Интернетта иярченнән төшерелгән фотолар барлыкка килде, аларда Украинага якында гына, Беларусның Гомель өлкәсендәге Зябровка һава аланы тирәсендә урнашкан Русия гаскәрләре күренә диелә.
Хәрби белгечләр сүзләренчә, фотоларда кыр һоспитале дә күренә, гадәттә мондый һоспитальләр хәрби күнегүләр вакытында кулланылмый, диелә.
10 февральдә Русия белән Беларусның уртак "Союзная решимость – 2022" исемле хәрби күнегүләре башланды. Ун көнлек күнегүләрнең максаты – "саклану операциясе барышында читтән килгән агрессияне туктату, террорчылыкка каршы тору һәм Берлек дәүләтенең мәнфәгатьләрен яклау бурычларын башкаруга әзерләнү" дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы.
Русия гаскәрләре Беларус-Украина чигенә якында гына тупланган. Көнбатыш, Русия алга таба Украинага бәреп керү өчен, бу җирләрдә гаскәрләрен арттыра, дип сагая.
Соңгы бәяләмәләргә күрә, Украина чикләрендә 120 меңләп Русия хәрбие тупланган. Шул ук вакытта, Русия чиге белән чагыштырганда, Беларус чигеннән Киевкә кадәр ара кыскарак.
Мәскәү һәм Мински әлегә Зябровкада кыр һоспитале оештырылуы турындагы мәгълүматка фикер белдермәде.
Reuters агентлыгы гыйнварда, Украина белән чиккә якын булган Русия гаскәрләренә төрле медицина препаратлары һәм күчереп салу өчен кан китерелгән, дип хәбәр иткән иде. Украина саклану министрлыгы моны, психологик басым ясау максатындагы "мәгълүмат интервенциясе" дип атап, кире какты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!