Accessibility links

Пропаганда кеше үтерү өчен җаваплымы? Фәнни караш


Руандадагы геноцидны өйрәнгән галим пропаганда кеше үтерүләрне күбәйтә дигән нәтиҗә ясады. Азатлык 2014 елгы бу тикшеренүне өйрәнде һәм бу хакта Казан социологы белән сөйләште. Сугышка каршы чыгучыларның моны ачык итеп әйтүләре зур роль уйный, ди ул.

Украинадагы сугыш башлану белән Русия хакимияте бәйсез медиа чараларына карата моңарчы (хәзерге Русия тарихында) күренмәгән басым шаукымын оештырды.

"Роскомсвобода" исәпләгәнчә, 24 февральдән 5 майга кадәр генә Русиядә сугыш турында нинди дә булса мәгълүмат чыгару өчен (кайчак хәтта "сугыш" сүзен куллану өчен дә) 3 меңләп сайт томаланган. Русия армиясе турында "фейклар" тарату турында махсус канун кабул ителде, хакимият аны бәйсез журналистлар һәм блоггерларны эзәрлекләү өчен актив куллана. "Агора" белән "Сетевые свободы" үз хисабында Русиядә фактик рәвештә хәрби цензура кертелгән дип белдерә.

Шул ук вакытта, дәүләтнең үз басмалары һәм дәүләт тәэсир итә алган медиа чаралары тулысынча халыкка дәүләт пропагандасын үткәрү эшенә җигелде. Телевидениедән көн-төн "Украинадагы нацилар", "8 ел Донбассны утка тоту", "урысларны урыс телендә сөйләшү өчен эзәрлекләү" кебек ялган тезислар яңгыратыла. Пропаганда телевидение белән чикләнмичә, интернет киңлекләрендә дә зур урын ала, әйтик, хакимият сатып алган телеграм каналларда да шул ук пропаганда тезисларын күреп була.

Пропагандага Русия хакимияте акча бүленешен дә нык арттырды. The Moskow Times Русия финанс министрлыгы статистикасына таянып, 2022 елның гыйнвар-март аенда Русия бюджетыннан медиа чараларына 17,4 млрд сум бүленгәнен яза. 2021 елда шул вакы вакыт аралыгында 5,4 млрд сум гына бүленгән иде, ягъни, бу максатка бүленгән акча 3,2 тапкыр артты.

Бу акчаның зур өлеше нәкъ март аенда бүленде, дип яза басма. Март аенда Русия финанс министрлыгы дәүләт пропагандасына 11,9 млрд сум бүлеп бирде, бу гыйнвар һәм февраль белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк.

Русия пропагандага нигә шулкадәр акча бүлеп бирә? Бу медиа чараларында Украинаны дошман итеп тасвирлау, сугыш башлануын аклау чыннан да нәтиҗәлеме? Һәм пропаганда хәзерге вакытта украин халкын үтерү өчен җаваплымы?

Кеше үтерүгә "ихтыяриларны" җыю уңышы пропаганда сыйфатыннан тора

Бу сорауларга җавапны 2014 елда ук икътисадчы, Цюрих университеты профессоры Дэвид Янагизава-Дротт тапты. Шикләнүче азчылык – дәүләт ниятләре өчен җитди киртә, ди ул. Шуңа дәүләт пропагандасының низаг вакытында кеше үтерүдә роле зур, дип саный галим. Бу нәтиҗәләрен ул "Пропаганда һәм низаг: Руандада геноцид тәҗрибәсе" дигән тикшеренүендә бастырды.

Дэвид Янагизава-Дротт
Дэвид Янагизава-Дротт

Янагизава-Дрот Руандада 1994 елгы геноцидны тикшергән. Ул чакта RTLM ("Меңнәрчә калкулык радиосы") пропагандасы белән "илһамланып", хуту халкы күршедәге тутси халкын үтерүгә чыккан. Өч ай дәвамында алар 500 меңнән бер миллионга кадәр кешене суйган (төгәл корбаннар саны әлегә кадәр билгесез). Асылда, сугышны туктату өчен RTLM радиосы тапшырулары җитте булып чыга, ди галим.

Ул вакытта Руандада телевидение дә, газетлар да юк иде, интернет та әле беркайда да киң таралмаган иде. Шуңа күрә радио – бердәнбер мәгълүмат чыганагы иде. Һәм ул актив рәвештә тутси халкын үтерүгә өндәгән.

Иң әһәмиятлесе, үтерүчеләрнең төрле районда статистикасы төрле булган. Руанданың ниндидер районнарында көч куллану дәрәҗәсе бик югары булса, корбаннар арасында "лояль дип саналмаган" хуту халкы да булса, башка районнарда кансызлык дәрәҗәсе түбәнрәк булган.

Француз хәрбиләре Руандада кизү вакытында хуту төркеме яныннан уза, 27 июнь 1994
Француз хәрбиләре Руандада кизү вакытында хуту төркеме яныннан уза, 27 июнь 1994

Янагизава-Дрот Руандадагы таулар харитасын алып, бу районнарны чагыштырган һәм сигналның нинди районнарга ничек барып җитүен исәпләгән. Үтерүләр саны турыдан-туры радиосигнал сыйфатыннан торган: пропаганданы күпләп тыңлаган кешеләр күрше халыкны зуррак теләк белән үтергән дигән мантыйклы нәтиҗә ясап була.

Ләкин галим фикеренчә, сәбәбе бераз башка. Үтерүләр саны, беренче чиратта, җәзалау отрядларының активлыгыннан торган, ә менә бу отрядларга керү, "ихтыяриларны" җыю уңышы нәкъ радиосигнал сыйфатыннан торган.

Дәүләт радиосы дулкыннары яхшырак таралган районнарда халык җәзалау отрядларына күбрәк кергән (галим 60-70%ка күбрәк дип исәпләп чыккан). Шул ук вакытта, кулына корал алырга әзер булу өчен радионы тыңлаучы "лояль" кешеләрнең саны уртача 80%тан артырга тиеш булган. Ягъни, янында геноцид дөреслегендә шикләнүче кешеләр саны күбрәк булса, бу турыдан-туры "ихтыяриларга" керү санын киметкән булган.

Ә менә дәүләт пропагандасы 80% "җанатарны" җыйган очракта көч куллану күренешләре зур күләмдә арта барган. Мондый районнарда "хыянәтче" хутуларны эзләү дә булган, ягъни геноцидка каршы торучы үз кешеләрен дә юк иткәннәр.

Галим ясаган төп нәтиҗә: азчылык пропагандага нинди дә булса да юл белән каршы торган очракта, пропаганда кимрәк булган җирлекләрдә үтерүләр саны һәм башкаларны үтерүгә киткән кешеләр саны кими бара. Ягъни, пропаганда турыдан-туры кеше үтерүләр санының артуында гаепле булып чыга. Һәм "үтерергә чыннан да кирәкме" дип 20% шикләнүче дә гомум җәмгыятьтә үтерүләр санын киметүгә китерә, ди ул.

"Өзелгән кеше тормышлары өчен җаваплылык – шул исәптән пропаганда "журналистларында" да"

Галим, социолог Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, агрессияне яклауда зур рольне пропаганда да уйный, ләкин ул бердәнбер фактор түгел. Хәзерге шартларда кешеләрнең ихтыяри батальоннарга язылуы тормыш белән канәгатьсезлек, акча җитмәү, перспективалар күрмәүгә дә бәйле, ди ул.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Сугыш гади юл булып күренә, анда дошман бар, тормыш мәгънәсен җиңел табып була. Мин моны бик примитив карар дип күрәм. Русиядә тормыш белән канәгатьсезлек бик югары, кешеләрнең нәрсәдер эшлисе, тормышны ничек тә булса үзгәртәсе килә, — ди Ясәвиев.

Аның сүзләренчә, Русия халкына тормышны ак белән карага бүлү хас, шуннан ксенофобия, гомофобия кебек проблемнар да барлыкка килә. Пропаганда шуны бик оста файдалана. Гомуми фәкыйрьлек тә кешеләрне сугышка батальоннарда китәргә этәрә, ди ул.

Дәүләт каналларында эшләүче кешеләр чынбарлыкны бозып күрсәтә

— Пропаганда – кешеләрнең сугышка баруын, кешеләрне үтерергә әзер булу факторларының берсе. Өзелгән кеше тормышлары өчен җаваплылык – шул исәптән бу "журналистларда" да. Чынбарлыкта дәүләт каналларында эшләүче кешеләрне журналист дип атап булмый, алар чынбарлыкны бозып күрсәтә, өзелгән гомерләр өчен җаваплылык алар өстендә дә бар.

Түләүле батальоннарга баручылар арасында акчага ихтыяҗ булганнары да, чыннан да пропагандага ышанучы ватанпәрвәрләр дә бар, алар чын күңелдән Русияне яклыйбыз дип баралар. Бу, гомумән, фәнни яктан өйрәнү өчен кызыклы күренеш: бу универсаль гомумкешелек кыймәтләрдән баш тартып, Русия мәнфәгатьләре дип тырышу. Ул кешеләр "Русиягә бу файдага" дип, кеше үтерүне дә, башка тискәре күренешләрне дә кабул итә ала, аны тәнкыйтьләми, — дип саный социолог.

Ясәвиев Янагизава-Дротт китергән 20% азчылыкның сугышка актив каршы тору очрагында, бу 80% күпчелекнең ышанычын үзгәртә ала дигән фикере белән дә килешә.

Төгәл әйтә алам: илдә Украинадагы хәлләрне хуплаган 80% юк

— Көчле репрессив кануннар булган авторитар җәмгыятьтә, аеруча сугыш барган вакытта, ниндидер объектив социологик тикшеренүләргә ышану дөрес булмас. Шуңа Русиядә төгәл күпме кешенең Украинада бүген барган хәлләрне яклавын әйтү авыр. Үз даирәм һәм, гомумән, җәмгыятьтәге күзәтүләремә нигезләнеп, төгәл әйтә алам: илдә Украинадагы хәлләрне хуплаган 80% юк.

Казанда урамда Z хәрефләре бик аз, кешеләр аны машиналарга ябыштырмый бит. Аларны күргән очракта да, бу, гадәттә, ниндидер дәүләт хезмәте яки оешмасы машинасы була. Мәсәлән, Чистайда мин Z хәрефен җәмәгать транпортында күрдем, — ди галим.

Кешеләр еш кына башкалар гамәлләренә карый

Күп кеше бернинди позициядә тормый, алар ачыктан Украинадагы хәлләр яклы да, аңа каршы да түгел. Тик кешеләр еш кына башкалар гамәлләренә карый, дип саный Ясәвиев.

— Күп кенә тикшеренүләр шуны күрсәтә: гомум массадан аерылган гамәлләр булса, аларны хуплаучылар, кабатлаучылар күбәя. Шуңа бәйле төгәл әйтә алам: Украинадагы хәлләргә каршы чыгучылар булуы һәм аларның ачыктан моны белдерү роле бик югары. Һәм аларның булуы хәзерге вазгыятьне хуплаучылар санын киметә, — дип аңлатты Азатлыкка социолог.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG