Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден "Әл-Каидә" җитәкчесе Айман әз-Зәвәһринең үтерелүен игълан итте


Айман әз-Зәвәһри (уңда) һәм Усама бин Ладен. 2001 ел
Айман әз-Зәвәһри (уңда) һәм Усама бин Ладен. 2001 ел

Американың пилотсыз очкычы Әз-Зәвәһринең гаиләсе белән яшәгән Кабулдагы йортына һөҗүм иткән, террорчы оешма җитәкчесе бу вакытта балконында булган диелә. Байден һөҗүм вакытында әз-Зәвәһринең туганнары да, Кабул сивилләре дә һәлак булмады дип белдерде.

АКШ президенты Джо Байден Әфганстандагы контртеррорчы операция барышында "Әл-Каидә" террорчы оешмасы җитәкчесе Айман әз-Зәвәһри үтерелде, дип игълан итте.

"Ул үзеннән соң Америка ватандашларын, Америка хәрбиләрен, дипломатларын һәм Америка мәнфәгатьләрен үтерү һәм көчләү эзен калдырды. Гадел хөкем булды һәм террорчыларның бу лидеры башка юк", дип белдерде Байден американнарга мөрәҗәгатендә.

Американың пилотсыз очкычы Әз-Зәвәһринең гаиләсе белән яшәгән Кабулдагы йортына һөҗүм иткән, террорчы оешма җитәкчесе шуннан соң һәлак булган.

Байден һөҗүм вакытында әз-Зәвәһринең туганнары да, Кабул сивилләре дә һәлак булмады дип белдерде.

Президент сүзләренчә, АКШ күзләү берләшмәсе Айман әз-Зәвәһрине 2022 ел башында тапкан, узган атнада президент контртеррорчы операцияне хуплаган, ул 30 июльдә узган.

Кабулдагы торак райондагы йортка һавадан һөҗүм ясалганга, 1 июльдә "Талибан" Америка операциясен хөкем итеп чыкты. Бу йортта бай әфганнар яшәгән.

New York Times чыганагы әйтүенчә, йортның хуҗасы – "Талибан" иерархиясындагы иң зур кешеләрнең берсе – Сираҗуддин Хаккани. Әз-Зәвәһри үзе һөҗүм вакытында балконда булган дип сөйләгән басма чыганагы.

21 ел дәвамында яшеренгән Айман әз Зәвәхриның үлеме АКШ президенты Байден өчен зур сәяси уңыш булып тора. Шулай да әз-Зәвәхриның Кабулда чагыштырмача озак яшәве "Талибан"ның Әфганстанда террорчыларга качу урыны бирмәячәге турындагы вәгъдәсен сорау астына куя, ди фикер белдерүчеләр. Бу вәгъдәне талиблар Америка гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару турындагы карарны кабул иткән Дональд Трамп хакимияте белән сөйләшүләре вакытында биргән иде.

2001 елның 11 сентябрендә Әл-Каидә сугышчан төркеменең 19 әгъзасы дүрт юлчы очкычын кулга төшереп, аларны АКШ тарихындагы иң зур террор һөҗүмнәре өчен кулланды. Илнең сәяси һәм финанс үзәкләрендәге бу зур фаҗигане миллионнарча кеше телевизордан тетрәнеп күзәтте.

Башта корбаннар саны билгеле булмаса да, соңрак тикшерүчеләр бу һөҗүмнәрдә барлыгы 3 меңләп кеше һәлак булган дигән нәтиҗәгә килде. Тагын меңнәрчә кеше яраланды. Күп кенә коткаручылар, тузан һәм төтеннән нык агулану сәбәпле, алдагы елларда хәлләре начараеп үлде.

Бу һөҗүмнәрне планлаштыру һәм финанслау белән Әл-Каидә җитәкчесе, Согуд Гарәбстанында туып үскән Усама бин Ладен шөгыльләнгән диелде.

2011 елда Усама бин Ладен үтерелгәннән соң, "Әл-Каидә"не Айман әз-Зәвәһри җитәкләде. Аны бин Ладен белән беррәттән 2001 елның 11 сентябрендә булган терактларны оештыручыларның берсе дип саныйлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG