Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә хәрби күнегүләр барышында баллистик һәм һипертавышлы ракетлар җибәрелгән


Владимир Путин һәм Александр Лукашенка
Владимир Путин һәм Александр Лукашенка

Русия күнегүләре Мүнһендәге Иминлек конференециясе узган вакытта оештырылды. Мәскәү анда катнашмый.

Русия гаскәри башлыгы Владимир Путин җитәкчелегендә кораллы көчләр стратегик күнегүләр уздырды. Аның барышында баллистик, һипертавышлы һәм канатлы ракетлар очырылган. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Күнегүләрдә Һава-космик көчләр, Көньяк хрби бүлге, Стратегик ракет гаскәрләре, Төньяк флот һәм Кара диңгез флоты катнашкан диелә.

Путин Беларус лидеры белән күнегүләр барышын Кремльдәге ситуацион үзәктән күзәткән.

Күнегүләр барышында "Плесецк" галәм аланыннан Камчаткадагы "Кура" полигонына "Ярс" континентара баллистик ракеты, Әстерхандагы полигоныннан "Искәндәр" канатлы ракетын җибәрелгән.

Моннан тыш, "Кинжал" һәм "Циркон" һипертавышлы ракетлар һәм "Калибр" канатлы ракеты җибәрелгән. Бөтен ракетлар да максатларга барып ирешкән диелә.

Русия күнегүләре Мүнһендәге Иминлек конференециясе узган вакытта оештырылды. Мәскәү 1999 елдан бирле әлеге чарада беренче тапкыр катнашмый калды. Конференциядә, аерым алганда, Кремльнең көнбатыш илләреннән иминлек гарантияләре таләп итүе турында фикер алышулар бара.

Узган елның декабрендә Русия АКШ һәм НАТОга үзенең иминлек гарантияләре турындагы таләпләрен җиткергән иде. Аерым алганда, Мәскәү НАТОның киңәймәвен һәм альянсның хәрби инфрраструктурасын 1997 елгы хәлгә кайтару гарантияләрен таләп итә. Мүнһендә чыгыш ясап, НАТО секретаре Йенс Столтенберг әлеге таләпләр "үтәлә алмаслык" диде.

Мүнһен конференциясе рәисе Вольфганг Ишингер чарада Русиянең булмавын хата дип атады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG