Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мемориал" оешмасы Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим ителде


Бу тәкъдим белән Эстония парламентының "Алексей Навальныйны һәм Русиянең башка сәяси тоткыннарын хуплаучы депутатлар төркеме" исемле берләшмә чыккан.

Эстониянең депутатлар төркеме "Мемориал"ны (оешма һәм хокук яклау үзәге "ят агентлар" дип танылды) Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим иткән. Бу хакта Эстония парламентындагы чыганакка сылтама белән хокук яклау үзәге хәбәр итә.

Премиягә тәкъдим итү фикере белән Эстония парламентының "Алексей Навальныйны һәм Русиянең башка сәяси тоткыннарын хуплау депутатлар төркеме" чыккан.

Алар премиягә кайсы юридик затның тәкъдим ителүенә ачыклык кертмәгән, чөнки "башлангычы булып академик Андрей Сахаров торган "Мемориал" – халыкара җәмәгатьчелек күзендә бер бөтен, "Халыкара Мемориал" һәм Хокук яклау үзәге – аның өлешләре".

28 декабрьдә Русиянең Югары мәхкәмәсе Баш прокуратура дәгъвасы нигезендә "Халыкара Мемориал"ның эшчәнлеген туктату турында карар чыгарды. Бер көннән соң Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе "Мемориал" хокук яклау үзәгенә ("ят агент" дип танылды) карата булган дәгъва нигезендә дә шундый ук карар чыгарды.

Ликвидацияләүне Европа шурасында, Европа берлегендә, АКШта, Канадада һәм Британиядә тәнкыйтьләделәр. Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) Русиядән ликвидацияләү турындагы карарларны тормышка ашыруны туктатып торуны таләп итте, таләпкә күрә, башта ЕСПЧ Русиянең сәүдәгә корылмаган оешмалары, шул исәптән "Мемориал" 2013 елда "ят агентлар" турындагы канунга каршы биргән шикаятьне карап, карар чыгарырга тиеш.

"Мемориал" хокук яклау үзәген шулай ук "террорчылык һәм экстремизмны аклауда" гаепләделәр, үзәк белән бәйле булган "ОВД-Инфо"ның (Русиядә "ят агент" дип танылды) сайты Русиядә томаланды. "Мемориал" гаепле булуын кире кага һәм мәхкәмә карарларын шикаять итәчәк.

2021 елда Нобель тынычлык премиясен "Новая газета"ның баш мөхәррире Дмитрий Муратов һәм филиппин журналисты Мария Ресса алган иде. Бүләк аларга "демократия һәм тынычлыкның шарты булган ирекле фикер белдерүне яклау тырышлыклары өчен" бирелде. Премиядән алынган акчаларының күпчелек өлешен Муратов хәйриягә юллады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG