Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина рәсмиләре кырымнарны Русия гаскәренә кушылмаска чакыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Кырымның оккупацион хакимияте башкарган адымнар Русиянең  Кырымда мобилизация уздырырга әзерләнүн күрсәтә" диелә.

Украина президентының аннексияләнгән Кырымдагы вәкиллеге кырымнарны Русия хәрби төркемнәренә кермәс өчен "мөмкин булганның барысын да эшләргә" чакыра. Бу хакта вәкиллек Facebook-та язып чыкты.

"Кырымның оккупацион хакимияте башкарган адымнар Русиянең Кырымда мобилизация уздырырга әзерләнүен күрсәтә. Оккупантлар Кырымдагы Украина ватандашларын кабат үз дәүләтләренә каршы сугышырга мәҗбүр итмәкче", диелә хәбәрдә.

Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды.

Майда күзләүдәге чыганакларына сылтама белән Британия һәм Америка мәгълүмат чаралары Украинадагы сугышта булган уңышсызлыклар һәм югалтулар турындагы хәбәрләр вазгыятендә Владимир Путин мобилизация игълан итәргә мөмкин дип язган иде.

Кремльдә моны "ялган" һәм "сафсата" дип атадылар.

Шулай да, Русиянең күпчелек төбәкләрендә Украинага каршы сугышка җибәрү өчен ихтыярилар җыялар. Украинада сугыш алып бару өчен Татарстан һәм Башкортстанда да ихтыярилардан батальоннар оешты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG