Accessibility links

Кайнар хәбәр

Студентлар Илеш һәм Тәтешлегә "башкорт диалектын" һәм фольклорын өйрәнергә килде


Башкортстанның Илеш һәм Тәтешле районнарында башкорт студентлары этнографик экспедицияләр уздырды. Моңарчы әлеге районнарны башлыча татар факультетлары өйрәнә иде. Татар фольклорын өйрәнүче Илдус Фазлетдинов җыелган материал күп, хәзер аларны тәртипкә салу хәстәрен күрергә кирәк ди.

Июнь ахыры-июль башында Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында этнографик экспедицияләр узды. Бу юлы алар Илеш, Тәтешле, Аскын районнарында булды. Башкорт дәүләт университетының (БДУ) башкорт филологиясе факультеты студентлары Илеш районында диалектологик, ә Тәтешле районында фольклор материаллар җыйды. Факультетның ВКонтактедагы төркемендә һәр авыл турында, анда кемнәр белән сөйләшүләре турында язып бардылар.

Илеш районына экспедицияне факультет укытучылары Рәмилә Хөснетдинова һәм Гөлшаян Әлимбаева җитәкләгән.

Рәмилә Хөснетдинова үз постларына #северозападныебашкиры #безбашкортлар һештэглары да куеп барды.


Галимә язуынча, студентларны Илеш районы яхшы кабул иткән, һәр авылда диярлек алар өчен төрле мәдәни чаралар, музейларга экскурсияләр уздырганнар. Мәсәлән, Муса Гәрәев исемендәге башкорт тарихи-мәдәни үзәге активисты Әнисә Саттарова "туган якны өйрәнүчеләр районның династияләре һәм тарихы белән таныштырса, мин төньяк-көнбатыш башкортлары этнографиясе һәм үземнең кул эшләрем – башкорт киемендәге курчаклар тегү турында сөйләдем", дип язды.

Яңа Аю авылыннан элекке укытучы Сәгыйть Муллахмәтов студентлар каршында чыгыш ясап, "диалектология буенча килгәнсез, минем сөйләвем – үзе бер диалект" ди, үзенең башкорт булуы, Дөнья башкортлары корылтаенда делегат булып катнашуы турында белдерә. Видеодан күренүенчә, ул татар телендә сөйли, башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" билгесе дип саналган "ҙ" авазын да кулланмый.

Error rendering VK.


Тагын бер экспедиция Тәтешле районында узган. Беренче курс студентлары фольклор материаллары җыйган, Татарстанның халык җырчысы Салават Фәтхетдиновның туган авылы Аксәет авылында да булган. 2020 елда җырчы "Реальное время" басмасына "Татар була торып, ничек инде үземне башкорт дип атый алам?" дип белдергән иде.

Башкорт филологиясе факультеты диалектологик экспедицияләрне төньяк-көнбатыш районнарында моңарчы зурлап уздырмый иде. 2020 елда БДУ моның өчен Башкортстан башлыгы гранты алды. Ул 2,5 миллион сум тәшкил итте.

2020 елның июлендә башланган проект белән өч фәннәр докторы, 10 филология фәннәре кандидаты һәм БДУның 25 студенты шөгыльләнде. Эш барышында Башкортстанның 19 төньяк-көнбатыш районында 198 авыл өйрәнелгән һәм 411 кеше сораштырылган. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә "Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш районнары буенча диалектологик экспедиция материаллары" ("Материалы диалектологической экспедиции по северо-западным районам Республики Башкортостан"), "Төньяк-көнбатыш башкортларның фольклоры" ("Фольклор северо-западных башкир") һәм "Башкорт телендә кием һәм бизәнү әйберләре лексикасы" ("Лексика одежды и украшений в башкирском языке") дигән җыентыклар басылып чыкты. Китаплар басма форматта да, электрон форматта да бар.

Башкорт филологиясе факультеты доценты Рәмилә Хөснетдинова әлеге материалларны эшләгән вакытта Илеш районына килүен искә ала.

Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедарсы доценты, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанда татар фольклорын өйрәнүче галим Илдус Фазлетдинов Азатлыкка белдерүенчә, башкорт факультеты әлеге экспедицияләрне республика башлыгы грантына оештыра. Татар бүлегенә 2020-2021 елда кабул итү булмаганлыктан, быел экспедициягә барырлык 2нче курслар гомумән юк. "Быел бүлекне саклап калдык. Алдагы елга кая да булса чыгарбыз. Илештә ике ел, 2006-2007 елларда йөрдек", диде ул.

Былтыр Казанда өч китаптан торган "Башкортстан татарлары фольклоры" сериясе нәшер ителде. Аны Фазлетдинов 1962-2019 ел аралыгында җыелган материалларны туплап чыгарды. "Әле эшкәртелмәгәне, компьютерга салынмаганы тагын шул кадәр. Минемчә, хәзер авылларда фольклор әсәре табу бик авыр, иң беренче чиратта, элегрәк, 2005ләргә кадәр җыелганын системага салып бастырып чыгару хәстәрен күрергә кирәк", диде галим.

Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүчеләрнең сөйләм үзенчәнлекләре Татарстан һәм Башкортстан галимнәре арасында бәхәс куптаручы проблемнарның берсе булып тора. Башкорт галимнәре әлеге сөйләмне "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты" дип атый, бу уңайдан төрле фәнни материаллар чыга, шушы "диалектта" дәүләт дәрәҗәсендә рәсми рәвештә диктантлар уздырыла, дәреслекләр чыгарырга ниятләнелә, "төньяк-көнбатыш башкортларының милли киемнәре"н танытучы остаханәләр оештырыла.

Шул ук вакытта татар галимнәре аларны татар телендә сөйләшә дип тәкрарлый. Алар фикеренчә, диалектны блогерлар, политтехнологлар алга сөрә. Бу фикерне Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ)мөдире Ким Миңнуллин әйкән иде.

Былтыр әлеге институт сайтында Урта Идел буе, Урал буе һәм Себердә яшәүче татарларның халык сөйләшүләре атласының (Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья, Приуралья и Сибири) электрон версиясе чыккан иде. Бу Атласка караганда, Башкортстан татарлары башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында түгел, ә татар телендә сөйләшәләр.

Башкортстан татарларының диалектлары атласы 1960-1970нче елларда үк төзелгән иде, басма рәвешендә 1989 елда чыкты. Моннан тыш, ТӘСИдә Мөнирә Булатованың "Татарские говоры: ареальный аспект", Дәрия Рамазанованың "Формирование татарских говоров Юго-Западной Башкирии" һәм алда әйтелгәнчә, Илдус Фазлетдиновның "Башкортстан татарлары фольклоры" китаплары да басылып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG