Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медуза": Мәскәүдә Украинага каршы сугышу өчен ихтыярилар туплыйлар


Украина хәрбие һәлак булган Русия сугышчылары янында мина эзли
Украина хәрбие һәлак булган Русия сугышчылары янында мина эзли

Татарстан һәм Башкортстанда мондый сугышчыларны җыю язын ук башланган иде.

Украинага каршы сугышка җибәрү өчен Мәскәүдә дә ихтыяри сугышчылар туплый башлаганнар. "Медуза"ның яңа тикшерүе нигезендә язылган мәкаләдә сугышчылар яллаучылар да, сугышчылар үзләре дә сугышка җибәреләчәк әлеге төркемне "Собянин полкы" дип атый. Бу сугышчылар өлешчә Мәскәү бюджетыннан финансланачак диелә. Шул ук вакытта Мәскәү мэры Сергей Собянин әлеге сугыш темасыннан мөмкин кадәр читтә торырга тырыша.

"Собянин полкы"на сугышчылар туплау 1 июльдә башланган. "Медуза" язуынча, бу төркемгә керүчеләрнең күпчелеге Мәскәүдә яшәүчеләр түгел, ә башка төбәк кешеләре. Анда 60 яшькә кадәр булган ирләр туплана. Аларны башта бер ай буе Түбән Новгород янындагы Мулино полигонында сугышырга өйрәтәчәкләр, аннан Украинага җибәрәчәкләр, аларга аена 200 мең сумнан артык акча түләнәчәк диелә.

Мәскәү хакимияте вәкилләре "Медуза"ның бу турыда сорауларына җавап бирүдән баш тарткан.

Мондый сугышчылар җыю Русиянең милли республикаларында язын ук башланды. Татарстанда ихтыяри сугышчыларның "Алга" һәм "Тимер" батальоннары оештырылды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган карар нигезендә аларга аена 260 мең сум түләнәчәк.

Башкортстан исә үзенең генерал Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальонын оештырды.

"Алга" һәм Шәйморатов батальоннары хәрби күнегүләр урыннарына җибәрелде. "Тимер" батальонына сугышчылар туплау дәвам итә.

Чечняда, Пермь краенда, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләрендә дә шундый ук сугышчы төркемнәре оештырылды.

Азатлык ачык чыганаклардан Укринадага каршы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләренең исемлеген туплап бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG