Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Киләчәк шөбһәле күренә". Авыл балалары да туган телен оныта бара


Олимпиадада җиңүчеләр
Олимпиадада җиңүчеләр

Уфада татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы узды. Чарада авыл балаларының да туган телдә елдан-ел начаррак сөйләшүе ачыкланды.

13-14 гыйнвар Уфада татар укучыларының республика олимпиадасы узды. Чара Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика гимназия-интернатында үтте. Анда 9-11нче сыйныф укучылары туган телне белү дәрәҗәсенә сынау тотты.

Олимпиадада катнашу өчен сайлап алуда 358 укучы катнашып, 117се җиңеп чыккан булган. Олимпиадада исә 92 укучы катнашты.

Чараны йомгаклау тантанасында катнашкан Башкортстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева республика мәктәпләрендә урыс, башкорт, татар, чуаш, мари һәм удмурт телләрендә укытылуы, фән буларак исә 11 туган тел өйрәнелүе турында сөйләде.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, узган ел олимпиада онлайн оештырылган иде. Быел андый юл сайланмаган, ләкин саклык чаралары шактый каты күрелде, хәтта укучыларны бүләкләү тантанасына аларны алып килгән укытучылар кертелмәде.

Бәяләмә төркеме җитәкчесе, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насипов сүзләренчә, быел олимпиаданы оештыруда кайбер үзгәрешләр кертелгән.

Илшат Насипов
Илшат Насипов

"Беренчедән, республика олимпиадасына кадәр районнарда сайлап алу бәйгесен быел Башкортстанның мәгарифне үстерү институты оештырды. Элек нәтиҗәләрне район һәм шәһәр мәгариф бүлекләре оештыра иде. Ул дистанцион форматта узды, аның нәтиҗәләрен урыннарда ясамаулары сәбәпле, мин берникадәр объектив, гадел булгандыр дип уйлыйм. Бер урыннан тикшерү булгач бертөрле караш, бертөрле бәя бирү була.

Икенчедән, быел олимпиада биремнәре икәү генә булды. Һәм ул биремнәрнең беренчесе ун сораудан торган тел, әдәбият һәм мәдәнияттан викторина, икенчесе – урыс програмнары нигезендә эшләүче мәктәпләр диалог төзеделәр, ягъни бер-берсе белән сөйләшү оештырдылар. Татар мәктәпләреннән килгән укучылар текстка анализ ясады. Бәяләр шушы ике бирем нигезендә куелды. Башка елларда биремнәр өчәү була иде. Башка еллардан аермалы буларак быел инша, башка язма эш булмады" дип сөйләде Насыйпов Азатлыкка.

Бәяләмә төркеме җитәкчесе тагын бер үзенчәлеккә игътибар итте – авыл балаларының да туган телне белү дәрәҗәсе кимегән.

Авыл балаларының да туган телне белү дәрәҗәсе кими

"Безне борчыган тагын бер үзенчәлек – ул да булса авыл балаларының да туган телне белү дәрәҗәсе кими баруы. Авыл балалары да туган телдә начаррак сөйләшә. Шәһәр гимназияләрендә укучылар һәм авыл укучылары арасында аерма кими. Бу шәһәр укучыларының туган телне белү дәрәҗәсе артудан түгел, киресенчә, авыл балаларының туган телне белү дәрәҗәсе төшү исәбенә.

Ә инде җиңүчеләр арасында бик югары әзерлекле балалар, араларында егетләрнең дә булуы мине шатландырды", диде Илшат Насипов.

Бәяләмә төркеме әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина быел бәйге биремнәре җиңелрәк булды, балаларның эрудициясен күрә алмадык диде.

Альбина Хәлиуллина
Альбина Хәлиуллина

"Бу олимпиада башка еллардагыга караганда биремнәрнең җиңел булуы, хәтта артык примитивлаштырылуы белән аерыла. Бу укучыларның туган телне белү дәрәҗәсе йомшара баруын күздә тотып эшләнгән булса кирәк. Бу биремнәрнең барсы да укучыларның белемен күрсәтеп бетмәскә мөмкин. Ә инде телдән сөйләм биреме булу – укучының сөйләм телен куллана белүен күрсәтә. Әмма шуны әйтергә кирәк – аларның сүз байлыгы елдан-ел кими бара. Сүзләрнең мәгънәсенә төшенү, аңлату диалог һәм текст белән эшләгәндә дә сизелә. Биремнәрне эшләгәндә укучыларның әзерләнеп килүе сизелә. Мәсәлән, кемдер шигырь сөйләп җибәрә, кемдер җырлап җибәрә.

Без балаларның эрудициясен артык күрә алмадык. Тест, диалог, текст өстендә эшләү биремнәре генә аз, инша язган очракта сөйләм байлыгы да күренер иде. Пандемия сәбәпле укытучыларның тантаналы чарага керә алмаулары да психологик яктан яра салды дип уйлыйм", диде Альбина Хәлиуллина.

Республика олимпиадасына районнардан сайлап алу эшен үз кулына алган Башкортстан мәгарифен үстерү институты хезмәткәре Руслан Сөләйманов моны әлеге эш гадел булсын өчен оештырылды дип аңлатты.

Руслан Сөләйманов
Руслан Сөләйманов

"Элек мәктәпләрнең үзләрендә сайлап алып җиңүчеләрен районда уза торган олимпиадага җибәрә иделәр. Анда югары урыннарны алучылар республиканыкына килә иде. Быел республика олимпиадасына районнар чыгармады, үзебез сайлап алдык. Урыс мәктәпләрендә укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча тест, милли мәктәпләр – викторина эшләделәр. Шуларның нәтиҗәсенә карап беренче сынауны уздылар. Сынауның икенче өлешендә һәр укучы үзе турында берничә минутлык видео төшереп җибәрергә тиеш иде. Шушы икенче сынауда җиңүчеләр республика олимпиадасына сайлап алынды. Районнар башкара торган эшкә без алыну мәктәпләр, укучылар саны кимү белән бәйле түгел. Бу гадел сайлап алу өчен эшләнде. Бу беренче бәйгедә 800дән артык укучы катнашты.

Мине борчыганы шул – елдан-ел милли мәктәпләрнең саны кими, укучылар урыс мәктәпләрендә туган телләрен фән буларак кына укуга дучар. Монысы инде илдәге милли мәгариф сәясәтенә дә, ата-анага да бәйле. Милли мәктәптә укыганнар арасында да активлык җитми, журналистика, шигърият белән шөгыльләнүчеләр юк. Шулардан чыгып караганда, безнең киләчәк шөбһәле күренә", диде Руслан Сөләйманов.

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы элек урыс һәм башкорт телләренеке кебек аерым уза иде. Соңгы елларда татарлар белән чуаш, мари һәм удмурт телләре олимпиадасы бергә уза. Узган ел татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре чарада катнашкан мәгариф министрлыгы вәкилләреннән татар олимпиадасын аерым уздыруны сораган иде. Ләкин саны белән күпчелекне тәшкил иткән татарлар быел да чуаш, мари һәм удмурт телләре арасында калды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG