Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта бер тәүлектә коронавирусны 500 меңгә якын кеше йоктырган


Авыруны йоктыручылар санының болай кискен артуын белгечләр "омикрон" штаммының тизрәк таралуы белән бәйли.

Кушма штатларда ике ел дәвам иткән пандемия дәвамында бер тәүлектә коронавирус йоктыруның иң зур очрагы ачыкланган.

The New York Times мәгълүматына күрә, чәршәмбе көнне илдә коронавирус йоктырган 488 меңнән артык кешене ачыклаганнар. Worldometers порталының рәсми булмаган мәгълүматларына күрә, 30 декабрьдә бу күрсәткеч тагын да югарырак – 500 меңнән артык булган.

Авыруны йоктыручылар санының болай кискен артуын белгечләр "омикрон" штаммының тизрәк таралуы белән бәйли. Көнбатыш Европаның күпчелек илләрендә дә шушы ук хәл күзәтелә.

Аерым алганда, халкы АКШныкыннан якынча алты тапкырга кимрәк булган Британиядә соңгы тәүлектә якынча 200 меңләп, ә Франциядә 200 меңнән артык кешедә коронавирус ачыкланган.

Шул ук вакытта, дөньяның күпчелек илләрендә хәзерге вакытта локдауннар юк, алар былтыр кыш кертелгән иде. Төрле чикләүләр гамәлдә - мәсәлән, битлек кию тәртибе яки вакциналану турындагы QR-кодларны күрсәтү таләбе.

Авыруны йоктыручылар саныннан аермалы буларак, "омикрон" тиз таралган илләрдә COVID-19 белән хастаханәгә яткан яки аннан үлгәннәр саны ул кадәр тиз үсми.

Бер айдан артык элек беренче тапкыр "омикрон" табылган Көньяк Африка республикасындагы белгечләр яңа штамм китереп чыгарган коронавирус дулкынының узуын һәм аның үлем-китем очракларын арттырмавын сөйли.

Хәзерге вакытта бөтен дөньяда бер тәүлектә коронавирус йоктыруның 1 миллионнан артык очрагы ачыклана, бу пандемия башыннан иң зур күрсәткечләр, шулай ук берничә мең үлем очрагы теркәлә.

Шул ук вакытта кайбер Европа илләрендә, шул исәптән Русиядә коронавирус йоктыручылар һәм аннан үлүчеләр саны акрынлап кими.

Русия хакимиятләре авыруның яңа дулкынын 2022 елның гыйнвар-февралендә булыр дип көтә. Бу хакта Кремльгә якын чыганакларына сылтама белән Reuters хәбәр итә.

Русия хакимиятләре "омикрон" таралудан качып булмый дип белдергән иде, Reuters бәяләмәсенә күрә, бу коронавирусны тәүлегенә 50 меңнән артык кеше йоктыруга китерәчәк. Шул ук вакытта хакимиятләр Көнбатыш илләрендәге кебек үк, үлүчеләр саны кисәк артмас дип өметләнә, чөнки хәзерге вакытта Русиядә өстенлек алып торган "дельта" штаммы белән чагыштырганда, "омикрон" белән авыру җиңелрәк уза.

31 декабрьдә Кытайның каян чыгуы билгесез булган пневмония таралуы турында рәсми рәвештә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасына (WHO) хәбәр итүенә ике ел тула.

Тиз арада моңа кадәр бигеле булмаган коронавирус ачыкланды, авыруга ул сәбәпче булган диелде. Пандемиядә 5 миллионнан артык кеше үлде, рәсми мәгълүматларга күрә, коронавирус белән дөньяда 300 миллионга якын кеше авырган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG