АКШ президенты Джо Байден фикеренчә, Русия гаскәренең Украинада күренеп торган уңышлары булмау сәбәпле, ил президенты Владимир Путин "диварга кысрыкланган". Байден фикеренчә, Путин көнбатыш дөньясының бердәмлеген һәм Украинаның Русия агрессиясенә каршы тору көчен бәяләп бетермәгән. Бу хакта ул эшмәкәрлек вәкилләре белән Вашингтондагы очрашуда белдерде.
Шул ук вакытта, Байден фикеренчә, Путинны никадәр ныграк "диварга териләр", ул шуның кадәр агрессиврак тактика кулланырга мөмкин.
Мондый агрессив тактиканың мисалы итеп ул Русиянең һипертавышлы корал куллануын атады, шул рәвешле АКШның мондый корал кулланылуны теркәвен рәсми раслады.
Байден сүзләренчә, Русия һипертавышлы ракет очыртты, чөнки "бу - аларның нәтиҗәлелегенә ныклы ышаныч белән куллана алырдай бердәнбер корал төре".
Алданрак Русиянең саклану министрлыгы Украинадагы объектларга каршы ике мәртәбә "Кинжал" һипертавышлы ракеты кулланылуы турында белдергән иде.
Шулай ук АКШ президенты Русия Украинада химик корал кулланырга мөмкин дип сагая. "Ул НАТО, Украина яки Кушма Штатлар шундый әйбер эшләргә җыеналар дип берәр нәрсә турында сөйли башласа, димәк моны үзе эшләргә әзерләнә дигән сүз. Мин шаярмыйм ", диде Байден.
Алданрак Русиянең саклану министрлыгы имештер Украина химик корал кулланып провокация оештырырга әзерләнә дип белдергән иде.
АКШ президенты шулай ук Кушма Штатларның Европада химик та, биологик та кораллары булмавын искәртте.
АКШ президенты искәртүенчә, Украина Көнбатыштан алган коралларны нәтиҗәле куллана, бу "Русия гаскәрләре, аларның танклары, боралаклары һәм очкычлары өчен хаос тудыра". Аерым алганда АКШ һәм аның беректәшләре Украинаны һава һөҗүменә каршы чаралар һәм танкларга каршы корал белән тәэмин итә.
23 мартта Байден Европага юл тотачак, 24 мартта НАТО саммитында катнашачак, ул Русиянең Украинага бәреп керүенә багышлана. 25 мартта АКШ президенты Польшага барачак. Кушма Штатлар беректәшләре белән бергә Русиягә каршы чикләүләрне кырыслату һәм Украинаны алга таба корал белән тәэмин итү мөмкинлеге турында фикер алышачак.
24 февральдә Русия Украинага сугыш башлады. Бер айга якын вакыт эчендә Русия гаскәрләре ил җирләренең бер өлешен басып алды, шулай да, көнбатыш күзләүләре бәяләмәсенә күрә, әлегә куелган хәрби максатларга ирешә алмаганнар. Соңгы көннәрдә Русия гаскәрләренең алга китүе булмады диярлек. Атышлар нигездә Донбасста дәвам итә, шулай ук Украинадагы төрле объектларга ракет һөҗүмнәре бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!