Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган туфрак (Родная земля) — Әмирхан Еники


Читаем известного татарского классика Амирхана Еники! Сегодня у нас рассказ "Туган туфрак" (Родная земля), написанный в 1959 году. Главная героиня не очень любит родную деревню, но по наказу умершего дедушки решает вернуться туда ещё раз... Текст сокращен, к нему прилагается аудио, перевод фраз.

Туган туфрак (Әмирхан Еники)
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:46 0:00

I

Клараның бабасы, мәрхүм, аңа: "Клара бәбкәм, безнең Каракошка бер кайт, ата-бабаңның туган туфрагы бит ул!" – дип әйтә иде. Бабасының бу сүзләренә каршы Клара нәрсә әйтергә белми иде. "Туган туфрак" дигән нәрсә аңа билгесез, ят иде. Бабасының сүзләре аңарда бернинди теләк тә, кызыксыну да уятмый иде. Клара – шәһәр кызы. Ә нәрсә ул авыл? Салкын, пычрак көзләрдә бәрәңге казыды. Чыланды, туңды, тыгыз өйләрдә тараканнардан җирәнеп йоклады. Бернинди кызык та, матурлык та тапмады ул авылда.

Иске авылда хәерчелек, караңгылык, наданлык, вәхшилек кенә булган. Байлар ярлыларны изгәннәр, крестьяннар гел ач булганнар. Йә, моның нәрсәсен сагынасың? Дөрес, бабасы Кларага авылның рәхәт, күңелле, матур чаклары турында да сөйли иде. Шундый вакыта Клара аның сүзен бүлдереп: "Куй инде, бабай, мактама инде син иске авылны. Йә, сезнең шул Каракошыгызда элек мәктәп булганмы, клуб, радио, электр булганмы?"

Үткән көздә Клараның бабасы каты авырудан соң дөнья куйды. Хәзер гаиләдә Каракошны телгә алучы да юк. Ләкин нигәдер, бабасы үлгәч, Клара авыл турында күп уйланды. "Безнең "туган туфрагыбыз" бит ул, миңа бабай кайтырга кушты бит", – дип уйланды.

Кларага тагын бер ел гына укыйсы калды. Аннан институт тәмамлана, вакыт булмый. Шуңа ул соңгы каникулда Каракошка кайтырга булды.

Слова и выражения:
мәрхүм – покойный
бәбкәм ум.-ласк. деточка
Каракош чёрная лебедь
туган туфрагы – родная земля
сүзләренә каршы – против слов
ят – чужой
бернинди теләк тә, кызыксыну да уятмый – не пробуждало ни желания, ни интереса
бәрәңге казыды вскапывала картошку
чыланды, туңды промокала, мёрзла
җирәнеп йоклады спала с отвращением
хәерче+лек нищий/нищета, бедность
наданлык – необразованный/необразованность
вәхшилек варварство, зверство
ярлыларны изгәннәр притесняли бедных
мактама не нахваливай
дөнья куйды — (фразеолог.) умер
телгә алучы – упоминающий
тәмамлана завершается

II

Клара туры Каракошның үзенә түгел, ә күчеп утырган Зиреклебаш авылына кайтты. Монда аларның бердәнбер якын туганнары Рәхмәй абый тора иде. Дөрес, Каракошның үзендә дә кардәш күп булырга тиеш. Ләкин бабасы үлгәч, алар ничектер билгесез булып калдылар.

Авылда Клараны Рәхмәй абыйсы каршы алды. Ул монда гаиләсе – хатыны һәм улы Алмас һәм кызы Алсу белән яши иде.

Кунакны сыйлагач, сораштыргач, чоланда йокларга яткырдылар. Монда урын аз иде. Әмма Клараны каен себеркесе, киптерелгән шифалы үләннәрдән аңкыган ис таң калдырды. Клара ап-ак зур, шулай ук үлән исе сеңгән мендәргә ятта. Моңарчы беркайчан да мондый рәхәтлек тоймаган сыман булды аңа. Шушы исләр арасында йомшак мендәрдә ул тиз арада изрәп йокыга талды.

Иртән кунак өйдәгеләрнең тавышын ишетмәде. "Мине уятмас өчен тавышланмыйлардыр", – дип уйлады Клара. Әмма өйдә беркем юк иде. Рәхмәй абый инде эшкә киткән, ә аның хатыны көтүне озатып кайтып килә иде. Хәтта балалар да урамда йөгереп йөриләр иде. Шулай, авылда кояш шәһәрдәгегә караганда иртәрәк чыга шул.

...Клара өчен биредә һәрнәрсә яңа, сәер, кызыклы иде. Менә өй эче. Ап-ак зур мич, кечкенә тәрәзәләр. Тәрәзә төпләрендә савытларда гөлләр... Тәрәзә яңакларында – озын кызыл сөлгеләр, ак челтәр... Түр почмакта пыяла капкачлы кара шкаф. Пешерә торган урында төрле төстәге, төрле сервизлардан савыт-сабалар; киштәдә ниндидер китаплар... Өйне икегә тимер карават бүлгән. Аннары кулдан эшләнгән агач кәнәфи, саргайган калын аяклы зур урындыклар, шундый ук гади өстәл, өстәлдә җиз самавыр... Тагын нәрсә? Менә яңа "ходиклар", калаена Кремль манарасы төшерелгән... Менә календарь...

Баймы-ярлымы бу – Клара анысын белми иде. Кем белә, менә бу самавырдан бабасы гына түгел, бәлки, бабасының әти-әниләре дә чәй эчкәннәрдер әле. Һәрхәлдә, монда искесе, яңасы бергә иде.

Чәйдән соң Клара киемен алыштырды. Җиңсез ак кофточка һәм киң итәкле чуар юбкадан ул нечкә билле чегән кызына охшаган иде.

...Инде авылны күрергә кирәк. Яшь җиңгәчәсе фермага китте, карт җиңгәчәсе өй эшләренә тотынды. Кларага иптәшкә балалары Алмас белән Алсу калды. Ул балалар белән урамга чыкты.

Беренче булып каршыларына бер бабай чыкты.

– Исәнме, кызым? – диде ул.

– Исәнмесез, бабай!

– Безнең кызларга охшамагансың, кайдан син үзең?

– Мин шәһәрдән, бабай!

– Шәһәрдән? Өфедән алайса?

– Юк, Казаннан...

Бабай бәйләмен җиргә куйды.

– Казанна-ан?.. Бик ерактан килгән кунак икәнсең! Кемгә кайттың соң син?

– Менә Рәхмәй абыйларга, – диде Клара.

– Ә, Рәхмәйләргә... Соң син үзең, канатым, кем кызы буласың?

– Мин... мин, бабай, ни, Кәбир кызы булам.

– Кәбир? Кайсы Кәбир?.. Кем Кәбире?.. Нигә мин белмим икән аны?

– Бабай, сез аны белмисездер. Әтием авылдан бик күптән киткән. Бәлки, әтиемнең әтисен, минем бабамны беләсездер?

– Кем ул бабаң?

– Мөхәммәтҗан. Каракошта торган ул.

– Мөхәммәтҗан! Тукта, тукта, Хамматшаның бертуган агасы Хамматҗанмы?

– Әйе.

– Ә-ә, әнә ничек икән! Хамматҗан кода исән-саумы соң?

– Юк, бабай, үлде инде ул! Былтыр көз...

– Үлде? Иһи-һи...

Бабай дога укый башлады.

– Рәхмәт! – диде Клара, нигәдер калтырый башлаган иреннәрен көчкә хәрәкәтләндереп...

Иртәге көндә барысы да Каракошка барырга уйладылар.

Слова и выражения:
күчеп утырган – переехавший
кардәш күп – много родственников
каршы алды встретил
кунакны сыйлагач
после угощения гостя
сораштыргач – после распросов
шифалы үләннәрдән аңкыган ис таң калдырды – восхитил аромат, выделяющийся из лечебных трав
үлән исе сеңгән – пропитанная запахом травы
рәхәтлек тоймаган сыман – будто не чувствовала расслабления
изрәп – размокнув
тавышланмыйлардыр – наверно, не шумят
көтүне озатып – выгонив скот
шәһәрдәгегә караганда – чем в городе
сәер – странно
тәрәзә яңакларында – на наличниках
сөлгеләр – полотенца
челтәр – штора
түр почмак – дальний угол
пыяла капкачлы – со стеклянной крышкой
киштә – полка
кәнәфи – кресло
саргайган – пожелтевший
җиз самавыр – чугунный самовар
һәрхәлдә –во всяком случае
җиңсезбез рукавов
киң итәкле чуар – пёстрый с широким подолом
чегән – цыган
иптәшкә – в спутники
охшамагансың –​ не похожа
Өфе –Уфа
канат –крыло
былтыр –в прошлом году
калтырый башлаган иреннәрен көчкә хәрәкәтләндереп –​ еле двигая трясущимися губами

III

Икенче көнне Рәхмәй абыйсы Кларага авылның тауларын күрсәтте. Монысы имәнлек, монда инеш ага, дип сөйләде ул. Әйе, Клара боларның барысын да бабасыннан ишеткән иде. Шуңа күрәдер аңа бу кырлар, бу таулар, бу урманнар электән үк таныш сыман иде. Хәтта берара күңелендә: "Тукта, мин боларны үз күзләрем белән кайчандыр бер күрдем түгелме соң?" – дигән сәер, шул ук вакытта ләззәтле сизенү туды. Бик ышанасы килде шуның чын булуына! Ләкин... юк, күргәне юк, әлбәттә. Әмма бу хистән ул ихтыярсыз эченнән генә берничә тапкыр: "Туган туфрак, туган туфрак!" – дип кабатлады.

Ике тау арасындагы текә юлдан төштеләр, инешне кичтеләр һәм авылның зур урамына керделәр... Менә сиңа Каракош!

Тәҗрибәле күз бу авылның кайчандыр бик зур булганын чамалар иде. Төп урамның бер очыннан икенче очы күренми... Тагын янәшә сузылган һәм аркылы узган урамнар да бар. Кыскасы, искечә әйткәндә, элек бу өч-дүрт озын урамлы бер авыл булган. Заманында Каракоштан өч-дүрт кечерәк авыл бүленеп чыккан. Аннары елдан-ел күченеп киткәннәр... Колхозлашу елларында мондый зур авылдан сөрелүчеләр дә булгандыр. Каракош күпне күргән авылдыр.

Авыл уртасында туктадылар. Каршыларында нык йорт тора иде. Бу Клараның ерак туганы Сәйфетдин агайның йорты. Кунакны каршы алдылар, сыйладылар. Аннан туганы Клараны югары очка алып китте. Алар ике йорт арасындагы иркен бер буш урында туктадылар.

– Менә шушы була инде бабаңнарның утырган җирләре, Иркә туташ! – диде ул. Клараның җиңгәсе моны әкрен әйтте, әйтерсең, алар кабер өстендә иделәр.

Клара берни аңламады. Нәрсә соң бу?.. Урамнан инешкә кадәр алабута, кычыткан, әрекмән баскан буш җир. Бу урында кайчандыр кемнеңдер йорты булганын күз алдына китерү авыр.

Җиңгәчәсе Кларага йортның тарихын сөйләде. Бабасы Клараларга күчкәч, йортны Хисами исемле кешегә саткан. Ә ул башка совхозга күчкәндә, йортны алып киткән.

Шушы икән инде... "нигез"!..- дип уйлады Клара. Бернинди кызгану кебек нәрсә хис итмәде Клара. Ул үзен алданган сыман хис итте. Әгәр бабасы үзе бу ташландык урынны күрсә, нишләр иде икән? Түзмәс иде, елар иде... Туган җирем, гомер иткән җирем, дип, шәһәрнең дүрт стенасы эчендә гел сагынды бит ул!

– Бабай: "Бакчабыз бар, бакчабызда зур каен үсә", – дип сөйли иде. Кайда икән ул?

– Каенмы?.. Ә әйе, бар иде шул, бар иде... Кистеләр. Каенын да, барысын да кистеләр... Бабаң картайды. Малайлары таралды. Карчыгы үлде. Ялгыз нишләсен ул монда?.. Барысын сатты да китте...

Кич туганнар Каракоштан киткән авылдашларының язмышлары турында сөйләштеләр. Клара шуңа гаҗәпләнде: Каракоштан дөньяга сибелгән кешеләр бик күп икән... Ерак Көнчыгыш, Себер, Урта Азия, Урал, Мәскәү, Ленинград, Киев, Баку – кая гына китмәгәннәр алар! Тагын шунысы кызык – кайда булсалар да, ниндидер нечкә җепләр аларны Каракош белән һаман бәйли икән әле.

Дөрес, Каракошның мактап күрсәтерлек әллә нәрсәсе юк. Шулай да Клара өчен экскурсияне дәвам иттеләр.

Авылның мәчете инде искергән. Түбә такталарына яшел мүк чыккан, бүрәнәләре каралган. Кларада мәчет шомлану хисе уятты. Ә бабасы мәчетнең мәдрәсәсендә укыганын сөйли иде. Анысы хәзер юк, күрәсең. Әйе, бабай заманындагы нәрсәләр акрынлап менә шулай череп, юкка чыгып беткәндер яки бетеп баралар икән инде... Алар урынына әнә бабай күрмәгән, бабай белмәгән яңалары туа...

Мактаулы Каракош! Клара үзенчә бик кызыксынып, сынап карый аңа. Монда беренче күзгә ташланган нәрсә – таулар иде. Бабасы аларны мактап, олылап җырлый иде. Ә Кларага алар нигәдер тәбәнәк күренделәр... Ә шулай да монда җире дә, һавасы да бүтән икән – дала исе аңкый. Клара тау битендәге чәчәкләрне иснәде. "Шушы искиткеч исләр, шушы матурлыкны әтием ничек оныта алды икән?", – дип уйлады ул.

...Менә Зиреклебаш. Каракошның бер тавына гына менәргә кирәк – күрше авыл яхшы күренә иде. Якында гына икән ул. Бөтен өйләре, ишегаллары, көтүдән таралган маллары, кичке эшләрен бетереп йөрүче кешеләре белән, уч төбендәге шикелле күренә. Ә иң кырыйда Рәхмәй абыйларының өе. Әә-нә капка төбендә аның балалары Алмас белән Алсу тауга карап торалар бугай. Морҗаларыннан һавага төтен күтәрелә... Кунакчыл өйнең сый-хөрмәт төтене бу... Юк, алай гына түгел, туган туфрак төтене бу... Бар икән ул туган туфрак дигән кадерле җир! Һәм Клара үз гомерендә беренче тапкыр моның буш сүз булмавын аңлады, шуңа сөенде. Беренче тапкыр туган жиренә, туган халкына чын мәхәббәт хис итте ул. Һәм бу хис – канда бар иде... Бөтен хисләрдән дә изгерәк, көчлерәк бу хис аның яшь йөрәген бәхеткә күмде.

Ул эшләпәсен салды, йөзен кичке тау җиленә куйды һәм чиксез киңлекләргә карап торды. Аерыласы килми иде аның бу тын биеклектән, бу яңа, тансык хисләр дулкыныннан...

1959 ел

Слова и выражения:
имәнлек – сосновая роща​
инеш ага –​ течёт речка
хәтта берара – даже одно время
ләззәтле сизенү – нежное предчувствие
ихтыярсыз – непреднамеренно
текә юл – крутая дорога, крутой спуск
инешне кичтеләр – перешли речку
тәҗрибәле күз – опытный глаз
чамалар иде –​ оценил бы, прикинул бы
янәшә сузылган һәм аркылы узган урамнар – протянувшиеся рядом и перекрёстные улицы
бүленеп чыккан – отделился
сөрелүчеләр – ссыльные
утырган җирләре – место обоснования
алабута, кычыткан, әрекмән баскан – зарос лебедой, крапивой, полынью
ташландык урын –​ заброшенное место
авылдашларының язмышлары – судьма односельчан
дөньяга сибелгән – рассыпавшиеся по миру
Ерак Көнчыгыш, Себер, Урта Азия, Урал – Дальный Восток, Сибирь, Средняя Азия, Урал
нечкә җепләр бәйли – связывают тонкие нити
мүк – мох
бүрәнәләре каралган – брёвна почернели/сгнили
шомлану хисе – чувство тревоги
мал –скот
уч төбендә –на ладони
морҗа – печная труба
төтен күтәрелә –поднимается дым
Кунакчыл өйнең сый-хөрмәт төтене бу... – Это дым угощений гостеприимного дома.
чиксез киңлекләргә – в бесконечные дали
тын биеклектән – с бесшумной высоты
тансык хисләр дулкыны – волна долгожданных чувств

*****

Как вам, понравился рассказ? Также у нас есть следующие произведения Амирхана Еники в адаптированном формате:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Туган туфрак

Тест: Туган туфрак

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG