Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер ел эчендә мигрантлар саны 1,5 тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел чит ил ватандашларына 400ләп җинаять эше ачылган, узган ел исә аларның саны 800 тирәсе булган.

Татарстанда 2021 елда мигрантлар саны 1,5 тапкырга арткан, дип хәбәр иткән Татарстан эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе башлыгы Артем Кузнецов. Бу хакта "Вечерняя Казань" яза.

Шул рәвешле быел миграцион исәпкә 228 мең чит ил ватандашы куелган, узган ел исә - 130 мең кеше булган. Татарстанга чит илдән 57 мең кеше – эшләргә, 22 мең кеше – белем алырга, 30 процент тирәсе кеше рәсми булмаган (шәхси) сәфәргә, ә калганнар турист сыйфатында килгән.

Кузнецов мәгълүматына күрә, Татарстанда канунсыз миграция белән бәйле җинаять эшләренең саны кимегән. Быел чит ил ватандашларына 400ләп җинаять эше ачылган, узган ел исә аларның саны 800 тирәсе булган.

Ноябрьдә Бастрыкин мигрантлар өчен геном теркәлү кертергә тәкъдим иткән иде. Бастрыкин хәбәр итүенчә, Русиядә мигрантлар тарафыннан кылынган аеруча куркыныч җинаятьләр саны арткан. "Мигрантлар кылган җинаятьләр арасында экстремизмның (33 процентка), террорчылыкның (26 процентка), үтерүләрнең (сигез процентка), көчләүләрнең (биш процентка) артуы сизелә", дип белдерде Тикшерү комитеты башлыгы.

Мигрантларны мәҗбүри геном теркәү фикере белән Бастрыкинның беренче мәртәбә генә чыгыш ясавы түгел. Әлеге фикерен ул 2011 елда да, шулай ук мигрантлар кылган җинаятьләрнең, шул исәптән экстремистик юнәлештәгеләренең артуы белән бәйләп алга сөргән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG