Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада барлык басмалар украин телендә чыгарга тиеш булачак


Украин телендә басма медиа чарасы, архив фотосы
Украин телендә басма медиа чарасы, архив фотосы

Чыгарма кырымтатар теле, инглиз һәм Европа берлеге телләре, Украинаның асаба халыклары телләренә ясала. Басмаларда игъланнарны, рекламны да урыс телендә бирү туктатыла.

16 гыйнвардан Украинада барлык басмалар украин телендә чыгарга тиеш булачак. Яңа канун нигезендә, кайбер илкүләм басмалар моңарчы урыс телендә генә басылган булса, хәзер аларның украин телле версиясе дә булырга тиеш.

Әлеге кагыйдә "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләвен тәэмин итү" турында канунның 25нче маддәсендә язылган. Канунда кырымтатар теле, инглиз теле, Европа берлеге телләре, Украинаның асаба халыклары телләре өчен чыгармалар каралган.

Моннан тыш хәзер медиа басмаларында игъланнар, реклам кебек мәгълүматны да урыс телендә биреп булмаячак. Мондый төр мәгълүмат украин теле, кырымтатар теле, инглиз теле, Европа берлеге телләре, Украинаның асаба халыклары телләрендә генә бирелә алачак.

Канунга Украина күләмендәге һәм төбәк басмалары буйсынырга тиеш булачак. Җирле медиа басмалары бу таләпне 2024 елның 16 июленнән үти башлаячак. 2022 елның 16 июленнән Украинаның дәүләт телен яклау омбудсмены таләпне үтәмәгән өчен басма медиа чараларын җаваплылыкка тарта алачак. Штраф күләме 400дән 500гә кадәр ватандашлар кеременең минимумын тәшкил итә.

2019 елның 25 апрелендә Украина Югары радасы "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләвен тәэмин итү" дип аталган канун кабул итте. Канун илдә украин теленең бердәнбер дәүләт теле булуын күз уңында тота, украин телен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә өстенлекле куллануны таләп итә. Документка ярашлы, украин телен бөтен дәүләт хезмәткәрләре, хөкемдарлар, мәгариф һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре белергә тиеш. Дәүләт оешмалары утырышлары украин телендә, һичьюгы, украин теленә синхрон тәрҗемә белән уздырылырга тиеш диелә.

Канунның кайбер маддәләренең гамәлгә керүе кичектерелгән булган. Дәүләт ватандашлар өчен дәүләт теле курсларын оештырырга кушкан.

2021 елның 16 гыйнварыннан канунның 30нчы маддәсе гамәлгә керде. Аның нигезендә илдә хезмәт күрсәтү украин телендә күрсәтелергә тиеш, чыгарма клиентның башка телне кулланырга соравы очрагында ясалырга мөмкин. 2021 елның 16 июленнән исә Украина кинотеатрларында барлык чит ил фильмнарын украин телендә субтитрлар белән күрсәтү мәҗбүри.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG