Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне йөрешен үткәрергә рөхсәт итмәүче хакимият гармунчыларга үзәктә йөреш оештыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аны Украинага каршы сугышны хуплап чыккан, "урыс дөньясын" яклаучыларга ярдәм итү өчен үз җанатарларыннан акча җыя башлаган җырчы Фирдүс Тямаев җитәкләячәк.

30 август – Татарстан суверенитет көне уңаеннан Казанда гармунчылар йөреше узачак. Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында белдерде.

Аның сүзләренчә, бәйрәм чарасы 11 сәгатьтә Камал театры каршында башланып китәчәк. Ике сәгать дәвам иткән концерттан соң гармунчылар йөреше оештырылачак.

"13-14 сәгатьтә йөреш булачак. Ул Тукай скверы аша 1 май мәйданына (Казан Кирмәне каршындагы мәйдан) кадәр дәвам итәчәк. 14 - 14.40 сәгатьтә флешмоб узар дип көтелә. Гармунчылар йөрешен Фирдүс Тямаев җитәкләячәк. Ул күбрәк кешеләрне җәлеп итәчәк", диде ул.

Гармунчылар йөрешендә Татарстан районнарыннан һәм Русия төбәкләреннән 1 меңнән артык кеше катнашачак.

Әйтергә кирәк, җирле хакимият Гармунчылар йөреше кебек фольклор бәйрәмнәр үткәрергә рөхсәт итә, ә 2014 елдан Хәтер көне митингларын урам йөреше буларак үткәрүне тыеп килә.

Соңгы елларда чара шәһәр үзәгеннән читтә, Тинчурин паркында уза. Хәтер көнендә мөселман татарларга Казанны яклап һәлак булганнар рухына Кирмәнгә килеп дога кылырга рөхсәт бирелми. Моны түрәләр дәүләт, медицина, мәгариф, дини оешмалар янында урам җыеннары уздыруны тыючы Татарстан канунына сылтанып эшләүләрен әйттеләр.

Шул ук вакытта Казанда православ христианнар бернинди тоткарлыксыз тәре йөреше уздырды. Моның өчен үзәк урамнары ике көнгә яптылар.

Моннан тыш, 2018 елдан башлап 30 августта уздырылып килгән TAT CULT FEST быел Казан Кирмәненнән Милли китапханә янына күчерелде.

30 августта бәйрәм чаралары вакытында машина юлларын вакытлыча ябып торачаклар. Шуңа да шәһәр халкын һәм кунакларны җәмәгать транспортын кулланырга чакырдылар. 30 августта узачак вакыйгаларда 1,5 мең полиция кизү торачак. Һәрбер бәйрәм мәйданында тикшерү пункты булуы көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG