Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау бөтенрусия җәмгыяте"нең Татарстан бүлеген яба


Казанның Киров районы мәхкәмәсе "Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау бөтенрусия җәмгыяте"нең Татарстан бүлеген юридик статустан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Иҗтимагый оешманың республика бүлеген юридик зат буларак бетерүне Русия юстиция министрлыгы сораган дип хәбәр итә "БИЗНЕС Online".

Мәхкәмә эше документларына караганда, җәмгыятьнең Татарстан бүлеге 2019 һәм 2020 еллар өчен хисап бирмәве белән федераль канунны бозган һәм кисәтүләргә дә вакытында җавап бирмәгән.

— Оешманың бетерелүе җәмгыять эшендә чагылмаячак. Безнең реестрда 132 кеше теркәлгән. Без барыбыз да бөтенрусия оешмасы әгъзалары. Бердәнбер аерма банк хисаплары белән бәйле юридик эшләрнең үзәк шурага юнәлтелүе булачак, — дигән Татарстан бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наталья Топал.

2021 елның җәендә вафат булган Фәридә Зәбирова урынына оешма бүлегенең яңа җитәкчесен сайлау сентябрьдә булачак.

2021 елда "Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау бөтенрусия җәмгыяте"нең Татарстан бүлеге оешуга 55 ел булды. Оешма һәйкәлләрнең, шул исәптән тарихи һәйкәлләр саналган биналарның хәлен күзәтеп тора һәм аларга экспертизалар оештыра, алар турында җәмәгатьчелеккә мәгълүма бирү белән шөгыльләнә, аларның хуҗаларына реставрация турында киңәшләр бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG