Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Марат Әхмәтовның теләге бер әйбер, Мәскәү нәрсә әйтер". Казанда милли институт мәсьәләсен күтәрделәр


Марат Әхмәтов
Марат Әхмәтов

Татарстанда кабат милли институт темасы күтәрелде. 1990нчы елларда тормышка ашмаган идеяне хәзер Русиянең сугыш алып барган шартларында ашырырга җыеналар.

Узган атна матбугатта Казан федераль университеты (КФУ) кысаларында Милли мәгариф институты төзү турында киңәшмә узуы билгеле булды. Аны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде. Утырыш мәгариф министрлыгында ябык ишекләр артында узды, анда матбугат катнашмады, рәсми медиа да бу хакта язмады. Азатлык белән сөйләшкән белгечләр Татарстан татар телле белгечләргә кытлык кичерүен, шул сәбәпле, кадрларны кабат әзерләү турында уйлана башлавын әйтте. Шул ук вакытта КФУ белән чикләнүне хата дип санаучылар да бар.

Соңрак "Бизнес Online" басмасы киңәшмәнең президент Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән узуы ихтимал дип язды. 2018 елда Татарстан президенты Дәүләт шурасы депутатларына еллык юлламасында милли педагогия институты торгызылачагын вәгъдә иткән иде. Әмма Миңнехановның бу сүзләре тормышка ашмады.

Хәзерге вакытта КФУда Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе эшли. Ул татар теле һәм башка төрки телләрне, татар һәм төрки халыкларның әдәбиятын, мәдәни кыйммәтләрен югары дәрәҗәдә белүче бакалавр һәм магистрлар әзерли. Мәктәп үз эченә алты кафедраны ала.

Бу уку елында югары мәктәп татар һәм урыс теле укытучыларын берләштереп әзерләү өчен 25 студент кабул итте. Журналистикага 25 урын бүленде. Болардан тыш, КФУга Татарстан бюджетыннан 150 урын бүлеп бирелде. Алар ике телле һәм күптелле мәктәпләр өчен кадрлар әзерли. Тагын 25 студент "башлангыч сыйныф укытучысы һәм мәктәпкәчә белем бирү белгече" буенча читтән торып укый.

Сүз әлеге югары мәктәпне үзгәртеп кору турында барамы, әллә моның артында башка идея ятамы – нечкәлекләр әйтелми. Марат Әхмәтов соңрак журналистларга бу киңәшмә турында "укытучыларны әзерләү турында сөйләштек" дип кенә белдерде.

Галим Дамир Исхаков түрәләр педагогия институтын торгызырга тели, әмма барысы да Мәскәүнең ничек хәл итүенә кайтып кала ди.

Милли кадрлар чит төбәкләр өчен генә түгел, Татарстанга да җитми

"Бу яңа әйбер түгел, искедән калган нәрсә. Алар педагогия институтын шул рәвешле торгызырга тели. Хәзер укытучылар әзерләүдә фаҗигале хәл. Милли кадрлар чит төбәкләр өчен генә түгел, Татарстанга да җитми. Бу институтны яңадан торгызырга җыеналар, әмма килеп чыгармы – билгесез. Марат Готовичның теләге бер, Мәскәүнең нәрсә уйлавы – икенче нәрсә. Болай гына оештыра алмыйлар", диде ул.

"Мәгариф" берләшмәсе президенты Марат Лотфуллин моннан зур үзгәрешләр күрми, бу тәкъдим артында "Әхмәтовның эш күрсәтәсе килүе генә" ятарга мөмкин ди.

"Сүз татфак нигезендә укытучыларны әзерләүче Милли университет ачу турында бара. Татар телен федераль бюджетка кертә алмагач, Татарстан үз казнасыннан түләп, күпмедер күләмдә укытучылар әзерләргә тели.

Бүген мехматта да, физфакта да татарча укытырлык кадрлар бар. Бары Татарстанның көчле позициясе генә юк

Моны КФУ кысаларында эшләү – хата. Нишләп әле Татарстан федераль университетка акчасын түләп торырга тиеш? Бу – хурлык. Кабул итүнең контроль саннары (контрольные цифры приема) дигән төшенчә бар. Югары уку йортлары студентларны Русия мәгариф министрлыгы чыгарган әлеге саннар белән кабул итә. Ул саннар бөтен республикаларның тәкъдимнәрен үз эченә ала. Нишләп әле татар телле белгечләрне әзерләүне шул исәпкә кертмәскә? Әйтик, механика-математика факультеты татарча белгән бер төркем әзерли, физфак – тагын бер төркем, тарих факультеты, журфак – үз төркемнәрен. Бүген мехматта да, физфакта да татарча укытырлык кадрлар бар. Бары Татарстанның көчле позициясе генә юк. Кабул итүнең контроль саннарын тотып Мәскәүгә барып була. Безгә шуның кадәр билингваль кадрлар таләп ителә дип сорарга кирәк. Аның мехнизмнары эшләнгән, ләкин чынбарлыкта ул кулланылмый.

Татарстанда яшәүчеләрнең 50 проценты татар. Димәк, көллиятләрнең яртысы татар телле белгечләр укытып чыгарырга тиеш. Ул 10 процентка да әзерләнми

Яңа институт төзеп, белгечләрне күбрәк әзерләрләр инде. Бу күбрәк исем чыгару өчен кирәк. Педагогия көллиятләре турыдан-туры Татарстанга буйсына, ләкин анда билингваль белгечләр укыту юк. Балалар бакчаларына да, башлангыч сыйныфларга да татар телен белгән укытучылар әзерләнми. Шулай дип әйтсәң, алар (түрәләр) чәчрәп чыгачак. Арча көллиятендә бер төркем эшли дип күрсәтерләр. Ә бит Татарстанда яшәүчеләрнең 50 проценты татар. Димәк, көллиятләрнең яртысы татар телле белгечләр укытып чыгарырга тиеш. Ул 10 процентка да әзерләнми. Монда Мәскәүнең бернинди катнашы юк. Әгәр дә Марат Әхмәтовның эш күрсәтәсе килсә, һичьюгы, шуны эшләсеннәр иде", диде ул.

"Ачык университет" проекты авторы, Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) галиме Исмәгыйль Хөснетдинов бу идеяне хупласа да, КФУда гына институт ачу проблемны хәл итми дип саный.

"Бу йөз яисә мең адымның берсе булып тора. Әмма бу гына җитми. Үз вакытында мин "Ачык университет" проектын тәкъдим иттем. Безгә һәр университетта да татар телле белгечләрне әзерләргә кирәк: КДМУ, КХТИ, КФУда һәм башка уку йортларында. Элек бу систем бездә эшли иде. Университетларда татар төркемнәре туплый алдык. Бу эшне яңадан оештырыр өчен мин чыгымнарны да санап чыгарган идем. Татарстан бюджеты өчен бу зур акча түгел. 2018 елгы исәпләр белән беренче елга 180 млн сум таләп ителә. Татар төркемнәрендә белем алачак студентларның саны 15-40 меңгә җиткәч, бюджеттан 1-3 млрд сум соралачак. Әлеге акчаны Татарстан һәм федераль бюджеттан програм кысаларында алырга була. Бу чыгымнар укытучыларга хезмәт хакы, студентларга стипендия, дәреслекләр өчен тотыла.

Татарстаннан финанс ярдәм булса, без 500 белгеч чыгарыр идек

КФУда институт булдыру яхшы, әмма ул җитешми. КХТИ заманында ел саен татар телле 50 белгеч әзерли иде. Бюджеттан бер тиен дә акча тотылмады. Әгәр дә Татарстаннан финанс ярдәм булса, без 500 белгеч чыгарыр идек. Монда бу эшне алып баручы "Ачык университет" кебек үзәк төзергә кирәк. Без бу тәкъдимне берничә җыелышта җиткердек. Шуның белән ул туктады.

Бу авыр эш. Миңа татар телендә лекцияләр укый башла дип әйтсәләр, ярты ел вакыт әзерләнергә кирәк булачак. Гади тел белән фәнни тел арасында аерма бар. Моны эшләр өчен матди кызыксындыру булырга тиеш", ди ул.

Шул ук вакытта КХТИ галиме эш акчада түгел, сәясәттә дип саный.

Йә татар теле университетларга һәм мәктәпләргә керә, йә кухня теле булып кала

"Дөресен генә әйткәндә, эш икътисадта түгел, сәясәттә. Теләк булса, бер елдан бу эшне башларга мөмкин. Бу бик авыр булачак. Татар телендә укыткан галимнәр йә пенсиягә чыкты, йә эштән китте. Шулай да яшьләр арасыннан табарга була. Моның өчен түләргә кирәк. Бушлай беркем эшләмәячәк. Студентларга стипендия, укытучыларга хезмәт хакы кирәк.

Бу — бит көрәш. Йә татар теле университетларга һәм мәктәпләргә керә, йә кухня теле булып кала. Әлеге көрәш ачык булмаса да, шыпырт кына бара. Татар халкы барыбер туктамый", ди ул.

  • 2011 елда Казан университетының Татар филологиясе факультеты яңа оешкан Филология һәм мәдәниятара комуникацияләр институты кысаларына кертелде, бу татар җәмәгатьчелегендә протест тудырды. Милли университет булдыру таләбе Русиядә урыслаштыру сәясәте көчәеп, туган һәм республика дәүләт телләрен укытуны ихтыярига калдырганнан соң кабат күтәрелде. Татар җәмәгатьчелеге Татарстан җитәкчелегеннән үз югары уку йортын ачуны сорады.
  • 2018 елда Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында милли педагогия институты торгызылачагын вәгъдә итсә дә, соңрак моның аерым институт булмавы, ә КФУ нигезендә башкарылачагы билгеле булды. КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелде.
  • Соңгы елларда татар теле белгечләрен Казан югары уку йортларында әзерләү бермә-бер кимеде. Җәмәгатьчелек Татарстанда милли кадрлар җитмәве хакында белдереп килә. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин балалар бакчалары өчен генә дә 20 мең белгеч әзерләргә кирәк дип белдергән иде.
  • 1990нчы елларда Татарстан югары уку йортларында – КХТИ, КДАТУ (төзелеш университеты), КДАУ (авыл хуҗалыгы университеты), Казан педагогия университеты татар белгечләре әзерләнде. Хәзерге вакытта татар телендә белем алучы төркемнәр тулысынча бетте диярлек. Соңгы кыйпылчык – 2020 елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында татарча белем бирү туктатылды. Аңа кадәр татарча укыган студентлар укуларын урыс телендә дәвам итте.
  • Ике ел элек КДАТУ галиме Рәшит Шакирҗанов Азатлык белән әңгәмәдә, югары уку йортларында татарча укытуга җәмәгатьчелек тарафыннан игътибарның бетүен, хакимияттән бернинди ярдәм һәм финанс булмавын сөйләгән иде. Мәктәптә укытуны татарчалаштырмыйча, финанслар бүлеп бирмичә югары уку йортларында татар төркемнәрен оештырып булмый, дигән иде ул.

"Ачык университет"

"Ачык университет" сайты – Дөнья татар яшьләре форумы проекты. Ул әлеге оешма уздырып килгән "Акыл фабрикасы" курсларыннан үсеп чыккан. 2019 ел башыннан "Ачык университет"та төрле темаларга онлайн курслар уза башлады. Әлеге университет төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә, аларны сайтта теркәлеп онлайн карап була. Ахырдан курсларны узу турында таныклык алу мөмкинлеге бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG