Самар өлкәсенең арбитраж мәхкәмәсе 24 гыйнварда Сызрань шәһәре администрациясенең "Фәйзулла" мәчетен сүттерү турында шикаятен карау утырышын 7 февральгә күчерде. "Фәйзулла" мәхәлләсе адвокаты Руслан Нәгыев әйтүенчә, хәзер мәхкәмә янгын сүндерүчеләрнең белешмәсен таләп итә.
— Без мәхкәмәгә "Фәйзулла" мәчете бөтен дәүләт санитар норма һәм кагыйдәләренә туры китереп салынган, бөтен кагыйдәләрне дә үти дигән белешмә тапшырдык. Янгын сүндерү хезмәтеннән шундый ук белешмә алып бирер өчен безгә вакыт кирәк, – дип сөйләде Нәгыев Азатлыкка.
Узган атнада Роспотребнадзор һәм башка тиешле хезмәтләр мәчет бөтен нормаларга туры китерелеп төзелгән дигән уңай бәяләмә чыгарган иде.
2020 елда Сызрань шәһәре администрациясе "Фәйзулла" мәчете дөрес төзелмәгән дип, шул исемдәге мәхәлләне мәхкәмәгә бирде. Рәсмиләр мәчет төзелгән җир тиешенчә канунлаштырылмаган, бу мәчет төзелгән җирдә хосусый торак кына салырга ярый, дип белдерде. Моннан тыш, мәчет бинасының болдыры кызыл сызыктан, ягъни билгеләнгән кишәр чигеннән чыгып тора диелде. Шушы дәгъвалар нигезендә, рәсмиләр мәчет бинасын үз белдеге белән төзелгән корылма дип тануга ирешмәкче. Мәхәллә вәкилләре исә мәчет төзелешендә канун бозу юк, дип белдерә.
"Фәйзулла" – 18 меңләп татар яшәгән Сызраньда бишенче мәчет. Аны мөселманнардан җыелган акчага 2014-2016 елларда салдылар. Аны төзергә рөхсәт 1998 елда ук алынган, аннан соң канун берничә тапкыр үзгәрде, дип аңлаттылар.
2020 елның 15 ноябрендә узган мәхкәмәдә утырышында хөкемдар шәһәр администрациясе мәчет һәм җиргә кагылышлы барлык кәгазьләрне әзерләргә тиеш дигән таләп куйды. "Фәйзулла" мәхәлләсе дә берничә документ әзерләп тапшырырга тиеш иде. Хөкемдар мәчет вәкилләреннән төзелешне рөхсәт итүче бөтен документларны алып килүне сорады. Моннан тыш, мәхкәмә әлеге мәчет бинасы мәчеткә килүчеләргә дә, күршеләргә дә куркыныч тудырмый, дигән документ та сораган.
— Без документларны тулаем җыйдык, каршылыкларга сәбәп юк, җир безнең милегебез булып тора. Тик шуларга карамастан, шәһәрнең администрация башлыгы шикаятен кире алмый. Администрация безгә телдән генә вәгъдәләр бирә – ягъни, мәхкәмә мәчеткә тимәскә дигән карар чыгарса, мәчет торган җирнең файдалану максатын үзгәртәчәкбез диләр, – дип сөйләгән иде Сызрань татарлары милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, "Фәйзулла" мәчете каршындагы иҗтимагый шура әгъзасы Ринад Шәрәфетдинов Азатлыка.
Шәрәфетдинов сүзләренчә, мәчет язмышы турында Сызраньдагы Милләтләр шурасында да сөйләшкәннәр. Киңәшмәдә яһүди һәм православ дине вәкилләре дә катнашкан. Алар да мәчетне саклап калу яклы фикер белдергән һәм, кирәк булса, петиция имзаларга да әзер булуларын әйткән.
Адвокат Руслан Нәгыев әйтүенчә, шәһәр админитстрациясенең мәхәлләгә бердәнбер дәгъвасы – мәчет төзелгән җирнең категориясе туры килмәве.
— Шәһәр төзелеше кануннарының иске язылышына ярашлы, бинаны торгызу һәм төзекләндерү вакытында рөхсәт алу таләп ителмәгән. Моннан кала, җирне торак төзелеше категориясеннән торак булмаган биналар категориясенә күчерү район администрациясе акты нигезендә башкарылган, ул вакытта әлеге оешма андый карарлар кабул итәргә вәкаләтле булган. Җирләргә категория бирү һәм зоналарга бүлү соңрак эшләнгән, – дип аңлатты Нәгыев.
Адвокат кануннар һәм җирне теркәү тәртибе үзгәрүдә мәхәлләнең гаебе юк, дип белдерә. Җирләрне категорияләргә билгеләү мәчет урынын милек итеп рәсмиләштергәннән соң 10 ел узгач кертелде, дип искәртә Нәгыев. Мәчет салыначак җирне һәм шул кишәрлектә урнашкан өен бер татар имамы вафат булыр алдыннан мәхәлләгә бүләк итеп калдырган. Аның өе урынында төзелгән мәчеткә аның исемен биргәннәр – "Фәйзулла" дип атаганнар.
— Мәхәллә 15 елдан артык вакыт дәвамында җир кишәрлегенә андагы бинага ачык һәм намуслы рәвештә хуҗа булып торган, бөтен салымнарны түләгән. Бөтен үзгәрешләр тиешле дәүләт оешмасында теркәлгән. Без администрациянең мәчетне сүтү турындагы шикаяте кире кагылырга тиеш дип саныйбыз, – диде Нәгыев.
Русиядә мәчетләр төзелешенә каршы хәрәкәт инде күптән дәвам итә. Мәскәү, Калининград, Ростов, Екатеринбур һәм башка төбәкләрдә мөселманнар мәчетләр төзелеше өчен көрәшә. Соңгы берничә елда Казанда да мәчетләр төзелешенә каршы чыгып киләләр. Мондый хәлләр 2017-2019 елларда Казанның Хороводная урамында "Рөстәм" һәм 2019 елда Казанның Авиатөзелеш районындагы "Рәхмәтулла" мәчетенә каршы булды. Әмма бу ике мәчет төзелеп бетеп, инде эшли башлады.
Шулай ук Казансу ярында төзелергә мөмкин Җәмигъ мәчетенә каршы да петиция чыкты. Соңрак ул урында төзүне яклаучы петиция барлыкка килде. Азатлык сөйләшкән белгечләр әйтүенчә, Русия төбәкләреннән аермалы буларак, Казанда мәчетләргә каршы чыгу идеологик карашка бәйле түгел.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!