Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда өй җиһазларына бәяләр 40-50 процентка арткан


Иллюстратив рәсем
Иллюстратив рәсем

Русиянең Украинага башлаган сугышыннан соң кертелгән чикләүләр Татарстанның җиһаз җитештерү тармагына нык бәргән. Җиһаз ясау өчен кирәкле өлешләргә бәя артуы, Европа ширкәтләрендә җитештергән продукцияне кайтаруда кыенлыклар булуы, шул сәбәпле җиһазларга бәяләрнең артуы әйтелә.

Казанның җиһаз җитештерүчеләре язын җиһазларга бәянең 40-50 процентка артуын белдерә. Бу хакта "Бизнес Online" яза. Җиһаз ясаучылар әйтүенчә, рубль арзанайган чорда җиһаз ясау өчен кирәкле өлешләр дә кыйммәтләнгән, шулай ук бәяләр артуына фурнитура җитештерүче Европа ширкәтләре белән турыдан-туры эшли алмау һәм логистикадагы проблемнар сәбәпче булган.

Моның аркасында җиһаз җитештерүчеләргә яңа тәэминатчы ширкәтләр белән хезмәттәшлек итәргә һәм элеккегә караганда аларгы күбрәк түләргә туры килә, диелә язмада.

"Без арзанлы фурнитура белән эшләмибез, Blum белән генә (Австрия бренды – ред.). Ә ул юк, тәэмин итүдә тоткарлыклар декабрьдә үк, Австрия Русиягә сату күләмен киметеп, үз базарын Европага юнәлдергәч башланган иде", дип сөйләгән басмага "Станнум" ширкәте вәкиле Марс Гыймадиев. Хәзер ул Blum продукциясен БДБ илләренең берсе аша кайтартуын, шул сәбәпле 20-30 процентка кыйммәткә чыгуын әйткән. "Әле бу кыйбат түгел: безгә Польша аша кайтартырга тәкъдим иткәннәр иде, әмма ул очракта бәяләр 60 процентка арта", дигән Марс Гыймадиев.

Русиягә сугыш башлавы өчен кертелгән чикләүләрдән Татарстанда иң нык зыян күргән тармаклардан берсе - җиһаз җитештерү тармагы диелә. Җиһаз җитештерүчеләрнең гыйнвар-март айларында җитештерүе 25,4 процентка кимүе искәртелә, узган елның беренче дүрт ае белән чагыштырганда, абсолют саннарда 380 миллион сумга кимрәк продукция җитештергәннәр диелә.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугыш башланганнан соң бәяләр нык күтәрелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG