Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Лондонда патшабикә Елизавета II-не җирләячәкләр


Елизавета II-не җирләүдә 500ләп кеше дәүләт башлыгы һәм чит ил лидеры катнашачак. Патшабикә белән хушлашу тантанасына Русия, Беларус, Венесуэла, Сүрия, Әфганстан һәм Мьянма вәкилләре рәсми чакырылмады.

Бүген, 19 сентябрьдә Лондонда патшабикә Елизавета II-не җирләячәкләр. Британия тарихында тәхеттә иң озак – 70 елдан артык утырган патшабикә 8 сентябрьдә 96 яшендә вафат булды

Бүген иртән Лондондагы Вестминстер сарае вафат булган монарх белән хушлашырга теләүчеләр өчен ябылды. 14 сентябрьдән башлап патшабикәгә Британиянең һәм башка илләрнең меңләгән ватандашы хөрмәт белдерергә килде. Алар километрларга сузылган чиратка тезелде, кайберәүләр чиратта 12 сәгатьтән артык торды.

Патшабикә салынган табутны патша гаиләсе озатуында Вестминстер сараеннан ерак түгел урнашкан Вестминстер чиркәвенә күчерәчәкләр, иртәнге сәгать 11 дә (Казан вакыты белән көндезге бердә) чиркәүдә җеназа йоласы башланачак, ул бер сәгать барачак. Аерым алганда йолада Кентербери архиепископы, Британия премьер-министры Лиз Трасс катнашачак. Мәрхүмәне искә алу йоласына ике мең кеше чакырулы.

Елизавета II-не җирләүдә 500ләп кеше дәүләт башлыгы һәм чит ил лидеры катнашачак. Патшабикә белән хушлашу тантанасына Русия, Беларус, Венесуэла, Сүрия, Әфганстан һәм Мьянма вәкилләре рәсми чакырылмады.

Елизавета II тормыш иптәше, шаһзадә Филипп янындагы каберлеккә җирләнәчәк.

ВВС хәбәренчә, патшабикәне җирләү уңаеннан Лондонга бер миллионга кадәр кеше килергә мөмкин. Бу мәгълүматны басмага шәһәр яны поездларына сатып алынган билетлар күләменә таянып Transport for London ширкәте биргән.

Лондон үзәгендәге төп урамнарның күбесе иртәнге биштән ябыла.

Лондон полициясе патшабикәне җирләү чараларында тәртип саклау – шәһәр полициясе тарихында иң зур операцияләрнең берсе дип белдерә.

Патшабикәне җирләү көнендә Канадада да тантаналы чаралар узачак, Елизавета II бу илдә еш була иде. Анда парадлар үтәчәк, мәрхүм булган патшабикә хөрмәтенә 96 төрле коралдан салют биреләчәк.

Британиянең яңа патшасы итеп аның улы Чарльз III билгеләнде.

2016 елда, британ патшабикәсе Елизавета II-нең таҗ киюенә 63 ел тулуы уңаеннан Азатлык британ тәхетендә иң озак утыручы патшабикәнең тормышына кыскача күзәтү тәкъдим иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG