Accessibility links

Кайнар хәбәр

24 апрельдә Әнкарада Тукайны искә алачаклар


Ул татар шагыйре һәйкәле янында узачак.

24 апрельдә Төркия башкаласы Әнкарада Габдулла Тукайны искә алачаклар. Мәрасим шагыйрьнең һәйкәле янында узачак. Бу хакта чараны оештыручы жәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Азатлыкка хәбәр итте.

"Без Тукайның тормыш юлы белән таныштырачакбыз. Аның шигырьләрен сөйлиячәкбез. Татарны үзең искә алмасаң, башка беркем дә искә алмас. Татар булу өчен телен дә, әдәбиятын да, тарихын да белергә кирәк. Миңа калса, бу мөһим эшләр", диде ул.

Шул ук вакытта Роза Корбан Әнкарадагы Тукай һәйкәленең торышына да борчылуын белдерде. Өч ел элек аңа машина бәрелеп, ташлары җимерелгән иде. Җирле түрәләр ташларын тәртипкә китергән, ләкин урыныннан төшкән шагыйрь исеме язылган хәрефләр һаман да төзәтелмәгән.

26 апрельдә дөньяда татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алалар. Тел активистлары оештыра торган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен быел Бауман урамында уздырырга рөхсәт итмәделәр. 16 ел дәвамында уздырылып килгән чара беренче тапкыр Камал театры каршысында узачак.

Әнкарада татар җәмгыяте һәрдаим милли җыеннар, шул исәптән Хәтер көнен уздырып киләләр.

Узган ел АТА оешмасы Әнкара шәһәр идарәсен урамнарның берсенә Сөембикә исемен бирергә чакырган иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG