Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү биржасында доллар һәм евро кинәт арта башлады


Архив фотосы
Архив фотосы

Сәүдәнең беренче минутларында доллар курсы 3 сумга артты һәм 65 сумга якынлашты. Соңрак ул бераз төште.

6 июль иртәсендә Мәскәү биржасында Русия рубле кинәт төшүен күрсәтте. Сәүдәнең беренче минутларында доллар курсы 3 сумга артты һәм 65 сумга якынлашты. Бераздан ул бераз төште, хәзерге вакытта доллар 64 тирәсендә сатыла.

Евро курсы сәүдәнең беренче минутларында 68 сумга кадәр артты. Соңрак ул да бераз төшүен күрсәтте, хәзерге вакытта евро 66 сум тирәсендә сатыла.

Мәскәү биржасы индексы да кечкенә үсеш күрсәтте, иртәнге якта үсеш 0,02% тәшкил итте.

Белгечләр Русия сумының төшүен Финанс министрлыгының валюта интервенцияләре ихтималы хәбәре белән бәйли. Июнь азагында министрлык башлыгы Антон Силуанов хакимиятнең валюта стабилизациясе өчен интервенцияләр (биржада күпләп акча сатып алу) башларга җыенуын әйткән иде. Сүз Русия үзенә дус булып санаган илләр акча берәмлекләре, аерым алганда, Кытайның юане турында бара.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, доллар белән евро бәясе кинәт артты. Шуннан соң сугыш аркасында кертелгән санкцияләр илгә Көнбатыш импортын туктатты диярлек, нәтиҗәдә валютада ихтыяҗ кимеде, доллар белән евро бәясе кимеде. Кайбер белгечләр хәзерге курсны ясалма дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG