Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаренгейт 451 – Рэй Брэдбери


Мир безжалостного будущего, где все книги уничтожаются, их хранение преследуется по закону, а телевидение успешно служит всеобщему оболваниванию. Всемирно известный роман Рэя Брэдбери – теперь и на татарском. Пересказ произведения, аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Фаренгейт 451 (Рэй Брэдбери)
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:11 0:00

Беренче бүлек

"Китапларда комикслар күбрәк булсын. Рәсемнәр күбрәк. Акылны кимрәк тукландырырга кирәк".

Эзләнүчеләр, тәнкыйтьчеләр, белгечләр, уйлап табучылар урынына мәктәпләр йөгерүче, йөзүче, көрәшүче һәм башкаларны күбрәк чыгара башлады. "Акыл иясе" сүзе сүгенү сүзенә әйләнде. Кеше таныш булмаганнан гел курка. Исеңә төшер, Монтэг, сезнең сыйныфта яхшы укый торган тәрбияле малай бар идеме? Дәресләрдән соң сез нәкъ аны кыйнамый идегезме? Әлбәттә, аны. Бар да бертөрле булырга тиеш. Конституциягә күз салсаң, беркем дә тигез булып тумый, барысы тигезгә әйләнә. Әгәр һәр кеше икенче кешенең, көзгедәге сыман, чагылышы икән, димәк, синнән өстенрәкләр бар, дип куркасы да юк.

Ә китап ул – күршенең әзер булып торган мылтыгы! Кем белгән ул укымышлы кешенең кайчан атасын? Бәлки, бүген ул миңа атар! Шуңа янгын кабызучыларны безне шул кирәкмәгән укымышлылыктан коткарырга өйрәткәннәр. Минем эшем шул, синең дә эшең шул, Монтэг.

Шуны аңла – безнең цивилизация шулкадәр күпкатламлы, без җәмгыятьтә ниндидер хәрәкәтләр башлануын булдырмаска тиеш. Кешеләр нәрсә телиләр? Бәхетле булуны. Без аларны бәхетле итәбез, артык уйлаудан коткарабыз, күңел ачу ысулларын күрсәтәбез. Үткән тормышны тасвирлаган кәгазьнең нигә кирәге бар? Кеше үлә. Аңа хатирәләр башка кирәкми. Онытыйк аларны. Яндырыйк, барысын да яндырыйк. Ут якты, ут саф. 451 градус – менә ул бәхеткә илтү чыганагы"

Авырып яткан Монтэг хезмәттәше Биллига биргән сорауларына шундый җавап ишетте. Аның авыртып яту сәбәбе – җәмгыятьтә барган күренешләрнең аянычын аңлый башлаганнан иде...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
тукландырырга – насыщать
эзләнүчеләр, тәнкыйтьчеләр, белгечләр, уйлап табучылар, йөгерүче, йөзүче, көрәшүче – исследователи, критики, специалисты, изобретатели, бегуны, пловцы, борцы
акыл иясе – интеллектуал
сүгенү – нецензурная лексика
күз салсаң – если взглянуть
әйләнәздесь: превращаются
мылтык – ружьё
укымышлы кеше – образованный человек
янгын кабызучылар – разжигатели огня
шулкадәр күпкатламлы – настолько многослойная
җәмгыятьтә ниндидер хәрәкәтләр башлануын булдырмаска тиеш – должны не дать начаться каким-либо движениям в обществе
хатирә – воспоминание
җәмгыятьтә барган күренешләрнең аянычын аңлый башлаганнан – от того, что начал осознавать события, происходящие в обществе

***

– Мин үткән атнада булган янгын турында уйга калдым... Китапханәсен юк иткән кешегә ни булды икән? – дип Монтэг чираттагы юк ителгән йортның хуҗасын исенә алды.

– Ул юләрләр йортына эләккән сыман улады, – диде Битти.

– Ул юләр түгел иде.

Монтэгның хезмәттәше Билли тыныч йөз белән уен карталарын бутады.

– Хөкүмәтне һәм безне алдалый алам дип уйлаган һәркем юләр инде ул.

– Мин гел шуны күз алдына китерәм,– дип дәвам итте Монтэг,– аның хәлендә калу ничек икән ул? Янгын сүндерүчеләр килә дә безнең йортларны һәм безнең китапларны ягалар.

– Безнең китаплар юк.

– Ә булса?

– Нәрсә, синдә бармыни?

Битти аңа күзләрен кысып карады.

– Юк. – Монтэг диварга күз салды. Анда миллионлаган тыелган китапларның исемнәре эленгән. Ә ул аларга шлангтан чыккан су ярдәмендә уттан котылырга түгел, ә керосин ярдәмендә утта юк булырга ярдәм итә.

Хезмәттәшләре Монтэгка, янгын сүндерүчеләрнең уставын ачып, кагыйдәләрне исенә төшерергә булдылар. Бу устав хөкүмәтнең эшчәнлегенә тискәре тәэсир иткән китапларны юк итү өчен чыгарылган. Кагыйдәләр түбәндәге иде:

  1. Борчылуга тиз чыгарга.
  2. Утны тиз кабызырга.
  3. Якмаган нәрсәне калдырмаска.
  4. Станциягә тиз арада кайтырга.
  5. Яңа треволарга әзер булырга.

Уставны укып бетерүгә, яңа тревога яңгырады.

Бу юлы иске өч катлы агач йортта эшлисе иде. Янгын сүндерүчеләр ишекне бәреп керделәр һәм йортның хуҗасын эләктерделәр. Гәрчә ул качарга, хәтта урыннан кузгалырга да җыенмый иде. Олы яшьтәге бу хатыннан китаплары кайда икәнлеген сорадылар. Ул җавап бирмәде. Битти хатынның йөзенә сукты.

– Сез аларның кайда икәнен беләсез. Югыйсә монда булмас идегез, – диде хатын.

Аңа шалтыратуларның эчтәлекләре теркәлгән кенәгәне күрсәттеләр. Кенәгәдә: "Вязов урамы, 11нче номерлы йортның чормасында шигем бар. Э.Б.",– дип язылган иде.

– Моны минем күршем Блейк ханым язгандыр, дип уйлыйм,– диде хатын.

Чормадан идән уртасына йөзләгән китап ишелде. Китаплар һәм бөтен йортка керосин агыздылар. Тик йортның хуҗасы өйдән чыгарга теләмәде. Монтэгның хезмәттәшләре аны чыгарырга тырышмадылар да, һәм машинага юнәлделәр.

– Фанатикларга хас нәрсә бу. Алар законны белмиләр. Үз-үзләренә кул салу алар өчен гадәти теләк, – диде Блэк.

Йортны биләгән ут арасында һәм китаплары өстендә басып торган хатын аларның күзләренә карап тора иде. Ул төшеп калган бер шырпыны алды, идәнгә сызып кабызды да китаплар өстенә ташлады. Монтэгның күзләрендә коточкыч курку чагылды. Бу көн турындагы уйлар аны әле озак газаплады. Нигәдер ул эшенә шикләнеп карый башлады. Китапларны ягу нигә кирәк? Кемгә моннан яхшырак була? Бу эштән мәгънә бармы?

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
чираттагы юк ителгән йорт – очередной уничтоженный дом​
юләрләр йорты – сумасшедший дом
тыелган китаплар – запрещённые книги
хөкүмәтнең эшчәнлегенә тискәре тәэсир иткән – отрицательно влияющие на деятельность правительства
ишекне бәреп керделәр – выломали дверь
шалтыратуларның эчтәлекләре теркәлгән кенәгәне – книжка, где зафиксированы содержания вызовов
чормасында шигем бар – есть сомнения по поводу чердака
юнәлделәр – направились
үз-үзләренә кул салу – самоубийство
биләгән ут – охвативший огонь
идәнгә сызып кабызды – зажгла, чиркнув об пол

***

Монтэг булган хәлне хатыны Милдредка сөйләде һәм эштән китү фикере барлыгын әйтте.

– Ниндидер бер хатын аркасында эшеңне ташлыйсыңмы! Ул хатын безгә беркем түгел! Өендә китап сакламасын иде! Бу тулысынча аның җаваплылыгы! Күрәлмыйм шуны! – дип кызды Милдред.

– Син анда булмадың, күрмәдең, – дип каршы килде Монтэг. – Ул китапларда без аңламаган нәрсәләр бардыр. Тик торганда яна торган йортта калмыйлар. Мин төн буе уйларымда шул янгынны сүндердем.

– Акылы җитмәгән аның... – дип кенә өстәде хатын.

Милдред белән аралашудан мәгънә булмады.

Монтэг шул көннән соң авырый башлады. Хәтта эшен дә калдырды. Аның хәлен белергә Билли килде. Ул Монтэгның янгын сүндерүчеләрнең, киресенчә, янгын кабызу белән шөгыльләнә башлавын, аеруча китапларны нигә ягарга кирәклеген аңлатты.

Асылда бу хәләр сугышлар вакытында көчәя икән. Әмма шул ук вакытта башка көчле сәбәп бар: кешелек китапларга алмашка матбугат, радио, телевидениене уйлап тапкан. Бүген кешенең тормышында тиз арада табыла торган ләззәт чыганаклары күп. Җәмгыять, китап укуга караганда, җиңелчә күңел ачарга ияләнгән. Китапларның кирәге дә беткән. Киресенчә, зыяны да арткан. Ә янгынны кабызучылар җәмгыятьне шул зыяннан азат итә. Закон, устав нигезендә.

Монтэгның күңел халәте яхшырмый иде.

– Я ходам, ничек туйдым мин! Ни булганын аңламыйм. Үземне бик бәхетсез итеп хис итәм. Бәлки, мин китаплар да укый башлармын,– дип фикерләрен хатыны белән уртаклашты ул. Монтэг төрмәдән дә курыкмый иде. Аның өчен бу, киресенчә, азат булу мөмкинлеге иде, чөнки ул кемне дә булса үтерер дип курыкты.

Монтэг сикереп торды һәм хатынын башка бүлмәгә чакырды.

– Мин сиңа соңгы ел дәвамында җыеп саклаган нәрсәләрне күрсәтәм, – диде ул һәм шкафтан бер-бер артлы китаплар алып ыргытты. Милдредның аяклары астында егермегә якын китап ята иде.

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
эштән китү фикере – мысль об уходе с работы​
Бу тулысынча аның җаваплылыгы! Күрәлмыйм шуны! – Это полностью её ответственность! Ненавижу её!
матбугат – пресса, СМИ
тиз арада табыла торган ләззәт чыганаклары – легко доступные источники удовольствия
җәмгыть җиңелчә күңел ачарга ияләнгән – общество привыкло легко развлекаться
зыяннан азат итә – освобождает от вреда
күңел халәте – душевное состояние

Икенче бүлек

Гаҗәеп, әмма Монтэг Милдредны бераз вакытка тынычландыра алды. Бу китаплар турында беркем белмәячәгенә ышандырды.

Шул көннән башлап, Морган күптән паркта танышкан олы яшьтәге филолог һәм язучы Фабер янына йөри башлады. Тегесе башта курыкты, Монтэг аның янына юри йөри, китаплары кайда икәнен белергә һәм аларны ягарга тели, дип уйлады. Әмма соңыннан Монтэгның нияте начар булмавына ышанды.

Монтэг Фабердан төрле китапларның тарихы, аларны уку файдасы турында белеште. Һәр янгыннан Монтэг берәр китап урлап кайта иде. Аның дөньясы үзгәрә башлады.

Әмма Монтэгның хатынына иренең үзен тотышы ошамады. Өстәвенә, иренең китаплар укыганын белсәләр, бу җинаятьтә аның үзен дә гаепләргә мөмкиннәр.

Шулай да Монтэг бирешмәде. Хатыны һәм аның дусларын мәгънәсез әңгәмәләр алып баруга һәм сыйфатсыз кино карауга караганда, китап уку кызыграк һәм файдалырак икәненә ышандырырга тырышты ул. Булдыра алмады.

Чираттагы сменада Монтэг хезмәттәшләре белән янгын сүндерергә киттеләр. Монтэг машинадан төште һәм каршысында үз йортын күрде. Хатыны аның китаплар саклавы турында полициягә хәбәр иткән. Ул көнне Монтэг үз йортын үзе яндырырга мәҗбүр булды.

Куркыныч көннән соң, Монтэг шәһәрдән китәргә уйлады. Фабер аны яңа кешеләр белән таныштырды. Алар үзләрен "тере китаплар" дип атыйлар иде. Дәүләт кәгазь китапларны юкка чыгара башлагач, гыйлемгә тугры кешеләр китапларны яттан өйрәнгәннәр икән. Һәр кеше – бер китап.

– Менә сез, Монтэг, кайчан да булса Платонның "Республика"сын укырга теләр идегезме? – дип дәште аңа яңа танышларының берсе.

– Әлбәттә.

– Соң мин бит инде ул – Платонның "Республика"сы! Марк Аврелийны тыңларга телисез икән – Симмонс әфәндегә мөрәҗәгать итегез...

Шулай кешелекнең иң кыйммәтле гыйлем утравы – китапны Монтэг һәм аның яңа дуслары саклап калырга тырыштылар. Шул максат берләштерде аларны.

***

Борын-борын заманда, әле Гайсә пәйгамбәр туганчы, дөньяда акылсыз бер кош – феникс яшәгән. Һәр йөзеллыкта ул зур үлем уты кабызган һәм үзен үзе яккан. Ул Кешенең беренче ике туганы булгандыр, күрәсең. Әмма үзен һәр яккан вакытта ул көлдән сикереп чыккан һәм яңадан җанланган. Без дә нәкъ шуны эшлибез бугай, көннән-көн үзебезне ягабыз. Тик бездә феникста булмаган бер үзенчәлек бар. Без никадәр акылсызлык кылганыбызны аңлыйбыз. Мең еллар дәвамында никадәр юләрлекләр кылганыбызны беләбез, күрәбез. Бәлки, кайчан да булса шушы үлем учакларын яндыруны һәм алар арасында йөгерүне туктатырбыз. Без бит һәр яңа буында берничә генә булса да хәтерләү сәләтенә ия шәхесне табабыз әле...

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
юри йөри – нарочно ходит​
нияте начар булмавына ышанды – поверил в искренность намерений
җинаять – преступление
мәгънәсез әңгәмәләр алып баруга һәм сыйфатсыз кино карауга караганда – ..,чем вести бессмысленные беседи и смотреть некачественное кино
тере китаплар – живые книги
мөрәҗәгать итегез – обращайтесь
иң кыйммәтле гыйлем утравы – самый дорогой остров познаний
ике туган – двоюродный
көлдән сикереп чыккан һәм яңадан җанланган – выпрыгивал из пепла и снова оживал
үзенчәлек – особенность
хәтерләү сәләтенә ия шәхесне – личность, способную помнить

***

Ну и как вам наш пересказ? Вам также могут понравится следующие тексты от нашего проекта:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Фаренгейт 451

Тест: Фаренгейт 451

Сынау

Неадаптированный отрывок произведения на татарском можно почитать здесь:

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG