Хәрби хунта идарә иткән Мьянмада 1980 еллардан соң беренче тапкыр үлем җәзалары гамәлгә ашырылды, дип хәбәр итә Reuters.
22-25 июль көннәре аралыгында хәзерге режимны тәнкыйтьләгән 2 кешене үтерү очрагы билгеле: "Демократия өчен милли лига"ның элекке депутаты, рэпер Пьо Зея То һәм язучы Чжо Мин Ю. Аларны хунта белән көрәшкән "баш күтәрүчеләр"гә ярдәмдә гаепләгәннәр. Хөкем карары 2022 елның гыйнварында ябык утырышта игълан ителгән булган.
Алар белән бергә Хла Мио Аун һәм Аун Тура Зау исемле кешеләр дә үтерелде. DW язуынча, алар хунтага "мәгълүмат тапшыручы" хатын-кыз үтерүдә гаепләнгәннәр.
Amnesty International хокук яклап оешмасының төбәк мөдире Эрвин Ван Дер Борхт белдергәнчә, Мьянмада моңа охшаш булган 100дән артык хөкем карары бар. Ул халыкара җәмәгатьчелекне ашыгыч рәвештә чаралар кабул итәргә өндәде.
Соңгы айларда Татарстан мөселманнарны күпләп үтерүдә гаепләнгән Мьянма хунтасы белән хезмәттәшлек мөмкинлеген өйрәнә. Апрель ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин Мьянмага (элекке исеме Бирма) барып, йөк машиналары җитештерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен өйрәнде.
Бу сәфәрдән соң "Мьянмага гаделлек" ("Justice For Myanmar") иҗтимагый төркеме "Мьянма хәрби хунтасы белән хезмәттәшлек" иткән өчен Рөстәм Миңнеханов, Сергей Когогин һәм КамАЗ ширкәтенә каршы чикләүләр кертергә өндәде.
Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы нәтиҗәсендә җитештерүен 40 процентка киметергә һәм узган гасыр модельләренә кире кайтырга мәҗбүр булган КамАЗ авыр хәлдән чыгу өчен төрле юллар табарга тырыша.
Соңгы дистә елда Мьянмада буддачылар һәм мөселман азчылыгы арасында низаг бара, мөселманнарның күпләп күрше Таиландка күчү очраклары булган. 2016 елда мөселманнарны күпләп үтерү, көчләү күренешләре урын алды, АКШ бу хәлләрне "кешелеккә каршы җинаять" дип атады.
2021 елда Мьянмада хәрби түнтәрелеш булды, бу ил буйлап һәм бар дөньяда киңкүләм протестларга китерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!