Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елга социолог һәм психолог карашы: "QR-кодлар хөкүмәткә ышанычны бетерде"


Казаннар күңелендә 2021 ел ничек истә кала һәм алар киләсе елдан ни өмет итә? Азатлык, социолог Раушания Зиннурова һәм психолог Гөлүсә Ахунова белән елга йомгак ясап, киләсе елдан ни көтәргә кирәклеге турында сөйләште.

Раушания ханым, җәмгыятъ өчен быел төп сынау нинди булды?

Раушания Зиннурова
Раушания Зиннурова

— Үзем КХТИда социолог булып эшләгәнгә күрә, бу сорауга беренче чиратта студентлар фикерләре нигезендә җавап бирергә телим. 2021 елда төп сынау дистанцион белем бирүгә күчү булды. Әлбәттә, болай укуның үзенә күрә уңай яклары да булды. Сабыйлары белән өйдә утыручы әниләргә, 2-3 бала белән магистратурада укучыларга бу систем бик җайлы, ансы. Шулай ук чит төбәкләрдән, чит илләрдән укучылар өчен дә бу систем уңай булды. Аларның чыгымнары, әйтик юл чыгымнары, торак арендалау чыгымнары кимеде, аларга күпкә җайлы булды. Дистанцион уку социаль яктан кешеләрне тигезләде. Әмма читтән торып уку студентларның сөйләшү теленә зыян китерде. Кешенең бит сөйләшкәндә генә уе туа. 2021 ел менә шушыны бетерде. Бу социаль яктан студентларның ничектер артта калуына китерде. Ниндидер эволюцион этаплар укучыларда артта калды шикелле.

Коронавирус чит кешеләр безнең эш урыннарын алдылар дигән фикерне арттырды

Шуны да әйтергә кирәк, быел Татарстанда булсын, Казанда булсын, мигрантларның артуы күзәтелде. Килгән кешеләр һәркемгә күренгән җирдә, әйтик, транспортта, туклану урыннарында эшли. Һәм бу хәл Татарстан кешеләрендә коронавирус чит кешеләр безнең эш урыннарын алдылар дигән фикерне арттырды дип әйтер идем. Элек җирле кешеләр бик борчылмый иде, безнең эш булмас дип, ә хәзер инде коронавирус аркасында мадди хәлләре начарайгач, алга таба без нишләрбез дип уйлый башладылар.

Коронавирус йоктыру куркынычы сәбәпле, кешеләр урамнарга бик чыкмый башлады. Хәтта бизәлгән чыршыларны карарга да элек булгандагы кебек күп кеше йөрми башлады.

Яшьләргә килсәк, социологлар күргән зур проблем — безнең авылларда, шәһәрләрдә үсмерләрнең бетә баруы. Графикка карасаң, 2030 елларда бу зур проблемга әйләнәчәк. Хәзер республикада 11 мең эшче кул җитмәвен хөкүмәт тә ачыклады. Бу хәл 2021 елда тагын да ныграк сизелде дип әйтә алабыз. Әйтик, быел урта мәктәп тәмамлаганнар саны 16 мең булса, мәктәптән соңгы уку йортларында бюджет урыннары 21 мең иде. Әмма чыгарылыш имтиханнарында иң күп балл җыйганнар Мәскәү, Түбән Новгород, Петербур уку йортларына чыгып китү ягын карады.

Күбесендә җавап бер — гаделлек кирәк диләр

Быел, 2000 елдан соң туган кешеләр арасында тикшеренү өчен грант отып, шулар арасында социологик тикшеренү уздыра башладым. Исегездә булса, яз көне Бауман урамына нәкъ менә шушы яшьтәге балалар чыга. Хәзер мәктәпләргә йөри башладым. Балалар арасында сораштыру уздырам. Киемнәрегез матур, яхшы телефоннарыгыз бар, концертларга йөрисез, сезгә нәрсә җитми дип сорыйм. Күбесендә җавап бер — гаделлек кирәк диләр.

Берара яшьләр бик күпләп ислам диненә килгән иде. Нигә? Ислам дине кешеләрне тигезләгәнгә күрә. Яшьләр мәчетләргә гаделлек эзләп килде. Ә бүгенге яшьләр гаделлекне мәчеттә түгел, ә урамда эзли башлады. Һәм, әйтер идем, 2021 елның язында урамнарга яшьләрнең күрләп чыгуы нәкъ менә гаделлек эзләп чыгулары иде. Укуда да, эшкә урнашуда да, карьера, мөмкинлекләр, социаль рисклар ягыннан да безгә гаделлек җитми диләр. Алар үзләренә лидерлар, сәяси берләшүләр эзли. Аларның ниятләре гаделлекне тартып алу шикелле. Сез безне олы тормышка кертмисез икән, безнең белән бүлешмисез икән, безгә ышанмыйсыз икән, без үзебез таләп итәчәкбез, дип фикер йөртә башладылар.

Социологик яктан 2021 ел кешеләрнең күңеленә ничек кереп калды?

Хәзер исә, үлгән кеше 2-3 сәгать эчендә ничектер онытыла

— 2021 ел бик авыр ел булды, социологик яктан караганда. Бик күп кешеләр, гаиләләр, туганнарын югалтты. Кешеләр башка кешеләрнең үлемнәрен ничектер җиңелрәк кичерә башлады. Үлем хәбәрләре ешайганга күрә, кеше күңеле моңа ияләнде. Кешеләр мәрхүм булганнар турында күп уйламый башлады. Элек, таныш кеше үлсә, аның танышлары берничә атна мәрхүм турында озаклап уйлап йөри иде. Хәзер исә, үлгән кеше 2-3 сәгать эчендә ничектер онытыла. Мин моны, социологик яктан караганда, бәлки кешеләр озак вакыт үз йөрәген рәнҗетә алмыйдыр дип бәялим. Бу, бәлки, кешенең үз-үзен саклау кануныдыр, анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Дин ягыннан караганда, дин бит кешене югалтырга өйрәтә. Әмма монда без сабырлык түгел, ә кешеләрнең битарафлыгын күрәбез. Кеше хәзер үлгән кеше турында күп уйлап үз йөрәген әрәм итмәскә тырыша башлады.

Сәяси яктан да быел күп проблемнар булды һәм кеше үзен, күңелен бу мәсьәләләрдән дә биздерде. Кеше быел үлемнәргә дә, зур сәяси вакыйгаларга да битараф карый башлады. Ул бәлки шулай булырга тиештер, бәлкем табигый канундыр. Бу бизүне бары тик уңай яисә тискәре итеп тә бәяләп булмый. Социологлар моңа диагноз куярга да тиеш түгел, без вакыйгаларны, күргәннәрне социологик тикшереп теркәргә генә тиешбез.

Быел тормышка QR-кодлар килеп керде. Социологик яктан караганда, җәмгыять моны ничек кабул итте?

— Халык моңа бик тискәре карады. Социологларның кешеләрдән җыйган фикеренә караганда, беренчедән, халыкка мәгълүмат җитмәде. Кешегә шулай ук сөйләшү, аңлашу җитмәде. Хаимиятнең халыкка әйбәтләп аңлатуы җитмәде. Кайсы кеше курыкты, кайсы кеше аңламады, кайсы кеше интернеттан мәгълүмат эзли башлады. Күп кешедә мәгълүмат бушлыгы булды. Күп кеше үзенең туганы яки танышы үлмичә, бу авыруны аңламады. Ә көне-төне телевизордан сөйләүчеләргә халык ышанмады һәм ышанмый да. Чөнки анда сөйләүчеләр халыкта ышаныч тудырмый.

Хакимият нигә аңлату эше алып бармады? Белә торыпмы, әллә теләмәдеме?

— Ансын белмим. Әмма мораль яктан кыйнап, куркытып бу авыру турында сөйләделәр. Ләкин бит халыкны алай изәргә ярамый.

Ә нигә моны аңлату өчен хакимият белгечләргә мөрәҗәгать итмәде?

Хакимияттә кеше белән сөйләшүнең дәрәҗәсен аңлап җиткермиләр шикелле

— Хакимияттә кеше белән сөйләшүнең дәрәҗәсен аңлап җиткермиләр шикелле. Алдарак балалар мисалын китергән идем бит. Балалар, бездән беркем дә сезгә нәрсә кирәк, дип сорамый бит диләр. Балалар да бит җәмгыять әгъзалары. Аларга бары тик устән басып кына торалар. Нәкъ шундый ук басым минемчә халыкка да булды. Күбрәк бассаң бу басым кире реакция бирәчәге бер канун кебек югыйсә. Һәм менә шул, хәзер кирегә бәрде дә инде. Без бит үзебез белмәгән темада сөйләшмибез. Ә нишләп соң безнең сәясәтчеләр белгечләнеп телевизордан болай эшләргә кирәк, тегеләй эшләргә кирәк дип сөйлиләр? Алар бит табиблар түгел. Хакимият авторитетлы, белгеч булган кешеләргә сүз бирмәде. Халык, безгә ни өчен төрле-төрле фикеләрне ишеттермәделәр соң, ди. Өстәгеләр халыкны надан дип уйлый. Имештер халыкка бер генә төрле фикер әйтергә кирәк дип уйлый. Минемчә хөкүмәт кеше белән сөйләшергә уйламады да. Картларга бит әйтмәделәр без сезнең турында борчылабыз дип, ә бары тик сез авырсагыз ул авыруны таратасыз дип кенә сөйләделәр. Һәм кабат әйтүемчә, кеше бизде. Нәрсә сөйләсәгез дә без хәзер сезгә ышанмыйбыз, дип халык, хакимият әйткән фикерләрдән бизде.

Вакциналау хакимияткә ышаныч кимегәнен күрсәтте, алга таба ни көтәсе?

— 1990нчы елларда мин табибларның, галимнәрнең, инженерларның ниндидер әйберләрен сатып торганын күрдем. Шуңа күрә хәзер ниндидер рецепт табарга кирәк. Хакимияткә халыкка якынлашу кирәк. Якынлашмаса, 1990нчы елларда булган кебек ышанычсызлык килеп чыкмасын иде дип куркам. Югыйсә ул хәлләр кабатланса, бөтен җәягыять белән бергә бетәргә туры килмәгәе.

2022дән нәрсә көтәргә кирәк? Яңа елга нинди уйлар, нинди максатлар белән керергә?

— Кешеләр, җәмгыять бу хәлгә ияләнер дип уйлыйм. 2 ел эчендә кешеләрнең организмы да, психикасы да мондый тормыш шартларына адаптацияләнде. Бу шартларга карата нишләргә дип уйлый башладылар. Үзмәшгульләрнең саны атуы да моны күрсәтә. Кеше үзенә урын табарга тырыша башлады. 2 ел буена әле кешеләр үз запаслары белән яшәде. Хәзер ул запаслар бетте. Кешеләр 2022 елда үз юлларын табар дип уйлыйм.

2021 ничек истә калды, 2022дән ни көтәсез?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:34 0:00

Психолог Гөлүсә Ахунова 2021 ел кешеләр өчен бик авыр булды ди.

Гөлүсә Ахунова
Гөлүсә Ахунова

Гөлүсә ханым, узып баручы 2021 елга психолог күзлегеннән бер күз салабыз икән, бу елны кешеләр ничек кичерде, сезнеңчә?

— 2021 елга борылып карыйбыз икән, халык бу елны бик авыр, бик күп югалтулар белән кичерде. Кешеләр билгеле бер кысаларга кереп һәм үзен кулга алып, бераз сакланып яши башлады.

Быел, психолог буларак, сезгә кемнәр, нинди проблемнар белән күбрәк мөрәҗәгатъ итте?

— Быел миңа мөрәҗәгат итүчеләр арасында гаилә проблемнары белән килүчеләр күп булды.

Ни сәбәпле шулай булды?

2021 ел 2020 елга караганда күпкә авыррак булды

— Беренчедән, узып баручы 2021 ел бик күпләрнең психологик яктан нерв системына бәрде дип әйтсәк тә була. Монда пандемия вакытлары, өйдә утырулар, күпләрнең эшсез, акчасыз калуы иң зур роль уйнады. Чөнки гаиләдә тавыш күп вакытта акчасызлыктан, кытлыктан һәм гаиләдәгеләрнең бер-берен аңламавыннан, бер-берен ишетмәвеннән чыга.

Пандемия 2020 елда ук көчле дулкын булып килеп керсә дә, халык 2021 елда да ниндидер чикләүләргә кертүләргә, битлек, QR-код режимына әле ияләнмәгән иде. Быел халык ниндидер бер читлеккә ябып куелган кебек булды. Узган елда кеше өйдә утырды, ансы дөрес. Әмма 2021 ел 2020 елга караганда күпкә авыррак булды. Чөнки быел бездә ихтыяри-мәҗбүри вакцинация төшенчәсе килеп чыкты. Вакцина ясатмаган кеше эшләгән урынында ашханәгә кереп ашый алмый башлады. Бу әлбәттә кешеләрнең психологиясенә бәрде. Кемнәрдер вакцина ясатудан курыкты. Кешеләр эшсез калды. Шундый очраклар аркасында гаиләләрдә тавыш чыкты, гаиләләр таркалды.

Халык 2020 елдагы авырлыкны узар әле, узар дип йөрде. Грипп, ОРВИ белән чагыштырулар да булды, бу авыруны вакытлыча гына дип уйладылар. Һәм бу авыру бетәчәк дигән бер өмет бар иде әле. 2021 елда халыктагы бу өмет кимеде. Чөнки без хәзер иртәгә нәрсә буласын белмичә яшибез.

Гомумән алганда, 2021 ел кешеләрнең психологиясенә ничек тәэсир итте?

Миңа кайчан килер икән бу авыру дип куркып хәтта өйләреннән чыкмый утыручы кешеләр бар

— Уңай яклары да бар дип әйтсәк тә, аның тискәре яклары күбрәк булды. 2021 ел статистикасын карасак, ул 70-80 процент халыкның психологиясенә тискәре йогынты ясады. Кешедә психосоматика дигән әйбер күбрәк эшли башлады. Ягъни кеше үзе нәрсәдәндер куркып, уйлап йөри-йөри аның психосоматикасы эшли башлый. Әйтик, менә бу кеше ковид белән авырып киткән икән, димәк мин дә авырып китәм дигән сыман. Хәзер бит бездә кешенең проблемы шушы авыруга килеп терәлә. Һәм бөтен кеше дә шуны көтә. Миңа кайчан килер икән бу авыру дип куркып хәтта өйләреннән чыкмый утыручы кешеләр бар. Һава суларга чыгарга куркалар. Һавадан үзләренә нинди дә булса авыру килә дип уйлыйлар. Аларның барлык уйлары менә шушы проблемга гына юнәлтелгән. Мондый психосоматика эшли башлаганда кеше үзеннән-үзе авырып китәргә дә мөмкин. Ә психосоматика стресслар китереп чыгара. Стресстан депрессия килеп чыга һәм депрессия кешене паникатак авыруына алып бара. Бу очракта ихтыяр көченең нык булуы кирәк.

2021 елда кешеләрнең психологиясе кайсы якка үзгәрүе сизелде?

Кешенең киләсе көнгә ышанычы бетте

— Хәзер кешеләр бер-бере белән аралашмаска тырыша башлады. Күбрәк үзләренә бикләнеп яшиләр. Урамнарга чыкмаска тырышалар. Хәзер кешеләр сакланып яшәргә өйрәнделәр. Иң тискәре ягы — кешенең киләсе көнгә ышанычы бетте. Бу чыннан да кеше психологиясе өчен нык куркыныч.

Нигә куркыныч?

— Чөнки кешенең ышанычы булмаса, аның яшәү яме, тәме бетә. Кеше алдагы көнгә ышаныч белән карарга тиеш. Ә бу бүгенге көндә юк. Чөнки кешене хәзер теләсә кайсы урында битлегең юк дип полиция туктатырга мөмкин, аңа штраф салырга мөмкин. Кеше хәзер кафеларга, кибетләргә QR кодсыз керә алмый. Бу инде халыкның хөкүмәткә булган, җитәкчеләргә булган ышанычын гомумән бетерде.

Психологик яктан караганда, кешеләр өчен 2021 елның иң зур афәте коронавирус булды. Ул кешеләрнең нерв системын психик яктан какшатты. Безгә күпме генә әйтсәләр дә, киләсе көнгә ышанып яшибез дип, иртәгә нинди канун чыгасын, нәрсә буласын белмибез бит.

Кешеләрдә хәзер бер-берен әләкләү дигән әйбер дә китте. Әйтик син битлек кимисең икән, сине фотога төшереп тиешле урыннарга ул фотоны җибәреп, сине әләклиләр. Хәзер менә шундый куркыныч моментлар белән дә очраша башлады адәм баласы. Кешенең баш миендә мине битлексез тотсалар, миңа штраф салырлармы икән дигән курку барлыкка килде. Ә курку ул чыннан да кеше психологиясенә нык бәрә. Бу курку ир-атлар белән хатын-кызларга бертигез дәрәҗәдә тәэсир итте дип әйтә алабыз.

Быел Казан, Пермь, Серпухов шәһәрләрендә гади һәм чиркәү мәктәпләрендә яшьләр һәм үсмерләр һөҗүм-шартлаулар оештырды. Күп санда гаепсез балалар һәлак булды. Сезнең фикерегезчә, кешеләрдәге мондый агрессияне киметер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Үсмерләрнең шушындый адымнарга барулары иң беренче чиратта гаиләдәге тәрбиядән килә дип әйтер идем. Һәм аннары мәктәптәге тәрбиядән. Хәзер ата-ананың баласына вакыты җитми. Чөнки алар, баланың бар әйберсе дә булсын дип, акча эшләү артыннан чаба. Ә укытучыларга килгәндә, аларны гаепләп әйтәсем килми, баланы баладан аеру дигән әйбер бар. Һәм менә шушы аралау җәмгыятендә үскән балада күп очракта үпкә була, ачу була. Кемнәрдер ул ачу-үпкәне йота ала, ә кемнәрдәндер ул шушы агрессия рәвешендә тышка бәреп чыга. Бу агрессияне киметер өчен, балалар, үсмерләр белән күбрәк аралашырга, алар белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк дип уйлыйм. Аннан соң мин психолог буларак, балаларга дини тәбия бирүнең әһәмиятенә басым ясар идем бу агрессияне киметер өчен. Балаларда, үсмерләрдә миһербанлылык хисен тәрбияләү бик мөһим.

Кешеләрнең бер-беренә уңай мөнәсәбәтен ничек сакларга?

һәркемнән нинди дә булса яхшы сыйфатлар эзләргә тырышам һәм башкаларга да шуны киңәш итәм

— Мин шәхсән үзем тормышта һәркемнән нинди дә булса яхшы сыйфатлар эзләргә тырышам һәм башкаларга да шуны киңәш итәм. Нинди генә начар кеше дип уйласак та, ул кешедә нинди дә булса яхшы сыйфат була. Кешеләрдән менә шул яхшы сыйфатларны табып, бердәмләшеп яшәргә тәкъдим итәр идем.

Яңа елны нинди максатлар белән каршыларга?

— Кеше тормышта үз алдына бик күп максатлар куя. Һәм ул максатларны куярга тиеш тә. Ул максатлар озын мөддәткә дә, кыска мөддәткә дә куелган булырга мөмкин. Бу максатларны билгеләү һәркемнең шәхси эше. Мин ата-аналар булсын, Азатлык сайтын укучылар булсын — кешеләрнең үз балаларын бәхетле итеп, дөрес итеп тәрбияләргә дигән максаты булырга тиеш дип әйтер идем. Кешене өмет яшәтә. 2022 ел һәрберебезгә дә ниндидер яктылык, җылылык алып килсен иде. Коронавирус афәте бездән китсен иде дигән теләктә калам һәм бик күпләр шуңа өметләнә дә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG