Татарстанда яңгырлар яву сәбәпле язгы кыр эшләре ике атнага кичегә. Бу хакта 31 майда Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында белдерде.
Бүгенгә республика мәйданнары 91 процентка, яки 1,68 млн һектарда чәчелгән.
"Чәчүнең уңайлы вакытлары үтеп бара", дип белдерде министр.
Аның сүзләренчә, чәчү эшләре Татарстанда 5 июньдә тәмамланыр дип көтелә. Шул ук вакытта ул моннан зур зыян килүен күрми.
Апрель һәм май айларында Татарстанда 139 мм явым-төшем яуган. Бу соңгы еллардагы уртача күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк, ди Җаббаров.
Хәзер авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә озак өлгерә торган бөртеклеләрне тиз өлгерүчәннәренә алыштырырга киңәш ителгән.
Бүген Татарстанның Әтнә, Актаныш, Лениногорски, Зәй районнарында чәчү тәмамланган. Мөслим, Алабуга, Балтач, Тәтеш, Сарман, Тукай, Спас районнарында язгы кыр эшләре "бүген-иртәгә" төгәлләнер дип көтелә. Шул ук вакытта 9 районда мәйданнарның 85 проценттан кимрәк өлеше генә чәчелгән. Бу Чүпрәле, Югары Ослан, Питрәч, Әгерҗе, Саба. Бөгелмә, Баулы, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Алексеевски районнары.
Моңа кадәр Татарстан һәм Башкортстанда фермерлар чәчү кыенлыклары турында Азатлыкка сөйләгән иде. Язгы кыр эшләренә Русиягә карата кертелгән чикләүләр дә йогынты ясады. Элегрәк Татарстан авыл хуҗалыгы техникасының импорт җиһазларына бәяләр 2-3 тапкырга артканы әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!