Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ивановода татар теле укытыла башлый. Әлегә өстәмә дәрес буларак


Иваново шәһәренең 18нче мәктәбе
Иваново шәһәренең 18нче мәктәбе

Иваново өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Ляпин татарлар аз яшәгән урыс шәһәрендә татар телен өйрәтүдә булган кыенлыклар хакында сөйләде.

2023 ел башыннан Иваново шәһәренең 18нче мәктәбендә өстәмә дәрес буларак татар теле укытыла башлый. Бу хакта Иваново өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, җирле мөфтият рәисе Фәрит Ляпин Азатлыкка хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дәресләр алып барырга Иваново шәһәре мэры Владимир Шарыпов ризалык биргән. Заманында татар теле факультатив буларак укытылса да, элекке губернатор бу курсларны туктаткан иде, дип сөйли Ляпин.

Иваново өлкәсендә яшәүчеләрнең 95 процентын урыслар тәшкил итә. 2010 елгы җанисәп мәгълүматына караганда, тулысынча урыс мохитендә 6696 татар яши. Алар төрле шәһәрләрдә таралып көн күрә. Бу шартларда балаларга татар телен ничек укытырга? Бу дәресләрнең нәтиҗәсе бармы? Татар телен кысрыклап чыгарган мәгариф турындагы федераль канун нигезендә мәктәпләрдә татар телен туган тел буларак ни өчен укытырга мөмкинлек юк? Фәрит Ляпин шул сорауларга җавап бирде.

Фәрит Ляпин
Фәрит Ляпин

— Без 20 ел буе Иваново шәһәренең 18нче мәктәбендә татар һәм гарәп телен, шуның кысаларында татар мәдәнияте, тарихы дәресләрен укыткан идек. Татар көрәше бүгенгә кадәр туктамады. Татар телен укыту пандемия һәм башка сәбәпләр белән бетерелде. Күптән түгел Иваново шәһәре мэры Владимир Шарыпов белән очрашуда бу мәсьәләне күтәрдек. 2023 елның 1 гыйнварыннан шәһәр хакимиятеннән татар һәм гарәп теле укытучыларына штат бүлеп бирүгә ирештек. Татар теле дәресе өстәмә белем бирү системы кысаларында укытылачак.

— Ни өчен нәкъ менә 18нче мәктәп? Анда татар балалары күпләп укыймы?

— Мәктәп мәчет янында булганга күрә махсус мөрәҗәгать ясаган идем. Анда мөселманнар, татарлар белем ала. Безгә укытучыга штат бирелгәч Милләтләр йортында да укытырбыз дип уйлыйм. Ике урында да белем алырга мөмкин булачак. Бу дәресләр атнасына 2-3 сәгать биреләчәк. Мәктәптә уку тәмамлангач, әлеге дәресләр башланачак. Без ата-аналарга ничек уңайлы, шулай оештырабыз.

— Бүген мәгариф турындагы федераль канун нигезендә мәктәпләрдә татар телен туган тел буларак мотлак укытырга мөмкин. Ягъни, факультатив дәрес итеп түгел. Ни өчен бу мөмкинлектән файдаланмадыгыз?

— Аны татар авылларында эшләргә була. Иваново өлкәсендә исә бер урында күпләп татарлар яшәгән җир юк. Ике-өч бала өчен укытучы кирәк булачак. Без моңа ирешкән очракта да укытучыларны кайдан табарбыз? Бу мөмкин эш түгел. Мин бу канун турында беләм, ләкин аны тормышка ашырып булмый. Иваново өлкәсендә дә татар авыллары булган, бүген аларның исемнәре генә калган.

— 18нче мәктәптә татар телен укыту тукталуының сәбәбе пандемиягә генә бәйле булдымы, әллә җирле түрәләр дә моңа каршы идеме?

— Юк, бу эш пандемиягә кадәр үк тукталган иде. Моның сәбәбе Иваново өлкәсе белән идарә иткән (2005-2013 елларда) губернатор Михаил Меньга барып тоташа. Мин губернатор булганда татар телен укыту булмаячак дип әйтте ул. Шуңа сылтанып түрәләр курсларны япты. Татарстанда да шулай эшләделәр бит. Бер кеше әйтүгә прокуратура мәктәпләргә килде (Путин фәрманы нигезедә прокуратура урыс булмаган халыкларның ана телен мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә укытуын тикшерә башлады - ред.). Сыналган систем бу. Ачуы авыр, ябуы җиңел.

Мень безгә мәдәни үзәк ачарга да мөмкинлек бирмәде. Җир бүленсә дә, сигез ел дәвамында төзелеш башлап булмады. Югыйсә, бу үзәкне күптән төзеп чыгар идек.

— Яңа губернатор Станислав Воскресенскийның татар телен укытуга карашы нинди?

— Ул миндә кунак булды. Бу мәсьәләне күтәргәч, пандемия тәмамлангач әлеге сорауга кайтарбыз диде. Губернатор ике тапкыр мәчеттә булды, бергә чәй эчтек. Безнең мөгамәлә яхшы, ул миңа, мин аңа шалтратам. Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, бездә яхшырак.

— 20 ел дәвамында татар телен укыткан вакытта бу дәресләргә күпме бала йөри иде?

— Ул вакытта ике-өч балалар төркеме җыелды. Якынча 30-35 кеше. Без олыларны да мәчеттә татар теленә укытабыз.

— Әлеге татар теле дәресләренең нәтиҗәсе нинди? Балалар өстәмә дәрестә генә телне үзләштерә аламы?

— Дәресләрдән тыш, безнең музыка һәм драма үзешчән театры да эшли. Алар анда да татарчаны өйрәнә. Балалар татарчаны белми диярлек, чөнки өйдә туган телдә аралашу юк. Әмма теләсәләр, өйрәнә башлыйлар. Минем оныклар да шулай йөрде.

— Мәдәни үзәк турында сүз чыкты. Хәзерге вакытта төзелеш ни хәлдә? Ул үз эченә нәрсәләр алачак?

— Бүген мәчет янында биш катлы мәдәни үзәк төзибез. Хәзерге вакытта дүртенче катны күтәрәбез. Анда ике лифт булачак. Биш катлы бинаның ике катында, бу 1 100 дүрткел метр, телләр мәктәбе эшләячәк. Биредә татар, гарәп, урыс, инглиз һәм фарсы телләрен өйрәнеп булачак. Киләсе елның көзендә төзеп бетерергә һәм эшне башларга җыенабыз. Барысы да финанс мәсьәләгә барып тоташа. Бинаны төзеп бетергәннән соң безгә лицензия алырга кирәк булачак.

— Ә татар телен укытырга кадрлар бармы?

— Казан федераль университетын тәмамлаган Гөлнара Шакирова һәм минем урынбасарым Хәлит Якупов бар. Алар Казаннан җибәрелгән кешеләр түгел, үзебезнекеләр.

— Ивановодан тыш, башка шәһәрләрдә дә өстәмә дәрес буларак татар телен укыту нияте бармы?

— Алга таба Кинешма шәһәрендә дәресләр оештырырга уйлыйбыз. Төп проблем укытучы табуга кайтып кала.

— Сез Ивановога совет чорында ук күчендегез. Ул вакытта татар телен өйрәтү бар идеме? Телгә мөнәсәбәт нинди иде?

— Мин Ивановода 1977 елдан бирле яшим. Ул заманда татар теле дәресләре юк иде. Ә менә сугышка кадәр монда татар мәктәбе дә, китапханә дә, татар театры да, радиода тапшыру да булган. Сугыштан соң ул бетерелгән.

— Бүген урыс шәһәрләрендә урта буын, хәтта өлкәннәр дә татар телен оныта. Иваново өлкәсендә ничек?

— Алар татар телен белә, театрларга йөри. Хәзер аларны җыю үзе бер проблем. Безнең театрның режиссеры һәм мөдире, РСФСРның атказанган артисты Мөхәммәт Кашаев бүген Иваново драма театрында артист булып эшли. Татарча сөйләшә торган кешеләрне табу кыен. Шуңа әкрен генә театр аша татар телен өйрәтәбез.

— Мәчетләрдә җомгалар тулысынча урысча гына узамы?

— Җомгага унлап татар җыела. Калган бер меңнән артык кеше — башка милләт вәкилләре. Анда татар телендә вәгазь сөйләүнең мәгънәсе юк. Әгәр татарча сөйләсәң дә, кайбер татарлар үзләре дә аңламый. Әдәби телдә сөйләсәң, аңламыйлар. Шуңа укытырга, театрлар булдырырга кирәк.

— Татар теле дәресләренә йөрүче татар балалары дингә тартыламы?

— Әкрен генә дингә киләләр.

— Татарстаннан ярдәм тоясызмы?

— Татарстаннан китаплар килә. Быел сентябрьдә без Иваново һәм Кинешма шәһәрләрендә балалар Сабан туе үткәрәбез. Аны җирле хакимият финанслаячак. Татарстан мәдәният министрлыгы сәнгать әһелләрен җибәрергә сүз бирде. Сабантуйны Милләтләр йортында үткәрербез дип уйлыйм. Пандемия вакытында мәктәпләрдә үткәрүне хупламыйлар.

Татарстан мәгариф министрлыгыннан 5-8 сыйныфлар өчен 50 данәдә гарәп теле дәреслекләрен җибәрделәр. Без шул китаплар белән белем бирәбез.

— Узган ел җанисәп узды. Әлегә аның милләтләр саны билгеле түгел. Бүген Иваново өлкәсендә татарлар саны кимемиме?

— Мин Ивановога килгәндә татарлар саны 10 мең тирәсе иде. Хәзер 6-7 мең диләр. Татарлар Иваново, Кинешмада гына түгел, Фурманов, Тейково, Родники, Вичуга, Приволжски, Заволжски шәһәрләрендә гомер итә. Үзгәрешләр бар. Кемдер урыска кияүгә чыга, балалары урыс булып китә. Катнаш никах проблемы бар. Җанисәпне без оештырмыйбыз. Анда нәрсә дип язуларын кем белсен. Сталин әйткәнчә, эш кемнең ничек тавыш бирүендә түгел, ә кемнең ничек санавында. Монда да шул ук хәл.

Белешмә: Иваново татарлары

Иваново өлкәсе территориясендә эшләүче татарларның беренче тораклыклары XV йөздә барлыкка килә: татарлар Кинешма һәм Юрьевец районнарында, Мугреев татарлары хәзерге Югары Ландехово, Лухово һәм Песятков районнары территориясендә җир алалар. Юрьевец районында төрки топонимнар безнең көннәргә кадәр сакланган.

Татарларны өлкә территориясенә күченүнең киләсе дулкыны XIX гасырның икенче яртысында башлана. Нигездә, бу Идел буе губерналарыннан (Казан, Түбән Новгород һ.б.) эшче крестьяннар була. 1909 елда Ивановода 342 мөселман исәпләнгән. 1921-1922 еллардагы ачлыктан соң, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан территорияләреннән татарларның бирегә күпләп күчеүе күзәтелә. Кинешмада Татар урамы, Южада Татар бистәсе барлыкка килә.

2010 елгы җанисәп мәгълүматына күрә, өлкәдә 6696 татар яшәгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG