Татарстанда QR-кодлар таләп ителәчәк объектларның исемлеген киңәйткәннәр. Бу хактагы карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Хәзер QR-кодларны бина эчендә урнашкан компьютер клубларына һәм интернет-клубларга, боулингка һәм аттракционнарга кергәндә дә күрсәтергә кирәк булачак.
Татарстанда 15 ноябрьдән театрларга, кинотеатрларга, циркларга, концерт залларына керү өчен вакцина ясату яки коронавирус белән авырганлык турындагы QR-кодларны күрсәтү таләп ителә башлады.
11 октябрьдән гомуми туклану урыннарына һәм сәүдә үзәкләренә дә QR-кодлар белән генә кертәләр.
22 ноябрьдән QR-кодлар транспортта да кулланылышка керде.
Алданрак Татарстанның җәмәгать транспортының, ким дигәндә Яңа елга кадәр, бары тик QR-кодлар белән генә эшләвен дәвам итәчәге билгеле булган иде. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
"Яңа елга кадәр транспортта QR-кодлар куллану гамәлдән чыгарылмячак, аннан соң карарбыз" диде Патяшина. Җитәкче бу чараның вирус белән көрәштә нәтиҗәлелеген күрсәтүе турында да әйткән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!