Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габдулла Тукай – мәсәлләр (басни)


Фрагмент из мультфильма "Шүрәле" производства "Татармультфильм"
Фрагмент из мультфильма "Шүрәле" производства "Татармультфильм"

26 апреля традиционно празднуют день татарского языка, ведь это день рождения известного татарского поэта Габдуллы Тукая. Мы адаптировали несколько детских басен Тукая, записали к нему аудио, подготовили перевод ключевых фраз и тест.

Тукай мәсәлләре (басни)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:39 0:00

Бәхет

Счастье

Бер шәһәрнең читендә өч агай-эне торалар иде. Нинди эшкә тотынсалар да, нигәдер эшләре уңмый иде.

Моның сәбәбен алар үзләрендә эзләмәде. Уңышсызлыкны бәхетсезлектә күрде.

Бер көнне Бәхет боларга кунакка килде. Әмма туганнарның күзенә күренмәде. Ул аларга бар эшләрендә дә ярдәм итәргә сүз бирде.

Ул вакытта өч туганның берсе сәүдә эше белән шөгыльләнә иде. Бәхет аңа ярдәм күрсәтте. Һәм сәүдәгәр берничә көндә бик баеды.

Шул ук вакытта икенче кардәш судта писарь иде. Бәхет ярдәмендә ул да хаким дәрәҗәсенә күтәрелде, медальләр алды.

Сез инде өченчесенә дә Бәхет ярдәм иттеме, диярсез.

Ник итмәсен, итте. Өченче кардәш чебен тота иде. Хәзер, Бәхетнең ярдәме белән, кулын селтәгән саен чебен тота башлады.

Бәхет кунакка гына килде, дигән идек бит. Дөрес, Бәхет озакламады, китте.

Ике карендәш бай һәм дәрәҗәле булдылар. Өченчесе, явыз Бәхетне сүгеп, авылдан авылга, сукрана-сукрана, капчык тотып теләнергә китте.

* * *

Укучы! Шушы хикәядә кем гаепле икәнен үзең хәл ит.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
шәһәрнең чите – край города
агай-эне – братья
эшкә тотынса – если возьмётся за дело
эше уңмый – дело не спорится
сәбәбен эзләмәделәр – причину не искали
уңышсызлык – неудача
кунакка килде – пришёл в гости
күзенә күренмәде – не попадалось на глаза
ярдәм итәргә – помочь
сәүдә эше белән шөгыльләнә – занимается торговлей
баеды – разбогател (бай-богатый,богач)
кардәш – = родственник, брат
хаким дәрәҗәсенә күтәрелде – поднялся до статуса судьи
кулын селтәгән саен – каждый раз, когда взмахивал рукой
озакламады – не задержался
сүгеп – браня
сукрана-сукрана – ворча
теләнергә китте – пошёл побираться
кем гаепле – кто виноват
үзең хәл ит – решай сам

Бер Гөл

Один цветок

Урманның бер почмагында бер Гөл үсә иде. Бер көнне аның чәчәге кинәт шиңә башлады.

Бичара Гөл хәсрәткә бирелде. Ул үзенең тәмам үлүен көтә иде.

Гөл шул өметсезлек эчендә дә өмет тапты, Аллаһы Тәгаләгә ялвара башлады: "И Раббым! Рәхмәтең белән бу караңгы җиргә дә Кояш яктысын төшерсәң, мин бәхетсез Гөлең дә, бәлки, терелеп, матурланып китәр идем!"

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
гөл – цветок, комнатное растение
кинәт шиңә башлады – вдруг начал вянуть
хәсрәткә бирелде – загоревала
тәмам үлүен – окончательную смерть
​өметсезлек эчендә – в безнадёжности
ялвара башлады – начала умолять, призывать, молиться
кояш яктысын төшерсәңесли подаришь солнечный свет
терелеп китәр идем – выздоровела бы

Гөлнең бу сүзләрен бер Коңгыз ишеткән. Гөлдән көлеп: "И бичарам, син бигрәк саф күңелле икәнсең! Ничек сиңа Кояшның яктысы төшсен? Кояшның кайгысы синдә генә дип беләсеңме? Юк, дустым, Кояшның кырларны, игеннәрне, имәннәрне, наратларны яктыртасы һәм җылытасы бар. Аның синнән башка да эше җитәрлек. Син безнең шикелле очсаң, Кояшны күрер идең. Әмма Кояш урман араларына килеп, сине эзләмәс бит. Син Кояштан өметеңне өз, аны борчыма", – диде.

Шул вакыт таң атты, Кояш чыкты, бөтен дөньяны ялтыратты. Аның җылысында Коңгыз да коенды, Гөлгә дә хәл керде.

Караңгылыктан тәмам һәлак була язган бичара Гөл дә Кояш нурыннан яңадан җанланды.

* * *

Укучылар! Сез кояштан үзегезгә үрнәк алыгыз. Кояш яхшыларга да, яманнарга да бертигез карый, бертигез яктылык бирә. Шуның өчен аңа һәркем һәм һәрнәрсә рәхмәтле.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
коңгыз жук​
саф күңелле
–​ наивный
кайгысы синдә генә – до тебя только дело есть
кыр
–​ поле
иген
–​ хлеб
имән
–​ дуб
нарат
–​ сосна
эше җитәрлек – достаточно работы
өметеңне өз – перестань надеяться
борчыма не беспокой
ялтыратты
–​ осветило
коенды
–​ искупался
һәлак була язган – чуть не погибла
үрнәк алыгыз – берите пример
бертигез карый
–​ относится одинаково

Чүлмәк белән Казан

Горшок и казан​

Чүлмәк белән Казан бик дус иделәр. Алар гомер буе аерылмаска дип сүз бирештеләр.

Берзаман Казан дөнья күрергә, сәяхәт итәргә булды. Алар Чүлмәк белән бергә арбага утырып киттеләр.

Юлда ташлы таулардан, тигезсез күперләрдән үтәргә туры килде. Чүлмәкнең хәле минут саен начарлана барды.

Шулай булса да, Чүлмәк үзенең Казан белән дус булуын онытмады. Шуңа зарланмады, кире кайтырга сорамады.

Ерак барганнардырмы, мин белмим. Әмма Чүлмәк кисәкләргә ярылып кайткан иде.

***

Дустым, шуны бел: Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәк.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
чүлмәк белән казан – горшок и казан​
гомер буе аерылмаска – не расставаться всю жизнь
дөнья күрергә – увидеть мир
сәяхә итәргә – путешествовать
арбага утырып – сев на телегу
ташлы таулардан, тигезсез күперләрдән үтәргә – пройти по каменным горам, неровным мостам
зарланмадыне жаловался
кисәкләргә ярылып – разбившись на кусочки
тигезлек=тиңлек – равенство

*****

Интересные басни, правда? Очень надеемся, что вам понравилось. Также у нас есть следующие произведения Тукая в адаптированном формате:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Тукай мәсәлләре

Тест: Тукай мәсәлләре

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG