Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пентагон: Русия гаскәре сугышта кимендә 1000 танкын һәм 36 очкычын югалтты


Русиянең Донецки өлкәсендә юк ителгән танкы. Украина
Русиянең Донецки өлкәсендә юк ителгән танкы. Украина

Хәзерге вакытта Украинада Русиянең 110 батальон-тактик төркеме сугыша диелә.

Зур югалтуларга дучар булса да, Русия гаскәре Украинада "акрынлап уңышка" ирешә. Бу хакта аноним калу шарты белән 26 майда АКШ саклану министрлыгының югары дәрәҗәле вәкиле белдергән, әмма ул фронттагы вазгыятьне әлегә "өметсез" дип атап булмавын искәрткән.

Аның сүзләренчә, әлегә Украина "нык каршылык" күрсәтә, әмма Русия Украина кораллы көчләренең хәрби бүлекчәләренә, Донбасстагы төрле объектларга һәм шәһәрләргә авыр һөҗүмнәр ясавын дәвам итә.

Пентагон түрәсе искәртүенчә, Украина гаскәре "Харьков тирәсендә акрынлап уңышка ирешә" һәм Киев соңгы 90 көн эчендә Русия басып алган кайбер җирләрне кире яулап ала алган.

АКШ саклану министрлыгы мәгълүматларына күрә, сугыш башыннан Русия кимендә 1000 танкын, 36 очкычын һәм 50дән артык боралагын югалткан, әмма барыбер техника һәм хәрбиләр саны ягыннан ул Украина кораллы көчләреннән шактый өстенрәк тора.

Америка хәрбие әйтүенчә, хәзерге вакытта Украинада Русиянең 110 батальон-тактик төркеме сугыша һәм Русиянең хәрби бүлекчәләре Славянски һәм Краматорски юнәлешләрендә шактый алга китә алган.

Пентагон түрәсе Русия саклану министрлыгының күптән түгел кабул иткән, 50 яшьтән өлкәнрәк булган ирләрне дә гаскәргә алырга рөхсәт бирүче карарны телгә алган. Элегрәк яшь чикләве – 40 яшь иде. "Без Мәскәүнең фронттагы көчләрен тулыландыру өчен төрле ысуллар табарга тырышуын күзәтүебезне дәвам итәбез", дигән ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG