Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шерлок Һолмс маҗаралары – II (Приключения Шерлока Холмса – II)


Английская классика – на татарском! Предлагаем вам вторую часть детектива "Этюд в багровых тонах" Артура Конан Дойля. Как и всегда, текст адаптирован и сокращён для изучающих язык, к нему записано аудио, есть перевод ключевых слов и тест. Читайте и слушайте вместе c Әйдә! Online.

Шерлок Һолмс маҗаралары – II
please wait

No media source currently available

0:00 0:20:01 0:00

Дедукция осталыгы

Без яшисе фатирда ике йокы бүлмәсе һәм зур гына кунак бүлмәсе бар иде. Ул икебезгә дә ошады, һәм без шунда ук түләп тә куйдык.

Һолмс белән яшәве авыр булырга тиеш түгел иде. Ул үзгәрмәс гадәтле тыныч тормыш алып бара. Сәгать уннан соң ук ята, ә иртән мин уянганчы китә иде. Эшләү теләге туса, энергиясен бернәрсә дә сүрелдерми иде аның. Ә вакыт–вакыт ул көннәр буе хәлсез ята. Андый чакта ул хәрәкәтләнми дә, сөйләшми дә диярлек.

Атналар узган саен күршемнең фикерләвен, дөньяга карашын күбрәк беләсе килде. Мин аны тәҗрибәләр вакытында күзәтергә яраттым. Кайбер фәнни өлкәләрдә аның белеме шулкадәр тирән иде, мин хәтта сокланудан телсез кала идем! Шул ук вакытта, Һолмсның кайбер нәрсәләрне белмәве белгәннәреннән дә гаҗәебрәк күренде. Ул заманча әдәбият, фәлсәфә һәм сәясәт турында бернәрсә дә белми иде. Күршемнең Кояш системасы төзелешенә караган Коперник теориясен бөтенләй белмәвен ачыклагач, мин тәмам сүзсез калдым! Унтугызынчы гасырда яшәүче кешенең Җир Кояш тирәсендә әйләнгәнен белмәве башка сыймаслык.

– Сез гаҗәпсендегез бугай, – диде ул көлемсерәп, мин аңа әлеге теорияне сөйләгәннән соң. – Хәзер мин аны баштан алып атарга тиеш булам.

– Баштан алып атарга?

– Беләсезме, Ватсон, минемчә, кешенең баш мие буш тезмә сыман. Һәркем аны үзенчә тутыра. Тилеләрнең миендә шулкадәр күп чүп-чар ки, файдалы мәгълүмат анда сыймый. Ә эш кешесе тезмәсенә нәрсә саласын яхшылап уйлый. Кояш системасының теориясенә килгәндә, минем өчен бу кирәк мәгълүмат түгел. Әйтик, без Ай тирәсендә әйләнсәк, бу миңа да, минем эшемә дә тәэсир итмәс иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
йокы бүлмәсе – спальня
кунак бүлмәсе – гостиная
үзгәрмәс гадәтле тыныч тормыш алып бара – ведёт размеренную жизнь с неизменными привычками
хәрәкәтләнми – не двигается
дөньяга караш – взгляд на мир
тәҗрибәләр вакытында күзәтергә – наблюдать во время опытов
сокланудан телсез кала идем – терял дар речи от восхищения
белгәннәреннән дә гаҗәебрәк – удивительнее того, что знал
сәясәт – политика
тәмам сүзсез калдым – остался без слов
башка сыймаслык – в голове не укладывается
көлемсерәп – с насмешкой
баш мие буш тезмә сыман – головной мозг словно пустой чердак
файдалы мәгълүмат – полезная информация
эш кешесе – трудоголик(разг.), деятельный человек
тәэсир итмәс иде – не повлияло бы

Аның эше нидән гыйбарәт икәнен белми һәм һич аңламый идем. Тик сорарга да кыймадым. Һолмс турында, аның шөгыль, белемнәре турында бер исемлек төзедем. Ул бик көлке килеп чыкты:

  1. Әдәбият өлкәсендә белемнәр – юк.
  2. Фәлсәфә өлкәсендә белемнәр – юк.
  3. Астрономия өлкәсендә белемнәр – юк.
  4. Сәясәт өлкәсендә белемнәр – бик сай.
  5. Ботаника өлкәсендә белемнәр – сайлап кына алынган. Беллодона, опиум һәм төрле агуларның сыйфатларын белә. Бакчачылык турында берни белми.
  6. Геология өлкәсендә белемнәр – практик. Әмма чикле. Беренче караштан җирнең сыйфатын билгели. Урамнан кергәч миңа чәчрәгән пычракны күрсәтә һәм аның Лондонның кайсы өлешенә хас икәнлеген аңлата.
  7. Химия өлкәсендә белемнәр – шактый тирән.
  8. Анатомия өлкәсендә белемнәр – төгәл. Әмма системасыз.
  9. Җинаять хроникасы өлкәсендә белемнәр – гаҗәеп зур. Безнең гасырда кылынган иң зур җинаятьләр турында барысын да белә сыман.
  10. Скрипкада яхшы уйный.
  11. Искиткеч боксёр, шпаганы һәм башка сугыш коралларын оста куллана.
  12. Британия кануннарын яхшы белә.

Шушы урынга кадәр укыдым да исемлекне мичкә ташладым. Нәрсәгә кирәк икән аңа бу белемнәр?

Беренче атнада безгә беркем дә килмәде. Күршем, минем сыман, дусларга бай түгелдер дип уйладым. Әмма тиздән аңа төрле кешеләр йөри башлады. Һолмсның танышлары бик күп һәм бик төрле катламнардан иде. Мәсәлән, атнага 3-4 тапкыр Лейстред исемле кеше килде. Ул полициядә эшли икән. Тагын ямьсез киенгән карчык, агарган чәчле джентельмен, вокзалда йөк ташучы һәм башка төрле шундый үзенчәлекле кешеләр йөри иде аның янына. Аларның барысын ул "клиентлар" дип атый. Мине кызыксындырган сорауга җавапны 4нче мартта белдем. Бу көнне мин язылган газетаның яңа саны килде.

Анда дөньяның сәбәп-нәтиҗә системасына корылганлыгы турында бер мәкалә бар иде. Аңа ышансаң, бар нәрсәне дедукция ярдәмендә аңлатып була икән. Тырнак, җиң, терсәк, тире ярдәмендә кеше турында бик күп нәрсәне белеп була ди.

– Абау, нинди мәгънәсезлек, – дидем мин. – Моннан да акылсызрак нәрсәне укыганым юк иде. Эшсезлектән интеккән кеше язгандыр инде моны. Шушында әйтелгән вак нәрсәләргә карап, кешеләрнең һөнәрләрен әйтүен сорарга иде аннан. Ул берни дә әйтә алмаячак. Мин моңа хәтта акча да куяр идем.

– Һәм акчагызны югалтыр идегез, – диде Һолмс көлемсерәп. – Ә мәкаләгә килгәндә, аны мин яздым. Мин күзәтә беләм. Дедукция минем өчен иң төгәл фән. Минем һөнәрем шундый. Мин детектив–консультант. Лондонда дәүләтнеке дә, хосусый да эзтабарлар күп. Үз белемнәре җитмәгәндә, алар миңа килә.

Һолмс сүзләренә мин һич ышана алмадым. Өстәвенә, сөйләгәндә аның йөзендә ниндидер мин-минлек чагыла иде. Мин ышанмадым, әмма күп тә үтмәде, аның хаклыгын үз күзләрем белән күрергә туры килде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
нидән гыйбарәт – в чём заключается
сорарга да кыймадым – не осмелился спросить
исемлек төзедем – составил список
бик сай – очень узкие
сайлаучан – выборочные
агуларның сыйфатлары – свойства ядов
чикле – ограниченные
беренче караштан – на первый взгляд, с первого взгляда
искиткеч – изумительный, прекрасный, замечательный
сугыш коралларын оста куллана – искусно владеет боевым оружием
канун – закон
дусларга бай түгелдер – не богат на друзей
төрле катламнардан – из разных слоёв
йөк ташучы – грузчик
үзенчәлекле кешеләр – своеобразные люди
мин язылган газетаның – газету, на которую я подписан
сәбәп-нәтиҗә системасына корылганлыгы турында – о том, что построен на системе причинно-следственных отношений
мәкаләгә ышансаң – если верить статье
тырнак, җиң, терсәк – ноготь, рукав, локоть
тире ярдәмендә – при помощи кожи
мәкаләгә килгәндә – что касается статьи/возвращаясь к статье
иң төгәл фән – самая точная наука
хосусый эзтабарлар – частнык сыщики
мин-минлек чагыла отражается тщеславие

аның хаклыгын – его правоту

Лористон-Гарденсның сере

Бер иртәдә Һолмска хат килеп төште. Ул аны миңа укырга кушты. Хатта түбәндәгеләр язылган иде.

Хөрмәтле Шерлок Һолмс әфәнде!

Бу төндә Лористон Гарденс урамы, 3нче номерлы йортта күңелсез хәл булды. Төнге сәгать ике тирәсендә безнең кизүдәге полис тәрәзәдә ут күргән. Бу йортта беркем дә яшәми, шуңа бу хәл аңа сәер тоелган. Кизүче йортка кергән. Беренче бүлмәдә үк ул яхшы гына киенгән бер әфәнденең үле гәүдәсен тапкан. Талау билгеләре юк. Шулай ук үлемнең ничек булуын аңларлык билгеләр дә күренми. Бүлмәдә кан тамчылары бар, ә гәүдәдә яралар юк. Без бу кешенең ничек үлгәнен дә, шушы буш йортка ничек эләккәнен дә аңламыйбыз. Сез мине җинаять урынында табарсыз. Теләгән вакытыгызда килегез. Фикерләрегезне уртаклашугызны телим. Бик рәхмәтле булыр идем.

Хөрмәт белән,
Тобиас Грексон.

– Әйе, мин бу җинаятьне ачыклаячакмын, – диде Һолмс. – Ә бар мактау Лейстред һәм аның дусларына булачак. Язмышым шул минем... Тик шулай да барып карыйк. Кызык булмаса да, бераз күңел ачарбыз.

Бер минуттан без инде баскычтан түбән йөгерә идек. Лористон Гардентагы 3нче санлы йорт бик куркыныч йорт иде. Монда беркем яшәми. Тәрәзәләрдә генә бүлмәләргә хуҗа эзләү турында белдерүләр эленгән. Һолмс тизрәк эчкә керер дип уйлаган идем, әмма юк. Ул аптыраган кыяфәт белән тротуар буйлап йөри иде. Бер җиргә, бер күккә, бер каршыдагы йортка карый. Аннары ул чирәмгә басып, йортка таба атлады. Карашы гел җирдә иде. Кайвакыт туктый, аннан тагын атлый. Шул вакытта мин аның елмаюын күрдем. Елмаю һәм канәгатьлелек авазлары ишетелде.

Ишек төбендә безне ак чәчле, куен дәфтәре тоткан кеше каршы алды.

– Килүегез бигрәк яхшы булды! Барысын да булганча сакладым, – диде ул. Бу полиция хезмәткәрләренең берсе Грексон иде. Әмма ул сүзен дәвам итә алмады, аны Шерлок бүлдерде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
түбәндәгеләр язылган иде – было написано следующее
сәгать ике тирәсендә – около двух часов​
кизүдәге полис –​ дежурный полицейский
үле гәүдәсен – мёртвое тело​
Талау билгеләре юк. – Признаков ограбления нет.
үлемнең ничек булуын аңларлык – чтобы было понятно, как произошло убийство
кан тамчылары – капли крови
җинаять урынында – на месте преступления
җинаятьне ачыклаячакмын – раскрою преступление
күңел ачарбыз – повеселимся
баскычтан түбән йөгерә идек – бежали вниз по лестнице
бүлмәләргә хуҗа эзләү турында белдерүләр эленгән – вывешены объявления о поиске хозяев квартир
аптыраган кыяфәт – с ошарашенным видом
канәгатьлелек – довольство, удовлетворённость
куен дәфтәре тоткан – держащий блокнот
​полиция хезмәткәрләренең берсе – один из сотрудников полиции

– Сакладыгызмы? Мондагы җир шулкадәр тапталган, үгезләр көтүе узса да, бу кадәр таптамас иде. Ничек юл куйдыгыз моңа?! – дип ачуланды ул һәм түргә узды.

Һолмс мәет яткан бүлмәгә керде. Мин аның артыннан бардым. Идәндә 43-44 яшьлек киң җилкәле, урта гәүдәле, кара бөдрә чәчле һәм кыска сакаллы ир ята иде. Куллары йодрыкка җыелан һәм төрле якка җәелгән иде. Аяклары тездән бөкләнгән. Ул коточкыч авырту кичереп үлгән, ахры. Үле йөзендә курку хисе һәм, минемчә, нәфрәт чагыла иде.

Шерлок Һолмс мәет янына тезләнде. Ул гәүдәне, ирнең киемнәрен тота, карый, чеметә, чишә иде. Азакта Һолмс мәетнең иреннәрен иснәде һәм ботинкаларының астына карады да:

– Моргка җибәрсәгез була. Безгә башка кирәге юк, – диде.

Ярдәмчеләр мәетне чыгарганда, нәрсәдер төште дә, идәннән ниндидер йөзек тәгәрәде. Бу хатын-кыз балдагы иде. Мәетнең кесәсендә тагын алтын сәгать, алтын чылбыр, алтын кадау, күннән ясалган визиткалар савыты, 7 фунт 13 шеринг акча һәм ике хат табылды. Хатлар Ливерпульдән китүче кораблар белән бәйле: тиздән бу бичара Нью-Йоркка кайтасы булган. Соңгысы Грексонның фикере иде. Ул сөйләгәндә бүлмәгә канәгать йөзле Лейстред керде.

– Мин монда бик җитди җинаять билгесе таптым! Карагыз! – диде ул һәм диварга күрсәтте. Анда, обоилар ертылган урында, штукатурда кан белән "reich" дип язылган иде.

– Үлүче моны каны белән язган. Бу ул үз-үзенә кул салган дигән фикерне юкка чыгара. Ә язма нәрсәне аңлатамы? Ул Рэйчел дигән хатын-кыз исемен язарга теләгән, ә аңа комачаулаганнар. Барысы да ачыклангач, бу җинаятькә хатын-кызның катнашы булуын әйткән иде диярез! – дип тәмамлады Лейстред.

Шерлок Һолмс көлеп куйды да, бүлмәне үзе карарга теләвен әйтте, кесәсеннән зурайткыч пыяла һәм рулетка чыгарды. Ул бер утырды, бер басты, хәтта идәнгә ятып нидер карады. Һолмс әллә нинди сәер хәрәкәтләр кылды. Берзаман ул идәндәге тузанны җыеп нигәдер конвертка салды. Лейстред һәм аның коллегалары Һолмска яшерелмәгән кызыксынучанлык һәм шул ук вакытта күпмедер җирәнү белән дә карый иде. Даһилык ул саекмас эш сөючәнлек, диләр. Бу бик төгәл аңлатма түгел, әмма шушы хәлгә туры килә.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тапталган – растоптан​
үгезләр көтүе – стадом быков
бу кадәр – настолько​
юл куйдыгыз – позволили
түргә узды – прошёл вглубь
мәет яткан бүлмәгә — в комнату, где лежал труп
киң җилкәле, урта гәүдәле, кара бөдрә чәчле һәм кыска сакаллы ир – широкоплечий, среднего роста, с чёрными кудрявыми волосами и короткой бородой
йодрыкка җыелан – собраны в кулак
җәелгән – раскинулись
тездән бөкләнгән – согнуты в коленях
авырту кичереп – в мучениях
нәфрәт – ненависть
чеметә, чишә – щипает, растёгивает
иреннәрен иснәде – обнюхал губы
ниндидер йөзек тәгәрәде – покатилось какое-то кольцо
балдагы – (н.ф. - балдак) обручальное кольцо, кольцо без камня
чылбыр – цепь, цепочка
күннән ясалган – сделанный из кожи
үз-үзенә кул салган – наложил на себя руки
комачаулаганнар – помешали
катнашы барлыгын – что имеет к отношение ч.-л.
зурайткыч пыяла – лупа
идәндәге тузанны – пыль с пола
кызыксынучанлык һәм җирәнү – заинтересованность и презрение
даһилык ул саекмас эш сөючәнлек – гениальность — это неисчерпаемое трудолюбие
төгәл аңлатма – точное определение

Джон Ренсонның хикәясе

Без бу йорттан сәгать бердә генә киттек. Шерлок мине почтага алып барды, анда кемгәдер озын гына телеграм сукты. Соңыннан Лестрейд биргән адреска кизүдәге полисмен янына киттек. Мин яңа иптәшемнән аның сәер сәләтләре турында сораштым.

– Һолмс әфәнде, дөресен генә әйтегезче, сөйләгән сүзләрегезнең хаклыгына үзегез дә бик ышанып бетмисез бугай сез.

– Доктор Ватсон, йорт янында мин тәгәрмәч эзләрен күрдем. Соңгы тапкыр яңгыр кичә төнлә яуды, димәк, эзләр дә кичәге. Тояклар эзе дә шул вакытта калдырылган. Буйга килгәндә, кешенең буе адымнары киңлегеннән беленә. Саный белергә генә кирәк. Хәер, моның белән башыгызны катырмыйм.

Диварда язганда, кеше инстинктка таянып, күз турысында язарга тырыша. Язу белән идән арасы 6 фунттан да азрак түгел иде. Бусы бала-чага өчен. Бары тик дедукцияне куллана белергә кирәк. Тәҗрибәле эзтабарларны Лейстред һәм Грэкстоннардан шул аера да инде... Ә бу эштә серләр бик күп. Бу ике кеше буш йортка ничек эләккәннәр икән? Берсе икенчесен агу эчәргә ничек мәҗбүр иткән? Талау максаты булмагач, үтерүнең мотивы нидә? Хатын-кыз балдагы кайдан килгән анда? Һәм иң мөһиме: үтерүчегә алман сүзен язу нигә кирәк булган? Кайбер нәрсәләрне мин инде аңладым, әлбәттә. Әмма төпченергә ашкмагыз. Беләсезме, фокусникның күп серләрен белгәч, аның һөнәре кызык булмый башлый.

– Җинаять эшләрен ачыклауны әле беркемнең дә фәнни тикшеренүләргә әйләндергәне юк иде, – дидем мин аңа сокланып. Һәм Шерлокның эчке ләззәттән кызарганын күрдем. Үзен мактаганда аның күңеле гел нечкәрә иде.

***

Без җинаять булган йорт янында үткән төндә кизүдә булган Рэнс янына килдек. Һолмс аңардан шул төндәге хәлләрне исенә төшерүен сорады.

– Мин кичке уннан иртәнге алтыга кадәр кизүдә идем. Сәгать икедә тәрәзәдә ут янганын күрдем. Мин бит урамдагы ике йортның буш икәнен беләм. Үзем генә керергә кыймадым һәм берәрсен чакырырга уйладым. Әмма урамда беркем дә юк иде. Бар ихтыяр көчемне җыйдым да ишекне ачтым. Ул бикләнмәгән иде. Эчтә тавыш юк. Каминда кызыл шәм яна. Һәм мин...

– Беләм, – дип бүлдерде аны Һолмс. – Бүлмәне берничә кат әйләндегез, мәет янында тезләндегез, аннан ашханәгә чыктыгыз.

– Сез боларны кайдан күрдегез? – дип шаккаты Рэнс. – Кайдадыр качып тордыгызмы әллә? Сез кирәгеннән күбрәкне беләсез бугай!

Шерлок көлде.

– Юк-юк, үтерүдә мине гаепләргә кирәкми. Соңыннан нишләдегез?

– Аннан сыбызгыга сыгырдым да, безнекеләр килде. Урамда һаман да беркем юк иде. Бары тик бер исерек ир генә киртәгә терәлеп торды шунда. Әмма аның бу эшкә катнашы юктыр, шулай бит, – дип елмайды полис хезмәткәре.

– Нинди кеше иде ул? Кыяфәте нинди иде? – дип җанланды Шерлок.

– Озын буйлы, ябык, кызыл йөзле кеше, иягенә кадәр шарф чорналган. Өстендә көрән пәлтә.

– Кулында чыбыркы бар идеме?

– Чыбыркы? Юк иде бугай.

– Калдыргандыр ул аны. Китеп барган берәр тарантас тавышын ишетмәдегезме?

– Юк.

– Сез полистә хезмәтегезне дәвам итә алмассыз дип уйлыйм. Башыгызны матурлык өчен генә йөртәсез ахры, – диде Шерлок Рэнска һәм чыгып китте. Һолмсның соңгы сүзләре бер дә итәгатьле түгел иде. Дөрес, ул еш шулай аралаша.

Мин үзем шуны аңламадым: ни өчен җинаятьче кире кайткан соң? Нәрсә кирәк булган аңа? Моны, әлбәттә, Шерлок белә иде.

– Балдак, ул балдакны алырга кайткан. Аны балдакка җәлеп итәргә кирәк. Сизәм ки – ул инде минем кумда... Рәхмәт сезгә! Сез булмасагыз, бармаган булыр идем, мөгаен. Мин бу эшне "Кучкыл төсләргә уралган этюд" дип атар идем. Нигә әле бераз матур әдәбият образларын кулланмаска, ә? Көнкүреш буталчыклары җебенә үтерүнең кучкыл төсләре үрелгән. Безнең бурыч – аны чишү.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
сәер сәләтләре – странные таланты​
сүзләрегезнең хаклыгына – в правдоподобность своих слов
тәгәрмәч эзләрен – следы колёс
кешенең буе адымнары киңлегеннән беленә – рост человека определяется по ширине его шагов
башыгызны катырмыйм – не буду загружать
аераздесь: отличает
алман – немецкий
төпченергә ашыкмагыз – не торопитесь любопытствовать
фәнни тикшеренүләргә әйләндергәне юк иде – не превращал в научные исследования
ләззәттән кызарганын – как покраснел от удовольствия
күңеле нечкәрә – чувства утончаются
кыймадым – не осмелился
ихтыяр көчем – сила воли
берничә кат әйләндегез –
несколько раз прошлись
кирәгеннән күбрәкне – больше нужного
сыбызгыга өрдем – дунул в свисток
киртәгә терәлеп – облокотившись на забор
җанланды – оживился
иягенә кадәр шарф чорналган – до подбородка обмотан шарфом
җәлеп итәргә кирәк – надо привлечь
сизәм – чувствую
кучкыл – багровый, тёмно-красный, тёмный
Көнкүреш буталчыклары җебенә үтерүнең кучкыл төсләре үрелгән. – В запутанные нити повседневности заплетены багровые цвета убийства.
безнең бурыч – аны чишү – наш долг – разгадать их

Белдерү буенча килүче

Иртән Шерлок газет алып кайтты. Анда "Югалган әйберләр" рубрикасында түбәндәге белдерү язылган иде:

Бүген иртән Брикстон-Роуд урамында балдак табылды. Югалту уңаеннан кичке 7 белән 9 араларында доктор Ватсонга мөрәҗәгать итәсе. Адрес: Бейкер Стрит, фәләненче йорт.

– Сезнең исемне кулланганым өчен гафу итегез. Үземнекен язсам, мәгънәсез полис хезмәткәрләренең берсе комачаулар иде, – диде Һолмс. Аның кулында кичә табылганга охшаган бер балдак бар иде.

– Сезнеңчә, кем килергә тиеш инде?

– Һм... Көрән пәлтәле бер кеше. Тагын кем булсын инде? Кызыл йөзле, шакмак ботинкалы дустыбыз. Үзе килмәсә, берәрсен җибәрер, – дип аңлатты Шерлок. – Бер сәгатьтән ул монда булыр.

Бераздан чыннан да килделәр. Әмма без уйлаган яшь ир-ат түгел, ә карчык иде бу.

– Исәнмесез, әфәнделәр! Рәхмәт сезгә! Әлеге балдак минем кызымныкы. Аның ире кораб буфетында эшли. Ул кайтканда хатыны балдаксыз булса, бер дә яхшы булмас. Ярый әле табылды, – диде ул.

– Кайсы адрес буенча яшисез?, – дип сорадым мин.

– Хаунсдич урамы, 13нче йортта.

– Әмма Хаунсдичтан Брикстонроудка барып булмый.

– Әфәнде минем кайда яшәвемне сорады. Кызым исә Мейклплейс урамы 3нче йортта яши.

– Ә фамилиягез ничек?

– Минеке Сойер, ә кызымның фамилиясе башка – Денис. Бу аның иренең фамилиясе.

Шерлок аңа балдакны бирде. Карчык китүгә ул бүлмәсенә кереп китте һәм берничә секундтан ук йөгереп диярлек чыкты. Өстенә озын кара пәлтә кигән һәм шарф таккан иде.

– Мин теге карчык артыннан йөгердем! Ул аның белән бер сүздәдер. Аның эзенә китерергә тиеш. Көтегез мине! – диде Һолмс һәм чыгып чапты.

Һәм ул төнге унике тулганда гына кайтты. Йөзеннән үк нияте килеп чыкмавы аңлашылды.

– Карчык бераз барды да аксарга тотынды, аның кинәт аягы авырта башлады диярсең. Ул олаучыны (извозщикны) туктатты да, ишетелерлек итеп Хаунсдич урамы, 13нче йорт адресын әйтте. Мин башка бер тарантаска тотынып, артларыннан бардым. Яхшы эзләүче моны эшли белергә тиеш. Адреска җиткәч, олаучы ишекне ачты, әмма тарантастан беркем дә чыкмады. Аның эчендә дә беркем дә юк иде. Карчыгыбыз бик оста качкан булып чыкты. Аталган йортта Кесвик фамилияле кеше яшәгәнен белдем. Бернинди Сойерлар, Денислар турында да анда ишеткәннәре дә юк.

– Әмма карчык сез дә, олаучы да күрмәслек итеп сикерә алмый бит инде, – дип гаҗәпсендем мин. Шерлок тагын көлде генә.

– Карчык имеш! Безнең үзебезне беркатлы карчыкларны алдаган сыман алдадылар. Һичшиксез, бу яшь кеше булган. Яхшы актёр һәм бик акыллы. Күзәткәннәрен сизде дә качты. Димәк, җинаятьченең дуслары да бар икән бит. Менә аның өчен ничек тырышалар.

Бу кичтә җинаятьчене ачыклап булмады. Мин йокларга яттым. Әле озак вакыт Һолмсның скрипка уйнавы ишетелде. Бу аның бик тирән уйларга чумуын аңлата иде. Ул әлеге җинаятьне, һичшиксез, чишәргә тиеш.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
түбәндәге белдерү – нижеприведённое объявление​
фәләненче – такой-то
бер сүздәдер – в сговоре
нияте килеп чыкмавы – надуманное не получилось
аксый башлады – начала хромать
беркатлы – наивный
күзәткәннәрен сизде – заметил слежку

***

Ну и как вам произведение? Вам также могут понравится следующие тексты от нашего проекта:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Шерлок Һолмс маҗаралары – II

Тест: Шерлок Һолмс маҗаралары – II

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG