Accessibility links

Кайнар хәбәр

240 көн тоткын. Лилия Чанышева тагын 3 айга сак астында калдырылды


Лилия Чанышева Мәскәүнең Басман мәхкәмәсендә, 7 июль 2022
Лилия Чанышева Мәскәүнең Басман мәхкәмәсендә, 7 июль 2022

Сәяси тоткын, Алексей Навальный штабының Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышеваның Мәскәү тикшерү изоляторында утыруын бүген тагын озайттылар. Мәхкәмә карары нигезендә ул 9 октябрьгә кадәр утырачак.

Бүген Мәскәүнең Басман район мәхкәмәсе Навальный штабының Уфадагы элекке координаторы Лилия Чанышеваның тикшерү изоляторында утыру вакытын озайтты Ул 9 октябрьгә кадәр Мәскәүнең 6нчы тикшерү изоляторында утырачак, дип хәбәр итте Азатлыкка Чанышеваның адвокаты Даниил Берман. Бүген аның кулга алынып изоляторда мәхкәмә көтүенә 240 көн булды.

Белешмә: Лилия Чанышева

Лилия Чанышева — 1982 елның 6 февралендә Уфада туган, сәясәтче, активист, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе. (Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды.) 2021 елның 10 ноябрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән сак астына алынды һәм Мәскәүдәге тикшерү изоляторына җибәрелде. Аңа "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмәне җитәкләү" гаепләве белдерелде (Русия Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). 2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе тарафыннан 7,5 елга колониягә хөкем ителде.

Лилия Чанышева сәясәтче Алексей Навальный тарафдарлары арасында иң билгеле шәхесләрнең берсе. Ул Уфада яшәп, Башкортстан хакимиятенең коррупцион схемаларын өйрәнеп кешеләргә сөйләде, урам җыеннарын оештырды. Берничә тапкыр тоткарланды, әмма эшен туктатмады. Навальный тоткарлап сак астына утыртылгач, ФБКны экстремистик оешма дип игълан иткәч, Навальный тарафдараларының барысы да диярлек чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Лилия Чанышева исә Уфада калды. Ул 8 ай дәвамында Мәскәү тикшерү изоляторында утыра. Аны экстремистик оешма төзүдә гаеплиләр. Гаепле дип танылса, аңа 10 елга кадәр төрмә яный.

Бүген аның сак астында тоту вакытын озайту турында мәхкәмә утырышы узды. Мәхкәмә башта ачык дип игълан ителде. 40лап кеше килде, күпләр чәчәк белән иде. Бу Лилиянең күңелен күтәрер өчен, теләктәшлек күрсәтү акциясе иде.

Уңнан: активист Юлия Галямина, Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин
Уңнан: активист Юлия Галямина, Лилия Чанышеваның ире Алмаз Гатин

Мәхкәмә утырышы бер сәгатькә соңга калып башланды. Барысы да залга кертелде, әмма тикшерүчеләр утырышны ябык итәргә сорады. Хөкемдар моңа ризалашты, аның карары белән кешеләр залдан чыгарылды. Алар "Хурлык!", "Лилиягә азатлык!" дип кычкырып залдан чыгып китте.

Навальный штабының Уфадагы координаторы Лилия Чанышева эшен адвокат Даниил Берман алып бара. Ул бүгенге утырыш бернигә дә тәэсир итми, техник мәсьәләләрне генә хәл итте дип саный. Берман озак вакыт Лилия белән очраша алмады. Адвокат моны Чанышева утырган Мәскәүнең 6нчы тикшерү изоляторы махсус оештырылган хәйлә дип бәяләми, киресенчә, изоляторга дәгъвалар юк дәрәҗәсендә, ди ул. Изоляторда утыручылар белән күрешергә теләүчеләр күп, чират зур, кайчак аларны оештырып өлгермиләр, очрашу бүлмәләре буш булмый дип аңлата ул моны. Берман Чанышева белән иртәгә, җомга көнне дә очрашырырга җыена.

Адвокат җәй уртасында Чанышева эшенең тикшерелүе тәмамланыр дип уйлый. Әмма тагын да сузылырга мөмкин. Тикшерүчеләр һаман ниндидер экспертизалар кирәк дип әйтә, шаһит булырга мөмкин кешеләрдән сорау алу мөһим дигән сылтаулар белән Чанышеваның тикшерү изоляторында утыру вакытын сузарга кирәклеген сорыйлар. Бу юлы да шулай булды.

— Мин бернинди уңай карар чыгарылуын көтмәдем, мондый җинаять эшләре аерым күзәтү астында. Бу техник утырыш булды. Тикшерүчеләр изоляторда утыруын дәвам итүне сорый, без, адвокатлар, үз сүзебезне әйтәбез. Безнең бер сорауны да канәгатьләндермәделәр, моңа кадәр дә, моннан соң да булмаячак, — ди адвокат. — Лилия бернинди дә җинаять кылмады, аннан бары тик сәяси эшчәнлеге өчен үч алалар. Бары тик ФБК активисты булганга гына ул төрмәдә утыра. Аны качар дип шикләнәләр, әмма бу нигезсез. ФБКның эчшәнлеге туктагач та, Лилия ире белән туйларыннан соң чит илгә сәяхәткә барды. Икесе дә яллары беткәч кире Уфага кайтты. Качасы килгән кеше шул вакытта ук качар иде бит.

Русиядәге сәяси вазгыять шундый: кача алганда качу хәерлерәк, чөнки качмасаң, сине төрмәгә ябалар

Русиядәге сәяси вазгыять шундый: кача алганда качу хәерлерәк, чөнки качмасаң, сине төрмәгә ябалар. Лилия – билгеле шәхес. Ул активист кына түгел, аны кешеләр белә, ихтирам итә, шул ук вакытта көчле кеше. Төрмәдә утырган килеш тә ул эшли, изолятордагы ризыкландыру мәсьәләсен тикшерә, аны барысы өчен дә уңайлы итәр өчен тәкъдимнәр яза. Чүпне аерым җыю кирәклеген аңлата, утыручылардан да, җитәкчеләрдән дә шуны таләп итә. Лилия үзе үрнәк күрсәтерлек, ышаныч тудырган шәхес булганга аны җәмәгатьчелектән аерып куйдылар да. Китмәгәнсең икән, менә утыр төрмәдә! Ник китмәдем икән дигән фикерне бер тапкыр да ычкындырмады. Башкортстан халкы монда, мин дә алар белән бергә булырга тиешмен дип саный ул.

Адвокат Даниил Берман Русиянең Тикшерү комитеты Лилияне ире Алмаз белән очраштырманы махсус эшли, тоткынга, якыннарына психологик басым ясый, ди. "Аларны очраштырмау махсус эшләнә. Бу – психологик басым һәм тикшерүчеләр аны еш куллана. Сатулашу өчен кулай ысул. Гаебеңне таны, аннары очрашырсыз. Башкаларны сат, аннары очрашыгыз. Юкмы? Алайса сагыштан саргай, интегеп утыр! Менә шулай эш ителә", ди ул.

Адвокат Русиядә репрессив машинаның эшләү куәте көн саен арта гына, шуңа да Лилия Чанышевага карата мәрхәмәтлек көтелми, ди ул.

Гаеп атучылар Чанышеваның изоляторда тотылуын сәяси карар булганын яшерми

— Мин могҗизага ышанмыйм. Фараз бер – иртәме, соңмы барыбер җинаять эше ачылачак. Тикшерүчеләр аны мәхкәмәгә тапшырачак. Прокурор Русиядәге сәяси вазгыять турында сөйли, Украинадагы хәлләргә ишарә ясый, анда да тыныч кына башланган урам җыеннары әнә нинди хәлгә җиткерде дип сөйли. Гаеп атучылар чынында Чанышеваның изоляторда тотылуын сәяси карар булганын яшерми. Көн саен киеренкелек арта, репрсессив машина куәтен арттыра, шуңа уңай карарга өмет итеп булмый. Лилия Чанышева язмышын хөкемдар үз бүлмәсендә хәл итмәячәк, ул башка кабинетларда карар ителә, — диде ул.

Чанышеваның ире Алмаз Гатин хатынының азат ителүе өчен көрәшен туктатмый. Ул могҗизага ышанмый. Психологик басым булуны аңлый, әмма бирешергә җыенмавы турында сөйли. Ул бүгенге мәхкәмә утырышына хатынын якынрак күрер өчен килдем дип сөйли. Спектакльгә әзерләндем, шулай булды да, ди ул Азатлыкка.

— Спектакльгә барган кебек бардым, шулай булды да. 1 процент ышаныч бар иде, әмма ул минем "өметсез шайтан гына" дигән карашыма гына бәйле. Минем өчен бу чынында Лилияне якынрак күрү мөмкинлеге. Соңгы очрашуыбыз 4 апрельдә мәхкәмә вакытында булды, — ди Алмаз. — Лилиянең әти-әнисе бик авыр хәлдә, алар минем аша гына кызларының хәлен белеп тора. Минем әни ахыр чиктә хастаханәгә эләкте, минем өчен, килене өчен өзгәләнүе сәламәтлеген какшатты.

Алмазның хатыны белән очрашу мөмкинлеге сорап язган хатлары һаман да җавапсыз кала. "Хатлар кире кайта, җавап бирмиләр. Алар җинаять эшенә беркетелде, ошамаса, шикаять языгыз диләр дә вәссәләм", ди аңа.

Лилия турында сирәгрәк языла башлады. Оныттырмау мөһим

Гатин Украинадагы сугыш аркасында Лилия Чанышева эше онытыла, Алексей Навальный, гомумән сәяси тоткыннар игътибар үзәгеннән китте дип борчыла. "Хатыным турында азрак, сирәгрәк языла башлады. Оныттырмау мөһим", ди ул. Сугыш изоляторга хатлар килүен дә киметкән. Аеруча чит илдән килгән хатлар азайган, чөнки банк карталары аша акча түләп булмый. Кайбер кешеләр гади хатлар язып конвертка салып җибәрә башлаган.

* * *

Башкортстанда хакимияттәге коррупциягә каршы көрәшкән Лилия Чанышева төрмәдә утырганда Навальный штабы аның эшен дәвам итә. Алар Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ике кызы да Европада яши дип дәлилләгән тикшерү чыгарды. Светлана исемле зур кызы ире белән Австриядә яши һәм аның 128 дүрткел метрлы фатиры бар дип раслана. Рита исемле икенче кызы Британиядә укыган, Лондонда эшли дип белдерелә әлеге тикшерүдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG