Татарстан ЮХИДИ башлыгы Ленар Габдрахманов Русия ЮХИДИ башлыгы урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта Русия ЮХИДИ сайтында хәбәр ителә.
"4 майда полиция полковнигы Ленар Ринатович Габдрахманов Русия эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү баш идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнде", диелә хәбәрдә.
Ленар Габдрахманов 1980 елның 25 августында Казанда туган. 1999 елның августыннан Дәүләт автоинспекциясендә юл-патруль хезмәте (ДПС) инспекторы булып эшли башлаган.
2004 елның ноябрендә Татарстан ЮХИДИнең ДПС полкы ДПС батальоны командиры итеп билгеләнгән.
2015 елның октябреннән Татарстан ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте һәм хокук саклау оешмалары белән бәйләнеш бүлекчәсен җитәкләгән.
2016 елның октябреннән 2022 елның маена кадәр Татарстан республикасы ЮХИДИ башлыгы булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!