Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкның "Әйдә! Online" проекты татар теленә 5 антиутопияне тәрҗемә итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аларның күбесе татарча беренче тапкыр дөнья күрде.

Азатлык радиосының татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проекты 5 дөньякүләм танылган антиутопия әсәрен татар теленә тәрҗемә итте һәм аларны аудиосы белән укучыларга тәкъдим итте.

Антиутопия жанрында язылган әсәрләр соңгы айларда аеруча популяр, ди искәртә проект. Бу әсәрләр авторитар җәмгыятьләренең барлыкка килүе һәм тоталитар дәүләтләрнең афәтләрен күрсәтә диелә.

Татар телендә тәкъдим ителгән әсәрләр арасында Джордж Оруэллның "1984" һәм "Мал утары" әсәрләре, Олдос Хакслиның "И, могҗизалы яңа дөнья", Уильям Голдингның "Чебеннәр хакиме" һәм Энтони Бёрджесның "Ачкычлы әфлисун" романнары бар. Соңгы өч антиутопия татар телендә беренче тапкыр яңгырый, Оруэлл әсәрләрен исә Азатлык моңарчы татарча тәкъдим иткән иде.

Әсәрләр кыскартылган һәм тел өйрәнүчеләр өчен җайлаштырылган вариантта бирелә. Һәр әсәр өчен аудиокитап яздырылган, ул подкаст буларак таратыла. Моннан тыш текстта төп сүз һәм лексиканың урысчага тәрҗемәсе дә тәкъдим ителә.

Азатлыкның татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" проекты 2018 елда эшли башлады. Барлык яңа материаллар проектның сәхифәсендә чыгып бара. 4 ел дәвамында укучылар өчен татар телен өйрәнә башлаучылар курсы, дәвам итүчеләр курсы, аудиокурс әзерләнеп чыкты.

Проектның "Читаем на татарском" шәлкемендә татар һәм дөнья классикасының, заманча әсәрләрнең кыскартылган һәм адаптацияләнгән текстлары, аудиолары тәкъдим ителә.

Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң илдә Джордж Оруэллның "1984" әсәре популярлык яулады. Романда кешеләрне бөтен яктан контрольдә тоткан, көчле цензура җәелдергән тоталитар дәүләт тасвирлана.

1984 – татарча
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:20:46 0:00

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG