Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Садри Максудины искә алу чарасы узды


Яшьләр Садри Максуди һәйкәле янында
Яшьләр Садри Максуди һәйкәле янында

“Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары татарның танылган сәясәтчесе Садри Максудины Казандагы һәйкәле янында догалар укып, чәчәкләр салып искә алды.

20 февральдә Садри Максудиның үлеменә 65 ел тулуны искә алу чарасы уннан артык кеше катнашында Казандагы "Истанбул" паркында куелган һәйкәле янында үтте. Бу турыда Азатлыкка, берлек рәисе Наил Нәбиулллин әйтте.

Ул бу чараны, Садри Максудиның шәхесенә, тормышына, аның хезмәтләренә игътибар җәлеп итү максатыннан чыгып оештыруларын әйтте.

"Садри Максуди бик күпләргә үрнәк булырдай шәхес. Ул күренекле сәясәтче. Сарбонна университетында укыган беренче мөселман-татар пофессоры. Ике тапкыр Русия думасында һәм ике тапкыр Төркия парламентында депутат булган шәхес.

Садри Максуди Русия думасында чыгыш ясаганда "Иртәме соңмы, минем хокукларым, сезнең хокуклар кебек бер тигез булачак", дигән. Ягъни ул гомер буе татар һәм башка төрки халыкларның да хокукларын яклаган һәм моның өчен җаны тәне белән көрәшкән. Татарстан дәүләт шурасындагы депутатларыбыз да аннан үрнәк алсын иде", диде Нәбиуллин.

Наил Нәбиуллин, хәзер ничек кенә авыр булмасын халыкларның хокуклары өчен демократик юл белән көрәшергә кирәк, дип саный.

"Нәкъ менә шуңа күрә бүген Садри Максудины күтәрү, аны таныту, аны милләтебезгә кире кайтару бик мөһим. Безнең менә бу искә алу чарасы да Садри Максудины халкыбызга таныту өчен эшләнә", дип җиткерде.

Нәбиуллин фикеренчә, Садри Максуди булсын яисә башка танылган татар шәхесләре булсын, алар милләтнең көзгесе булып тора һәм аларның туган вә үлем көннәрен искә алу бик әһәмиятле роль уйный.

"Бу шәхесләрне хәтерләү-ул безнең милләтебезне чагылдыра. Без Хәтер көне уздырып Казанның яулап алынуын искә алабыз. Димәк әле милләтнең хәтере бар дигән сүз. Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура кебек шәхесләрне без искә алган чакта милләтебезнең дә киләчәге бар дип уйлыйм, чөнки хәтер-бик көчле нәрсә. Шәхесләребезне барлау, хәтерләү, аларны башкаларга искә төшерү – бу милләтнең өлгергәнлеген, аның рухи көчен күрсәтә. Садри Максуди кебек бөек шәхесләребезне искә алабыз икән, милләтебезнең дә киләчәге булыр", ди "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе.

Наил Нәбиуллин бүген Татарстанда татарның танылган шәхесләрен тиешенчә дәрәҗәдә искә алмауны ике төп сәбәпкә бәйләп аңлатты.

"Беренчесе белемсезлектер дип уйлыйм. Инициатива белдерүчеләр юктыр. Дәүләт хезмәткәрләре безгә артык эш кенә булмасын дигән уй белән яши.

Ә икенче сәбәп сәяси яссылыкта ята. Аңларга кирәк, Садри Максуди кебек дөнья дәрәҗәсендәге шәхесләребез милләтебезнең йөрәгендә зур горурлык хисләре уятырга мөмкин һәм бу хисләре уянган вакытта билгеле бер сораулар тууы ихтимал.

Әйтик, ни өчен Садри Максуди урамы Казан читендә ике йортлы урамга бирелгән, ни өчен Садри Максуди безнең мәктәпләрдә өйрәтелми, ни өчен Садри Максудиның Казанда музее юк һәм башка шуның ише сораулар барлыкка килергә мөмкин. Татарларның милли горурлыгы уянуы ихтимал. Ә бүгенге шартларда ни кызганыч безнең милли горурлык күбрәк җыр һәм биюгә генә барып тоташа. Татарны күбрәк җырлап-биеп йөрүче халык итеп күрсәтү бара", дип җиткерде Азатлыкка милли активист Наил Нәбиулллин.

Садри Максуди ХХ гасырның беренче чирегендә Идел-Урал төбәгенең иң мәшһүр шәхесләреннән санала. Татарлар арасында чит илдә белем алган сирәк кешеләрнең берсе ул. Максуди Русиянең икенче һәм өченче Дәүләт думасына әгъза булып сайлана, Идел-Урал штаты рәисе була.

Садри Максудига Казанда һәйкәл 2016 елның декабрендә ачылды. Аны ачканда Төкрия премьер-министры Бинали Йылдырым да катнашты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG