Accessibility links

Кайнар хәбәр

Запорожье атом электр станциясе янындагы шартлаудан соң Энергодар шәһәре утсыз һәм сусыз калган


Оккупациядәге Энергодар шәһәре
Оккупациядәге Энергодар шәһәре

Шәһәр мэры Дмитрий Орлов шартлауның 12:20 сәгатьтә булуын яза. Русия билгеләгән хакимиятләр Украина хәрбиләре һөҗүм итте дип гаепли.

Запорожье атом электр станциясе янындагы электр чыбыкларына зыян килү аркасында Энергодар утсыз һәм сусыз калган. Бу хакта үз Telegram-каналларында шәһәр мэры Дмитрий Орлов һәм Запорожье өлкәсенең басып алынган өлешендә Русия куйган "хакимият башлыгы" Владимир Рогов яза.

Орлов хәбәренчә, 12:20 сәгатьтә көчле шартлау тавышы ишетелгән һәм шәһәрдә ут белән су беткән.

Рогов атышларда Украина кораллы көчләрен гаепли. Аның сүзләренчә, нәтиҗәдә электр чыбыкларына зыян килгән, ә "АЭСның 6нчы энергоблогы куәте 150МвТка кадәр кимегән". "Атом станциясе үз ихтыяҗларын тәэмин итәрлек эшли", дигән ул.

Энергодардагы Запорожье атом электр станциясе – Европада иң зурысы, ул быел мартта Русия хәрбиләре контроленә күчте. Электр станциясенә моңа кадәр дә һөҗүм иткәннәр иде инде, һөҗүмдә Украина белән Русия бер-берсен гаепләде.

Сентябрь башында Энергодардагы Запорожье атом электр станциясенә Халыкара атом энергиясе идарәсе белгечләре килде.

Идарәнең башлыгы Рафаэль Гросси АЭС хезмәткәрләренең иминлеге өчен һәм энергия белән тәэмин итүгә кагылышлы вазгыятькә борчылуын белдерде: миссия әгъзалары сәфәрләре барышында бинада атыштан калган эзләрне күргән.

Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән 2022 елның 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

Көнбатыш илләре моны суверен дәүләтнең бөтенлегенә каршы һөҗүм, агрессия дип бәяли.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG