныш кеше белән барыгыз. Ул көтеп торсын. Әгәр "сөйләшеп алу" яки "фотосурәтләр карау" озакка сузылса, туганнар вакытында чаң кага алачак һәм хокук яклаучыларга вакытында мөрәҗәгать итәчәк.

Кемдер полициянең башбаштаклыгыннан якланган дип уйлау – самими фикер. Безнең эшләр арасында сәясәткә нейтраль карашлы, моңарчы бер тапкыр да җаваплылыкка тартылмаган, җитди компаниядә эшләүче, икешәр югары белемле кешеләрне җәзалау очраклары да булды. Алай да, социаль яктан кимсетелгән яки җәмгыятькә яраклаша алмаган кешеләр: моңарчы җинаять кылган яки җинаять урынында тотылган, алкоголь яки наркотик бәйлелеге булган затлар һәм башкалар җәзалауларга ешрак дучар була. Шулай ук без ниндидер провакацияле гамәлләр кылган кешеләрнең дә җәзалауларга дучар ителү очраклары белән еш очрашабыз. Полициядә гражданнарның хокукларын һәм иреген аның социаль хәленә яки башка статусына карамастан хөрмәт итәргә өйрәнсәләр яхшы булыр иде, - ди Тимур Рәхмәтуллин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG