Accessibility links

Кайнар хәбәр

2021 елда кырымтатар мәдәнияте: "безнекеләр" һәм "безнеке түгелләр"


Кырымтатарларның Örnek (Үрнәк) бизәге 2021 елда ЮНЕСКО матди булмаган мирас исемлегенә кертелде
Кырымтатарларның Örnek (Үрнәк) бизәге 2021 елда ЮНЕСКО матди булмаган мирас исемлегенә кертелде

2021 елда кырымтатар тормышы үзенчәлекле шартларда яшәвен дәвам итте. Бәйсез мәдәни оешмалар һәм дәүләт карамагындагы мәдәни оешмалар арасындагы аерма тагы да зурайды.

Дәүләт карамагында булган Кырымтатар дәүләт академия музыкаль-драма театры, "Милләт" кырымтатар телеканалы, Кырымтатар тарихи мирасы һәм сәнгәте музее, Кырым инженер-педагогия университеты, Кырым мөселманнары мөфтияте вәкилләре, шулай ук кайбер кырымтатар рәссамнары, матбугат вәкилләре узган елның декабрендә Төркиянең Анкара шәһәрендә үткән кырымтатар мәдәнияте көннәрендә катнашты. Мәскәү ярдәмендә оештырылган бу чарага Анкара шәһәр хакимияте урын бирмәү сәбәпле ул Рус йортында узды. Кайбер кырымтатар активистлары бу чараны сәяси чара дип бәяләп, Төркиядә кырымтатар мәдәнияте көннәрен уздырганда, Кырымның үзендә кырымтатар тарихи-мәдәни учакларын юк итү гамәлләре күзәтелгәнен сөйли.

2021 елда Акмәчеттә Кырым ханлыгының икенче кешесе саналган Калга солтан сарае урнашкан тарихи урында хосусый бизнес төзелеше дәвам иттерелде. Галимнәр бу урынның Кырым ханлыгы заманыннан калган тарихи урын булганын расласа да, шәһәр хакимияте бу урынны хосусый төзелеш өчен биргән. Кырымтатар җәмәгатьчелеге, активистлар моны кырымтатарларның тарихын юк итүгә юнәлгән гамәл дип саный. Төзелешне алып баручылар исә эшне сарайда булган иске мәчет урынында кечкенә чиркәү төзүдән башлады. Калга солтан институты ханнарны әзерләү институты булган. Гәрәйләр нәселеннән чыккан 30га якын Калга солтаннар соңыннан Кырым ханнары булган. Заманында Казан ханы булган Сәхибгәрәй дә Акмәчеттә Калга солтан булган.

"Вазгыять контрольдә, без профиль оешмалар белән моны карарбыз", дигән Акмәчет шәһәр хакимияте башлыгы Валентин Демидов декабрьдә вазифасыннан да китеп өлгерде.

Активист Эдем Дудаков Алупкадагы ике тапкыр совет каһарманы, очучы Амет-Хан Солтан музеена караган җирне дә хакимият 2021 елда машина кую урыны итү өчен тартып алу гамәлләрен башлаганын белдерде. "Әгәр ул кырымтатар булмаса, мондый хәл булмас иде", ди ул.

Бакчасарайдагы Хансараеның реставрация эшләрен очраклы ширкәтләр алып баруын, алар мәдәни мирасыбызга зыян китерүе турында сөйләгәндә безне тыңлаучы булмады, менә хәзер хакимият аларны алмаштырырга мәҗбүр булды, кайберләренә җинаять эшләре ачылды, ди Эдем Дудаков.

2014 елдан Кырымның мәдәният министры булып эшләгән Арина Новосельскаяның кулга алынуы 2021 елда Русия күләмендә яңгыраган вакыйга булды. 25 миллион сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелеп ул Мәскәүгә озатылды һәм вакытлы изоляторга утыртылды. Нәкъ шул министрлыкның Кырымдагы тарихи-мәдәни объектларны (шул исәптән Хансарайны да) төзекләндерү өчен тендерлар үткәрүгә катнашы булганы хәбәр ителә.

2014 елдан башлап Кырымда 24 вице-премьер, 58 министр (8енә җинаять эше ачылды), 57 җирле администрация җитәкчесе (10сына җинаять эшләр ачылды) алмашты. Милләтләр эшләре дәүләт комитетында рәис булган кырымтатар Альберт Кангиев урынына 2021 елда Джуртчы районы администрациясе рәисе урынбасары Айдер Типпа куелды. 2014 елдан вәкаләтләре шактый кыскартылган, исеменнән "сөргенгә дучар булган халыклар эшләре буенча" сүзләре алып ташланган бу комитетта 2014 елдан 4 кырымтатар җитәкчесе алмашты. Кырым хакимиятендә кырымтатар җитәкләгән бу бердәнбер комитет булып тора.

Дәүләт карамагындагы "Миллет" (Милләт) кырымтатар телеканалының 2021 елда хакимияткә бигрәк тә якынаюы, түрәләрнең рупорына әйләнүе, гади тамашачылардан ераклашуы, кырымтатар телендә җыр, бию, балалар, мирас програмнары белән генә чикләнүе күзәтелде. "Миллет"кә кергән "Ватан седасы" радиосы да кыска хәбәрләр, һава торышы, рус телендәге бер-ике програмнан тыш, көне-төне җырлар тапшыру форматында эшли дияргә була. Халык арасында аны "Вата седасы" дип йөртүчеләр дә бар.

AqayLaf (Ирләрчә сөйләшү) блогын алып баручылар 200 кеше арасында үткәргән сорашуга күрә, "Миллет" кырымтатар телеканалын шуларның 77% (155 кеше) карамаган, 23% (45 кеше) караган, тапшырулар бер яклы юнәлештә әзерләнгән, бәхәс, дискуссия кызыклы булмаганын күрсәткән. "Шуңа аны караучылар аз. Канал белән кем идарә итә, мөдирме, мәгълүмат министрымы, җәмәгать пулатымы, депутатмы?", дигән сорауны куя блогны алып баручылар.

Кырымтатар газет-журналларының хәле 2021 елда уңай якка үзгәрмәде дияргә була. Дәүләт карамагындагы газет-журналлар тиражларын саклап калган булса да, аларның укучылары Украина чоры белән чыгыштарганда ике-өч тапкырга кимеде. Калган бәйсез матбугатның һәрберсенең тиражлары шулай ук кими барса да, аларның укучылары саны 2021 елда 2-3,5 меңне тәшкил итте. Укучылар санына бәйсез матбугатта Кырымда кырымтатарларның чынбарлык хәлен күрсәткән язмалар уңай тәэсир итсә, дәүләт хисабына чыккан матбугатта цензура урнаштырылганы укучыга тискәре йогынты ясый.

Бәйсез "Карадиңгез продакшн" студиясе исә 2021 елда "Кырымтатар туй йолалары" исемле бер сәгатьлек фильм чыгарды. Аны инде 18 меңнән артык кеше караган. Фильмда 2018 елда кырымтатар театрыннан киткән бертөркем кырымтатар артистлары төп рольләрне башкарды.

Шул ук артистлар театрның элекеге мөдире Билял Билялов җитәкчелегендә бәйсез "Алтын бишек" театрын барлыкка китергәндәй булсалар да, 2021 елда да тамашачыга бер спектакль дә күрсәтә алмады. "Алтын бишек" театры химаячеләре урыннардагы дәүләт карамагындагы мәдәният үзәкләре төрле сылтаулар белән спектакльләр өчен сәхнә бирергә риза булмаганнарын белдерә. Театр репертуарында 5 спектакль бар, аларның арасында яңа куелганнары да бар икән. Театр Акмәчеттә кырымтатар бистәсендә үз бинасын төзеп бетерсә дә, аны хакимият органнары тарафыннан булган кайбер таләпләр аркасында эшләтеп җибәрә алмыйлар.

Кырымтатар теле, мәдәниятенә бәйле сайтлар, социаль челтәрләр аз булмаса да, аларны берләштергән уртак бер платформа 2021 елда да булдырылмады.

Гомумән алганда, кырымтатар мәдәнияте өлкәсендә эшләп килгән дәүләт карамагындагы һәм бәйсез оешмаларның Кырымдагы вазгыятькә төрле карашта булганы, хакимият дәүләт карамагындагы мәдәният оешмаларын билгеле бер сәяси максатларда кулланганы сәбәпле аларның эшчәнлегендәге аерма 2021 елда тагын да ныграк күренде. Ягъни, хакимиятнең кырымтатар оешмаларын "безнекеләр" һәм "безнеке түгелләргә" бүлеп эш итүе узган елда ачык күренде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG